Җәмгыять
4 сентябрь 2025, 05:46

Гомерлеккә бер һөнәр

Бар шундый гүзәл затлар, гомер агышына һич бирешмиләр, еллар узган саен ыспайлана-күркәмләнә генә баралар сыман. Хикмәт нидә икәнлеген тәгаен әйтеп булмастыр, һәркемнең үз сере, үз тормыш кагыйдәләре...Шундый нәфис затларның берсе хакында бәянләмәкчемен бүген. 85 яшен тутырса да, һаман булса соклану, шул ук вакытта ирексездән гаҗәпсенү хисләре уята ул ханым. Һәрчак пөхтә-ыспай, нечкә-нәфис, зәвыклы. Чын мәгънәсендә матурлык-нәзакәтлелек үрнәге. Өстәвенә зирәклеге, тапкырлыгы, күпкырлы кызыксыну даирәсе белән таң калдыра. Шулай итеп, таныш булыйк: Фәнидә Ямалтдинова. Күпләр аны кыз фамилиясе белән Карачурина дип белә.

Гомерлеккә бер һөнәрГомерлеккә бер һөнәр
Гомерлеккә бер һөнәр


1940 елның сентябрендә Чишмә районы Калмаш авылында Гайния һәм Сәитбаттал Карачуриннар гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга тәү тапкыр аваз салган Фәнидә. Туган авылы мәктәбендә җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң, район үзәгенә йөреп укып урта белемне ала. Әтисе институтка керергә кыстаса да, сәүдә өлкәсенә эшкә урнаша яшь кызыкай. Бер ел эшләгәч, Уфаны узып, Бөре кооператив училищесына укырга керә. Аны кызыл дипломга тәмамлап, сатучы таныклыгы ала, Борай районына эшкә килә.
– Укыганда да, тулай торакта да борайлылар күп иде. Аларның “Безнең район иң матуры, иң тату, алга киткән районнарның берсе”, – дигәннәре әле дә истә. Уку практикасын да монда үттем. Укуны тәмамлагач, эшкә кая барырга дигән сорау да тумады, Борайга килдем. Юнәлеш белән Уфага яки икенче шәһәргә барырга була иде, тик мин шушы районны сайладым һәм менә 65 ел Борайдамын, – дип, хатирәләр йомгагын сүтә Фәнидә әби.
Башта кибеттә сатучы булып эшләгән кызны 1974 елда район кулланучылар җәмгыятенә күчерәләр. Массакүләм эшне оештыру буенча инструктор була, 20 елдан артык профсоюз райкомы рәисе вазыйфасында эшләп, 40 елдан артык хезмәт стажы белән лаеклы ялга чыга.
– Күңелсезләнеп утырырга вакыт булмады, кыскасы! Шөкер, хезмәт дәверендә байтак мактау грамоталарына, премияләргә, бүләкләргә лаек булдым. Эш нәтиҗәләреңне күрү үзе шатлык-куаныч бит ул, – дип искә ала эшләгән елларын әбекәй.
Ул вакытта райпо системасында 900дән артык кеше эшли. Шуларның һәрберсе белән уртак тел табып, мохтаҗларын кайгыртып эшли Фәнидә Сәитбаттал кызы. Аннан тыш, җәмгыять эшләрендә, партия райкомында ревизия, сайлау, балигъ булмаганнар эшләре буенча, торак-коммуналь комиссияләре әгъзасы була. Ике тапкыр авыл советы депутаты булып та сайлана ул. Хезмәте “Совет сәүдә отличнигы”, “Русия кооперациясенең намуслы хезмәткәре” һәм бик күп башка бүләкләр белән бәяләнә. Обком профсоюзы әгъзасы булып сайлана. Җәмәгатьчелек эшләрендә кайный. Чөнки заманасы шундый. Рух күтәренкелеге, ватанпәрвәрлек хисе гаять көчле чор. Сагынып искә алырдай вакыйгалар шактый җыелган аның хәтер сандыгында.
Әлбәттә, мондый тынгысыз яшәеш гаилә мәшәкатьләреннән арындырмый. Хуҗалык эшләре, балалар хәстәре... Аңлашыла ки, тугры, ярдәмчел тормыш юлдашы булу мотлак мондый очракта. Сүз дә юк, уңа Фәнидә хәләленнән. Мөбәрәк Карам улы белән алтмыш ел тату гомер кичерә алар. Кызганычка каршы, тормыш иптәше авыр чирдән вафат була. Авыр кичерә хәләленең вафатын Фәнидә әби. Бүген дә җиңелләрдән түгел ул көннәрне искә алу.
– Хәзерге вакытта ялгызым гына яшәсәм дә, һич зарланмыйм. Җәй айларында бакча тутырып җиләк-җимеш, чәчкә үстерәм, ихатада кош-корт асрыйм. Балаларым, оныкларым, оныкчыкларым, дусларым янында, шөкер, бик күнелле уздырам вакытны. Афәрин, киләчәктә дә көч-куәт, яшәүгә дәрт-дәрман ташламасын! Аллаһ Тәгалә биргән хозурлыкка сокланып, исәнлектә-саулыкта, татулыкта-дуслыкта, үз зиһенеңдә гомер итүгә ни җитә! Кадер-хөрмәттә яшим. Табыннарда оҗмах нигъмәтләре. Кеше кызык бит ул: нигә балаларыңа барып тормыйсың, диләр кайвакыт. Балаларымның да тормышлары бер дигән. Әни дип өзелеп торалар. Нишләп соң әле аларга барыйм? Монда бит мин үз йортымда гомер итәм. Үз өем – үз көем. Урыным түрдә. Балаларым иманлы. Ходайга шөкер, җәбер-җәфа күрсәтмәделәр. Тормыштан канәгать булмыйммы соң! – ди зарлануны белмәс әбиебез.
85 яшеңдә дә аяк-кулларың йөреп, авырткан җирең булмаганда, чыннан да, нигә зарланып торырга соң әле?!.


Фото гаилә альбомыннан.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас