

– Ярый әле шушы җирне чәчүлеккә әйләндергәнмен.Төшем яхшы. Ел саен биредә төрле бөртекле культура чәчеп карыйм. Барысы да мул уңыш бирә. Шушы көннәрдә көзге культуралар чәчәргә чыгарга планлаштырып торабыз. Сәламәт кешегә эш – шатлык ул. Сыйфатлы, мул уңыш алыйм дисәң, басудан кайтып кермисең. Ә бу басуга килгәндә, быел монда арыш чәчәргә исәпләп торам. Уңышы ничек булуын алдагы көздә сөйләшербез. Килерсез, – дип чакырып та куйды фермер хуҗалыгы башлыгы Флорис Шакиров.
Дулкын-дулкын булып утырган арпа басуында комбайнчы Денис Нурисламов эшли. Денис – үз эшенең остасы, үзенең комбайны белән тирә-як хуҗалыкларга урып-җыю кампаниясе вакытында ярдәм итә.