

Без гаиләдә җиде бала үстек. Басынкы, тыныч холыклы әти-әнием бар күңел җылысын безгә биреп, гомер буе балаларым, дип яшәде. Бер-берсенә карата игътибарлы, ихтирамлы булып, безнең яхшы якларыбызны күрә белеп, булганына сөенеп яши белделәр. Алар арасында бервакытта да үзара кычкырышу, начар сүзләр сөйләү кебек яман гадәтләр булмады. Күршеләренә карата итәгатьле булып, дус, тату яшәделәр.
Җиде бала үскән гаиләдә төрле чаклар булгандыр. Без кылган кайбер эшләрне вакытында күрә белеп, орышмый, сукмый гына безгә дөрес итеп аңлата белделәр. Алардан дөрес тәрбия алып, барыбыз да әйбәт итеп үсеп буй җиткердек. Төрле уку йортларында укып, үзебезгә ошаган һөнәр сайладык. Гаилә кордык, балалар үстердек, оныклар сөю бәхетенә ирештек. Үзебез дә балаларны әти-әни үрнәгендә тәрбияләргә тырыштык.
МСО оешу белән эшчеләр өчен күпләп квартиралар төзелде. Күп тә үтми, Төзүчеләр микрорайоны барлыкка килде. Эшләргә эше, яшәргә урыны булганлыктан оешмага төрле яклардан эшкә килеп урнаштылар. Гаиләләре белән эшкә урнашучыларга, күпбалалы гаиләләргә, озак көттермичә, квартиралар бирелде. МСО халкы уңайлыклары белән шәһәрнекеннән һич тә калышмаган квартираларда яшәде. Без, МСО балалары, төрле милләттән булсак та, бер гаилә кебек дус, тату яшәдек. Үзебезнең яктан җыелышып мәктәпкә, төрле түгәрәкләргә йөрдек. Малайлар безне беркемнән дә кыерсытырга бирмәде. Миңа хәзер 70 яшь, шушы үткән бәхетле балачагымны әле дә сагынып искә алам.
Төзүчеләр көнен түземсез-лек белән көткәнем бүгенгедәй исемдә. Бу көнне һәр елны матур киемнәребезне киеп, машиналарга төялеп, әти-әниләр белән Танып буена төшә идек. Уеннарга, ярышларга бүләкләр, тәмле-тәмле күчтәнәчләр алдык, бер-беребез белән бү-лештек. Җәй көннәрендә үзебезнең МСО буасында рәхәтләнеп су кердек, балык тоттык, каз, үрдәк бәбкәләре карадык, уеннар оештырып уйнадык.
МСО да үткәрелгән Яңа ел бәйрәмнәрен дә сагынып көтә идек. Бал-маскарадларда, утренникларда Кыш бабайдан җырлап, биеп, шигырьләр сөйләп күрсәтеп бүләкләр алдык. Оешма һәр елны балаларга атап Яңа ел күчтәнәчләре таратты.
Без үскәндә бары безнең клубта гына инструменталь уен кораллары бар иде. МСО эшчеләре балалары “Веселый мастерок” инструменталь ансамбленә зур кызыксыну, теләк белән йөреп, төрле коралларда уйнарга өйрәнде. Эшчеләр матур итеп концертлар, пьесалар куйды. Без дә клубка кача-поса кереп булса да карарга тырыша идек. Үсә төшкәч “Веселый мастерок” безне кичке уенга җыйды.
Әти-әниләр бик тырыш кешеләр булганлыктан без бернәрсәгә дә интегеп үсмәдек. Шулай да иптәшләр белән күңелле итеп шаярышып-көлешеп эшләүдән кызык табып җәй көннәрендә төзелешкә, кирпеч заводына эшкә керә идек. Эшләп акча алган көннәрдә без үзебезне бер башка үсеп киткәндәй хис иттек. Акчаның бер тиенен дә тотынмый җыеп көз мәктәпкә үзебезгә кирәк яраклар алдык – шулай әти-әниләребезгә булдыклы булуыбызны күрсәттек. Үзебезнең акчага сатып алынган әйберләр дә безнең өчен кадерле иде.
Әни дини кеше иде. Безне бәләкәйдән үк Ислам дине кануннары буенча яшәргә, гарәпчә укырга, язарга өйрәтте. Алар берничә кеше белән үзебезнең очта мәчет салдыру мәсьәләсен күтәреп чыгып, мөфти Тәлгать Таҗетдингә кадәр барып җиттеләр. Кызыл мәчетне төзү эшендә дә нык ихлас йөрде, фундаменттан башлап азакка кадәр өстеннән махсус киеме салынмады. Бар кергән хәер-садакаларын мәчет төзелешенә бирде, хәтта мәчеткә кирәк әйберләрне өйдән дә алып китә иде.
Без, МСО балалары, балачагыбызда яхшы тормыш дәресләре алдык: дус, тату, бердәм булып үзара аралашып яшәргә, эш сөяргә өйрәндек, тир түгеп тапкан акчаның ничек кадерле булуын аңладык. Алган дәресләребез безне дөрес тормыш юлына алып чыкты.