Җәмгыять
4 сентябрь 2025, 11:08

Кыска һәм озын: Башкортстанда берьюлы ике “әбиләр чуагы” көтелә

Республикада көзгә көтелмәгән фараз бирделәр. Синоптиклар сентябрь һәм октябрь нинди булачагы турында сөйләделәр.

Шулай итеп синоптиклар көзнең гадәттән тыш күңелле башлануын фаразлый: Уфа фән һәм технологияләр университетының табигать һәм кеше институты доценты Рита Камалова сүзләренчә, бу сезонның беренче көннәре безне җылы һәм кояшлы һава белән сөендерергә вәгъдә итә. Ә быел, аның күзәтүләренә караганда, сентябрь торган саен җылырак була бара, һәм уртача айлык температура нормадан якынча бер градуска артып китәчәк.

Республикада беренче “әбиләр чуагы” бу көннәрдә, температура күтәрелеп, +24, +28 градуска җитәр дип көтелә. Әйтик, бу атнада төбәк территориясендә бик җылы һава торышы урнашты. Шулай да урыны белән яңгырлар да еш явачак. Шуңа күрә бу “әбиләр чуагы” кыска булачак, ә икенчесен 20 сентябрьгә көтәргә кирәк. Ләкин айның икенче яртысында, Рита Камалова сүзләренчә, кыраулар булу ихтималы бик югары.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас