Җәмгыять
28 август 2025, 06:40

Ихтирамга һәм хөрмәткә лаек ул

Борай авылының иң күркәм, уңган-булган, ачык йөзле аксакалы Арсланов Касыйм бабайга 90 яшь тулды. Гәрчә бик күп авырлыклар аша узарга туры килгән булса да, ул үзенең тормыш юлын чын-чынлап бәхетле дип саный.

Ихтирамга һәм хөрмәткә лаек улИхтирамга һәм хөрмәткә лаек ул
Ихтирамга һәм хөрмәткә лаек ул

Сугыш чоры баласы Касыйм Мөхәмәт улы 1935 елның 25 августында дөньяга килә. Ул алты балалы гаиләдә үсә. Аның балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгәч, яшь булуына карамастан, төрле авыр эшләр башкара. Еллар үтә. Мәктәпне тәмамлагач, Тын океан яры буендагы Татар бугазында матрос-прожекторчы булып хезмәт итә. Өч еллык хезмәттән соң туган авылына кайта. Кичке мәктәпне тәмамлап, Уфа шәһәрендәге авыл хуҗалыгы институты каршындагы полиграфистлар курсларына укырга керә, Тула шәһәрендә квалификация үтә. Районнарны берләштерү вакытында Нефтекамага гәзит типографиясенә эшкә җибәргәннәр Касыймны.

Касыйм Мөхәммәт улы 1962 елның февралендә Борай кызы Роза Миңнимулла кызы белән матур дөнья корып җибәрә. Олы кызлары тугач, туган авылына кайта Арслановлар. Нәкъ шул вакытта районда типография үз эшен башлый. Касыймны шунда эшкә чакырып алалар. Ул типографиядә бригадир булып эшләсә, Роза Миңнимулла кызы редакциядә корректор була. “Алга” гәзитен чыгаруга өч дистәдән артык елларын бирәләр Арслановлар. Икесе дә хезмәт кешеләре, эш ярату, намуслылык, изгелек үрнәге булып торалар.

– Мин мәктәптә укый идем. Тәрәзәдән карап калдым: вельвет куртка кигән егетне армиягә озаталар. Шул хәл ниядер истә калган, бүгенге кебек хәтеремдә. Бу Касыйм булып чыкты. Язмыштыр инде, армиядән кайтканнан башлап бергәбез. Быел 63 ел булды өйләнешкәнебезгә, – дип хатирәләре белән бүлеште Роза апа.

Арслановлар өч бала тәр-бияләп үстергәннәр. Һәрберсенә үзләре ала алмаган лаеклы белем бирергә тырышканнар. Балалары әти-әниләренә рәхмәтле, игелекле, һәрберсе тормышта үз юлын тапкан. Төрле якларга очырсалар да, балалары туган нигезгә сукмакны суытмыйлар. Һәрвакыт әти-әниләре янына кайтып-барып торалар. Туксан яшендә ул балаларының, оныкларының, туруннарының кайгыртуын тоеп яши.

– Балачактан ук хәтеремдә, сеңелем белән балалар бакчасыннан яки мәктәптән соң әти белән әни кырына бара идек. Анда һәрвакыт буяу һәм кәгазь исе килә иде. Әтиебез эшләгән басма машиналарыннан шау-шу белән тулы иде типография. Аның эшеннән бер бидон сөт бирәләр иде, ә әниебез, без килүгә, яңа пешкән икмәк алып куя торган була. Тамак ялгап алгач, без өйгә кайта идек. Кайтып, өй эшләрен эшләгәч, йокларга ятабыз, әтиебезнең кайчан кайтканын да белми кала идек. “Нигә соң кайтасың?” дигән сорауга җавабы бер генә була: “Кешеләргә иртәгә яңа гәзит таратырга тиешләр, ә без бастырмасак, алар аны алмаячаклар”. Бу зирәклек, җаваплылык һәм үз эшеңне чиксез яратуның ачык мисалы. Үзе кәгазь артыннан Уфага йөрде. Бу зур һәм калын төргәкләр иде. Буявын да ул алып кайта иде. Бүгенгедәй хәтердә, безнең башлангыч сыйныфларда укыган чак. Кыш, күз ачып булмаслык буран. Әти алдан бара, аның артыннан сеңелем белән без барабыз. Менә бу рухи көч, гаиләң һәм балаларың турында чын кайгырту түгелмени? Һәрвакыт шулай иде: әти безнең таянычыбыз да, иптәшебез дә, – ди Касыйм Мөхәмәт улының олы кызы Зилә.

Арслановларның янә бер үрнәкле яклары – динле булулары. Икесе дә ислам дине таләпләрен һәм йолаларын үтиләр.

– Булганны исраф итми, булганына шөкер итеп, булмаганга өмет итеп яшәдем. Һәр иртә исән-сау уянып, “бисмилла” итүдән, балаларымның ярдәмен тоюдан да зур бәхет юк, – ди туксан яшен тутырган акбабай.
Касыйм Мөхәмәт улына яшь вакытта авырлыкларны бик күп күрергә туры килгән. Аның балачагы сугыш чорында, ачлык вакытында узган. Шуңа да, бүген ул дөньяларның тыныч булуын бик тели. Ул әле ачык зиһене, шөкер итәрлек сәламәтлеге булганда бүгенге көндә исән-сау өч баласының, биш оныгының һәм дүрт оныкчыгының игелекләрен күреп, тыныч тормышта гомер кичерә.

Фото редакция архивыннан.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас