

Борай авылы хат ташучысы Розалия Искакова да, Мулла авылы хат ташучысы Инга Мөхәмәтова да әнә шундый универсаль хезмәткәрләр. Бу вазыйфада алар озак эшләмәсәләр дә, халык белән уртак тел тапканнар да инде.
Борайның халык телендә тау башы дип аталган микрорайонының Болын урамыннан алып Жуков урамына кадәр булган өлешендә яшәүчеләр барысы да диярлек Розалия Рәшит кызын танып белә.
– Эшемне яратып башкарам. Кемнәрдер хат ташучы хезмәтен авыр һәм аз түләнә торган ди. Сүз дә юк, авыр. Табигатьнең нинди булуына карамастан, яңгырмы ул, буранмы, эссе кояшмы, син урамда, эшеңне башкарырга тиешсең. Дөрес, хезмәт хакы да әллә ни түгел. Әмма беркайда да җиңелдер дип уйламыйм. Кайда да үз спецификасы бар. Аның каравы, мин көн саен диярлек саф һавада йөреп кайтам. Сәламәтлек өчен бик файдалы, – дип елмаеп, шаяру катыш чыны белән хезмәте турында сөйләп китте Розалия.
Аның участогында өченче урта мәктәп, “Кояшкай” балалар бакчасы, бассейн кебек учреждениеләр дә урнашкан. Хат ташучы анда да вакытлы матбугат һәм рәсми хатлар китерә.
– Минем участокта аеруча “Алга” район һәм “Республика Башкортостан” республика басмаларына күпләп язылалар. Укытучылар, тәрбиячеләр районара “Йәнтөйәк” гәзитен яратып алдыра. Шөкер, гәзит-журналлар куйганымны көтеп торалар. Ул урамнарда күпләп яшьләр яши, аларның матбугатка язылуы сөенечле, – ди Розалия.
Инга Биктимировна хат ташучы булып өч ел эшли икән. Моңа кадәр ул “Салават” хуҗалыгының ашханәсендә эшләгән.
– Хат ташучы эшен яратып башкарам. Безнең Мулла авылы халкы “Алга”, “Өмет”, “Манзара”, “Язмыш кочагы” гәзитләрен күбрәк алдыра. Бу хезмәтем кешеләр белән аралашуны, уртак тел табуны таләп итә. һәм шуның белән ошый да. Олы кешеләр капка төбенә чыгып ук көтеп торалар, дөнья хәлләрен бергәләшеп сөйләшәбез, – ди Инга хезмәте турында.
Менә шундый кызлар белән почта хезмәте яши бирә. Ярый шундый уңганнар бар. Алар безне гәзит укучыларыбыз белән “очраштырып” торалар бит. Рәхмәт аларга.