Җәмгыять
5 сентябрь 2025, 04:20

Тормыш юлын үзе ярган

Борай эчке эшләр бүлегендә күп еллар хезмәт иткән, хөрмәткә ия булган, абруйлы хезмәткәр, милиция майоры Альберт Гайфуллин Үләй авылында гади колхозчы гаиләсендә туып үсә.

Тормыш юлын үзе ярганТормыш юлын үзе ярган
Тормыш юлын үзе ярган

Берләчтә сигез ел, Зур Бадрак авылы мәктәбендә ике ел укып чыгып, Яңавыл районы Бәдрәш авылында шофер һөнәрен үзләштерә. Уку дәверендә спорт белән актив шөгыльләнә, озын араларга йөгерә. Җәен аның якын дусты ат булса, кышын чаңгыга баса. Авылда, районда үткән сабантуйларда ат чабышында катнашып, призлы урыннар ала егет.

– Таныклык алып кайткан елны колхозда әти белән атлар карадык. Бу 1983 ел була. Көзен Совет армиясенә алдылар. Алты ай Красноярскта укуда булдым, аннары Ерак Көнчыгышта авиация гаскәрләрендә оператор-механик булып хезмәт иттем. Хәрби хезмәтне тәмамлап, туган ягыма кайттым. Балачакта әти-әниләр кебек колхозчы булырга уйлаган идем. Армиядә хезмәт иткәндә милициягә эшкә урнашырга карар иттем, – ди Альберт Гыйлмулла улы.

Башта милициянең патруль-пост хезмәте милиционеры, аннары оператив дежур ярдәмчесе булып эшли. 1995 елда участок уполномоченные итеп билгелиләр. Ундүрт ел эшләгәч, оператив дежур вазыйфасына күчерелә Альберт Гыйлмулла улы. 28 ел хезмәт стажы белән милиция майоры дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыга.

– Каенлык участогы иң авыр участокларның берсе иде, чөнки анда дуңгызчылык комплексы эшләде. Бу фермага килеп эшләүчеләр күп иде. Дуңгыз урлау – гади һәм табигый җинаятьчелек саналды. Көнен дә, төнен дә шул комплекс кырында идем. Кайчак берничә тәүлек өйгә кайтып булмады. Җинаятьнең төрлесе булды, әмма берничәсе хәтердә генә түгел, йөрәктә үк уелып калган. Абзай авылында сарык урлаганнары истә. Сораштырып, эзләп табып, бу эшне кем эшләгәнен белдем, тик сарыкны суйганнар иде инде. Зыянны акчалата кайтардылар, өстәмә итеп штраф та түләделәр. Төнлә Колай авылындагы кибеткә төшкәннәр, сигнализация шалтырады. Тиз арада барып, “кайнар эзләр” буенча эзләнгәч, кем икәнен белдек. Кыш көне иде. Яңа гына кар явып киткән. Берәүнең киез итегенә таш ябышкан. Бу эз мине элек хөкем ителгән бер абзый йортына китерде. Ишек шакыйм – ачмый. Каерып керергә ниятләгәч, ниһаять, ачты. Эзләнә торгач, базда моның киез итеген таптым. Берсенең табанына таш ябышкан бит. Кары да эреп бетмәгән иде әле. Җинаятьне рәсмиләштердек, төрмәдә утырып кайтты абзый, – дип истәлекләре белән бүлеште Альберт Гыйлмулла улы.

Участок уполномоченные буларак, төрле җинаятьләрне тикшерергә туры килгән аңа. Альберт Гайфуллин әйтүенчә, җинаять кылган адәмнәр белән сөйләшкәндә психолог булу кирәк. Берсе агрессив булса, икенчесе, киресенчә, гөнаһсыз сабыйдай кылана. Бу вакытта уртак тел тапсаң, дәлилләр белән ышандырсаң, яшереп тормыйлар.

– Кайберләрен кызгана да идем. Әмма берни эшләп булмый, без законны үтәүчеләр генә. Үз эшемне гадел итеп үтәргә тырыштым. Элек еллар буе отпускка чыкмыйча эшләдем. Төннәрен дә калырга туры килде. Әмма хатыным Раушания һәрвакыт сабыр булды. Берәр хәл килеп чыкса: «Бүген кунарга кайтмыйм», – дип шалтыратсам да, берни әйтмәде. Хәзер барсына да вакыт җитә. Бакчада, ихатада мәш киләм, – дип елмая Альберт ага.

2011 елда майор дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыга ул. Әмма кул кушырып утырмый. Күпләп эре мөгезле мал карыйлар, кош-корт асрыйлар, бакча тутырып җиләк-җимеш, чәчкә үстерәләр. Гайфуллиннар гаиләсе Борай авыл биләмәсенең “Үрнәк йорт” конкурсында беренче урынны яулый. Хезмәттәшләре белән дә элемтәне югалтмый, киңәш сорап шалтыратучылар да күп.

Альберт Гыйлмулла улы гаделлекне хокук сакчысының иң мөһим сыйфаты дип саный. Хезмәттәшләре арасында да хөрмәткә лаек кеше ул. Эш дәверендә өч тапкыр “Намуслы хезмәте өчен” медальләре, Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр,

Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә Альберт Гыйлмулла улы.

– Альберт Гыйлмулла улы эшләгән дәвердә, мин район эчке эшләр бүлегенең начальнигы идем. Аның турында, тормыш юлын үзе ярган, дип кыю әйтергә була. Үз вазыйфаларын намуслы, төгәл башкаручы хезмәткәр булды ул. Аның зирәклеге, осталыгы аркасында җинаятьчелеккә каршы көрәштә уңышларга ирештек дисәм дә була. Аны усал диючеләр дә булды, әмма безнең хезмәттә кайчак кырыс та, усал да булырга туры килә. Чөнки көтмәгәндә килеп туган оператив хәлне үз вакытында контрольгә алу, җинаятьченең эзенә төшү өчен тимерне кызуында сугу таләп ителә. Без Альберт Гыйлмулла улын зур тормыш һәм практик эш тәҗрибәсе туплаган эчке эшләр органы хезмәткәре буларак беләбез, – дип фикерләре белән бүлеште оставкадагы милиция полковнигы Наил Мәрданов.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас