

Бар “Туры тауга” якын
Бер авыл – Калмык диләр.
Җырлаганда җыр өчен
Пенсионерлар җырлый, диләр.
Безне татар әдәбияты-на мәхәббәт уяткан мәрхүм яраткан укытучыбыз Тимергали абый Солтангәрәев:
– Әй, балалар, татар әдәбиятын Г.Тукайсыз күз алдына китерү мөмкин түгел, – дияр иде.
Әлеге сүзләрне мин йөрәк түрендә йөрткәнгә, мин дә бу язмамны Тукай шигыренә ошатып башлап китәсе килде.
Бу мәкаләне язу сәбәбе – Калмык авылында туып, Уфада сәнгать училищесын тәмамлап, “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләрендә, шулай ук “Тулпар” журналында рәссам булып эш-ләп, Мәҗит Гафури исе-мендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында бу вазыйфада хезмәт юлын тәмамлаган, талантлы Кәүсәр Вәсбирахман улы Әминев турында язып китәсем килде. Кулыма каләм алуның тагын бер сәбәбе – аның “Кала күңелем авылда” дигән ки-табы дөнья күрде. Анда алтмыштан артык шигыре, берничә дистә хикәя һәм юморескалары да урын алган.
Кәүсәр Әминев изге бурычын армия сафларында ракета-зенит гаскәрләрендә сержантлар составында тәмамлый. Уфада яшә-гән, эшләгән чакларында өйләнеп, мәхәббәт җимеш-ләре – малайлары туа. Аны укытып, өйләндереп, олы тормышка аяк бастыралар.
Дөнья булгач төрле хәлләр килеп чыгып тора. Белеүбезчә, еллар үткән саен, кешеләрнең көнкүрешләре дә үзгәрә. Һәр кеше дөньясын үзгәртеп, корып, үз машиналарын булдыру турында хыялланып яшиләр һәм морадына ирешәләр. Шәһәрләрдә 25,30,50 квартиралы йортларда, подъезд төпләрендә кырмыска күче кебек машиналар уратып алынган. Җәйге эссе челләләрдә халык интегә. Юлларны сөйләсе дә юк. Чыксаң – кереп булмый, керсәң – чыгып булмый, дигән кебек. Кәүсәр тормыш иптәшен авылга кайтып урнашу буенча тәкъдим ясап караса да, нәтиҗә булмагач, алар аерылышалар. Ул фатирын хатынына калдырып, яңадан Уфада йорт тергезсә дә, яхшы йортын сатып, туган авылына кайтып урнаша.
Сокланып торырлык “времянка” салып кереп, авылдашы читкә чыгып китү сәбәпле ике катлы йорт сатып алып, яши бирә.
“Кала күңел авылда” атлы шигыре белән танышкач, туган уйлар: шагыйрьләр күңелен аңлагандай булдым ахрысы дип әйтә алмыйм, аның нечкәлекләрен дөнья дарьясын белү кирәк. Кайчакта нәни бала кебек, кайвакыт 10-12 яшьлек үсмер яшь егет, ир уртасы, 100 яшьлек карт булу кирәктер.
Иҗат сөючеләр игътибарына аның “Туган җиргә ода”, “Онытканнарга”, “Дөнья үзгәрде”, “Дөнья гүзәл иде”, “Борай җире – туган як”, “Кулларымны алмады” шигырьләрен укырга киңәш итәр идем.
“Кулларымны алмады” атлы шигыре аның әнисенә багышлап язылган. Бу шигырен мин М.Җәлилнең “Моабит дәфтәре”ндәге “Төшкә керде миңа нәни кызым” шигыренә охшаттым һәм үземнең мәрхүм әнием күз алдына килде.
Күзем ачып яттым уянгач та,
Күрмәмме дип кабаттөшемне.
Төштә генә күрәм икән хәзер
Миңа гомер биргән кешемне.
Бу китаптагы “Энтузиаст” юморескасын хәлем мөшкел чакта кабат укып юанам.
Аның яңадан бихисап шигырьләре дөнья күрәселәре бар. “Ватсап” буенча Калмык төрке-мендәге туган көннәрен билгеләүчеләргә Кәүсәр шигырь юллары белән үзе иҗат иткән тәбрикләү сүзләрен җиткерә.
Яңадан Калмыкта туган Рәшит Габдулла улы Салихҗановның “Ялан аяклы балачак” китабы да дөнья күрде. Рәшит Габдулла улы авыр сынаулар үтсә дә, төшенкелеккә бирешмичә, Кәүсәр белән бик аралашып яшиләр. Калмык авылын – туган төяген үз иткән Каниф Гата улы Дәүләтханов тормыш иптәше Руфина Госман кызы, староста Нәсим Корбанов, тормыш иптәше Фәһимә кебекләргә алар дан җырлыйлар.
Калмыкта клуб ачылу сәбәпле аның мөдире булып Кәүсәр Әминев, аның ярдәмчеләре булып Зәвир Шәрәфиев, Рәүзә Резванова сайланып, Яңа ел кичәсе бик зурлап уздырылды.
Калмык авылының яңалыкка омтылуын белеп Борай районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев берничә мәртәбә авылда булып, ярдәм итте.
Кәүсәр Вәсбирахман улының туган авылы өчен янып-көеп йөрүләре күп булды. Ул беренчеләрдән булып Нигамәтҗан Садыйк улы Ишкаровның электәге 80 ел буе мәктәп булган сараена Бөек Ватан сугышында башын салган, исән кайткан яугирләренә багышланган стенд эшләтеп, Калмыкта зур музыкаль кичә оештырды.
Калмыкка керү алдыннан, Каниф Дәүләтханов һәм башка авылдашлары ярдәме белән Калмык исеме язылган стела эшләтте. Ел саен уздырылган Сабантуйларны бизәп, ул язып элгән лозунг һәм башка котлау сәламнәре җилферди.
Калмыклылар һәр эш-тә данлыклылар, дигән әйтем белән авылдашларым Кәүсәр Әминев, Кәүсәр Килмәтов һәм Кәү-сәр Нафыйковларның халык өчен кылган эшләре һәрвакыт изгелектә булды.