Җәмгыять
21 август 2025, 09:29

Комсомол-яшьләр бригадасы

Мин 1982нче елда Борай МСОсында Почет билгесе ордены кавалеры Әхмәтҗанов Габделбаян абыйның комсомол-яшьләр бригадасында эш башладым. Ул елларда оешма үз эшчеләренә яшәргә, эшләргә уңайлыклар тудырган иде. Җылы автобусларда эшкә йөрдек, һәр бригадада вагончикларда ял итү урыннары булдырылды, объектларда краннар эшләп торды, элек кул көче белән эшләгән эшләрне механизмнар алыштырды. Эш гөрләп барды. Төзүчеләр җылысы, суы кергән, канализациясе булган квартираларда, коттеджларда яшәде. МСО үз хисабына районга балалар бакчасы төзеп биреп балалар урнаштыру буенча тоткарлыкны бетерде.

Комсомол-яшьләр бригадасыКомсомол-яшьләр бригадасы
Комсомол-яшьләр бригадасы

Эшчеләр дә оешманың халыкны кайгыртып яхшы шартлар тудырырга тырышуын аңлап олы теләк, дәрт белән эшләде. МСО 3 ел рәттән югары нәтиҗәләргә ирешеп социалистик ярышта ил буенча беренче урынга чыкты. Аңа хөкүмәтебезнең Күчмә Кызыл Байрагы тапшырылды. Ул бар халыкның тырыш хезмәте белән яуланды. Шул чакларда халыкның ничек шатланганын аңлатып бетерерлек түгел, оешмада зур бәйрәмнәр үткәрелде, премияләр бирелде, күпләргә югары бүләкләр тапшырылды.

Безнең комсомол-яшьләр бригадасы да көндәлек эш нормасын һәрвакыт арттырып үтәп ел саен югары күрсәткечләргә иреште. Бу бригадирыбыз Габделбаян абыйның үз эшенә җаваплылык белән карап, безне оештырып эшләтә белү нәтиҗәсе. Аңарда оештыру сәләте көчле иде. Аның кайда гына барып керсә дә сүзе үтте. Бригадада төрле елларда эшләгән Мортазин Данил, Хаҗиәхмәтова Фәймә, Гайсин Рамил, Хәсәнова Рәфия, Андриянова Нузилә, Сафина Самания, Әхияров Рәфис, Хәмәтшина Әнзимә, Гайсина Алия, Вәлинурова Рәкифә, Галимова Фәрүзә, Исламов Харис, Садриева Рәйсә, Моратов Ришат, Хөсәинова Кәүсәрия, Хәйбрахманов Венерит, Вәлинуров Хәкимьян, Насертдинова Сәвия, Гарифуллин Рәлиф, Хәйдәров Френкель, Камалов Раил, Хәсәнов Гарәби, Әхмәдиев Айратлар оешма эшенә зур өлеш кертте. Безнең комсомол-яшьләр бригадасы республикада, илдә алдынгылар рәтендә барды. Без Бөтенрусия буенча барган социалистик ярышларда катнашып алты тапкыр җиңүче булдык. Бригада эшчеләре 1976-1979 нчы елларда социалистик ярыш нәтиҗәләре буенча “Социалистик ярыш җиңүчесе” билгеләре белән бүләкләнде, 10нчы, 11нче бишьеллык ударнигы исеменә лаек булдылар. Хаҗиәхмәтова Фәимә МСОның, Әхмәтҗанов Габделбаян абый МСОның һәм районның Мактау китабына кертелде. Гайсин Рамил белән Мортазин Даниллар МСОда үткәрелеп килгән “Иң оста ташчы” бәйгесе җиңүчеләре иде.

Русияның “Сельская молодежь” журналы берләшмәсе оештырган комсомол-яшьләр бригадалары арасында барган ярышта безнең бригада алдынгылар рәтенә чыгып, бригадирыбыз һәм комсорг буларак мин Мәскәүдә киңәшмәдә катнаштык. Киңәшмәгә Куергазы МСОсыннан да килгәннәр иде. Габделбаян абый анда Башкортстан исеменнән чыгыш ясап, илгә Борай МСОсының, республикабызның данын күтәрде. Киңәшмәдән соң Мәскәү буйлап экскурсияләр үткәрелде.

Бригадага район гәзитеннән, “Кызыл таң”, Комсомольская жизнь”, “Сельская жизнь” гәзитләреннән, “Сельская молодежь” журналыннан хәбәрчеләр килеп кенә торды. Габделбаян абый лаеклы ялга киткәч, 1991нче елдан башлап, бригаданы Данил Мортазин җитәкләде. Ул да үзен эш өчен янып торучы, яхшы оештыручы итеп күрсәтте. МСО комсомоллары төрле чаралар, бәйрәмнәр үткәрде, эшчеләр арасында чыгыш ясады, районда, республикада барган үзешчән конкурсларында катнашып урыннар алды. Безнең бригада комсомоллары да бу эшләрнең уртасында иде.

Автор:Әнзимә Хәмәтшина
Читайте нас