

Венера белән Ирекнең танышулары да дәваханәдә, эш урынында була. Шәфкать туташы булып башкалабыз Уфада республика дәваханәсендә эшләп йөргән Венера, әнисе киңәшен тыңлап, туган авылы Борайга кайта һәм район үзәк дәваханәсенең реанимация бүлегендә эшли башлый. Ирек Радис улы, табип-невролог буларак, авырулар янына консультацияләргә кереп йөри. Яшьләр шунда очрашып, танышып, ике ел бер-берсен ныклап белеп, өйләнешәләр.
– 1999 елның августында өйләнештек. Әнием юк иде инде. Шул елның мартында республика кардиология үзәгендә әни авырып ята, мин аны тәрбиялим. Ирек безне Халыкара хатын-кызлар көне белән котларга, әнинең хәлен белешергә килде. Авыр хәлдә түшәктә яткан әнием безгә фатихасын шунда бирде. Мәрхүмкәем мине Иреккә тормышка чыгып, бәхетле буласымны аңлаган булган инде, – дип кадерле кешесен искә алды Венера.
Яшьләр гаилә корып яши башлыйлар. Икесе бер җиргә эшкә йөри. Алай гынамы соң, гаилә башлыгының әтисе Радис Саһман улы – табип-фтизиатр, әнисе Зифа Нурлыгата кызы – шәфкать туташы. Кыскасы, Хәмитовлар гаилә белән халык сәламәтләге сагында торалар. Хәтта Венерага биатасы янында шәфкать туташы булып та эшләргә туры килә әле.
– Тормыш корып җибәргән мәлдә безгә әти белән әни бик ярдәм иттеләр. Эштә әтиебез миңа сүз тидертми, һәрчак яклый иде. Ул, гомумән, һәрчак дөреслек яклы булды, алдашканны яратмады, кешене нахакка рәнҗетүне, кемнедер сөйләүне, сүз йөртүне өнәмәде. Бик ихтирам итәм мин аларны. Мин алар өчен килен булмадым, үз кызлары кебек яраттылар, хөрмәтләделәр, ярдәмнәреннән ташламадылар, – ди Венера Марс кызы иптәшенең әти-әнисен хөрмәт белән телгә алып.
Алар һәр көнне икесе бергә эшкә баралар, икесе бер неврология кабинетында авыруларны кабул итәләр. Табип-невролог, Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау отличнигы ул Ирек Радис улы. Хезмәте Мактау грамоталары һәм хезмәт ветераны дигән дәрәҗәле исем бирү белән бәһаланган. Венера Марс кызы исә тормыш иптәше янында шәфкать туташы булып эшли. Авыруларга игътибарын, яхшы сүзен, күңел җылысын кызганмыйлар алар, хезмәтләре – игелекле, үзләре – изгелекле бу икәү. Өстәвенә Венера Марс кызы район үзәк дәваханәсенең ветераннар советы рәисе дә. Лаеклы ялдагы хезмәттәшләренә чиксез ихтирам күрсәтеп, хәлләрен белешеп тора, бәйрәмнәргә чакыра, юбилярларны гәзит аша котлый. Узган елда дәваханәдә озак еллар эшләгән табипларның фотоларын куеп, “Безнең ветераннар”, инде бу фани дөньяларны ташлап киткән табипларның фотолары белән “Алар һәрчак истә” дип аталган стендлар булдырды. Хәзер дәваханә поликлиникасына барган райондашлар бу кешеләрне хөрмәтләп искә ала, күңел түрендә йөрткән рәхмәтләрен яңарта.
Эштә дә, өйдә дә бергә булгач, гомер үткәне сизелмидәдер. Әмма алай дип әйтүе генә җиңел. Әйләнә-тирәңне карасаң, күпме бергә салынган көч: гөрләп торган дөнья, зур йорт, шаулап үскән бакча. Иң мөһиме, бу гаиләдә тәртипле, олысына-кечесенә ихтирамлы, итагатьле өч бала тәрбияләнгән. Наилләре медицина университетын тәмамлап, хирург-стоматолог булып эшләп йөри, дәү әтисе, әтисе эзеннән ныклы адымнар белән бара. Кызлары Зарема быел аграр университетны тәмамлап, ресторан эше технологы дигән белгечлек алды. Бәләкәйдән камыр ризыклары пешерергә яраткан ул. “Алтынчы класста гына укый иде әле, әллә нинди тәмле-тәмле нәрсәләр пешереп шаккаттыра иде. Тортлары – үзе бер шедевр. Зифа әниебез шундый тәмле итеп пешерә иде, дәү әнисенә ошаган”, – ди әнисе, горурланып. Төпчекләре Руслан әле мәктәп укучысы, 9нчы сыйныфка бара. Руслан – спортсмен, футбол уйный, һич кенә дә тик тора торганнардан түгел. Аның да хыялы табип булу, хезмәт династиясен дәвам итү.
– Ходайга шөкер, балалар акыллы булып үстеләр. Наил белән Зарема икесе дә безгә бер кыенлык китермичә укыдылар, үзләре теләгән һөнәр ияләре булдылар. Инде алган белемнәренең, дипломнарының игелеген күреп, рәхәтен тоеп, безнең кебек эшләреннән тәм табып эшләсеннәр, дип телибез. Әти-әни шул бала дип яши бит инде. Алар өчен сөенәбез, алар дип борчылабыз, – ди Хәмитовлар икесе бергә. – Өчесе дә безнең киңәшкә колак салалар. Гомумән, әти-әни сүзен ихтирам итә беләләр.
Әйе, әти-әнигә тагын ни кирәк. Балаларың игелекле булса, тормышта үз урыннарын тапса, шул бит инде ул бәхет.
Хәмитовлар ялларын да бергә, гаилә белән уздырырга күнеккән. Яңа елларны алар һәрчак бергә каршылый. Отпуск, каникуллар да бергә уза. Йорттагы эшләр дә бергә башкарыла. Бәрәңге утырту-алу, бакча казу, түтәл утырту кебек зур эшләр генә түгел, җиләк җыю, чүп утау, чәчкәлек караулар кебек ваклары да бишәүләп, бүлешеп башкарыла. Чәчәкләр дигәннән, Венераның хоббие ул чәчәк үстерү.
– Берзаман безнең өйдә төп-төгәл 100 савыт бүлмә гөле булган. Үзем санамадым, Радис әти санаган. Шаккатып сөйләгән иде санын белгәч, – дип көлә Венера. – Хәзер ул кадәр ук түгел инде. Башта фиалкалар үстердем. Аларның чәчәк атканын көтүе үзе бер рәхәт. Орхидеяләр, гортензияләр, петуния, аеруча ак петунияләрне яратам. Бакчаңда да, өйдә дә үзең утырткан чәчәкләр чәчкә ата башласа, әйтеп бетерә алмаслык шатлык бит ул. Матурлыкны күреп, күзләр сөенә.
Ә Ирек Радис улы балыкка, сунарга йөрергә ярата икән. Шулай ук ул балта эшенә дә оста, гомумән, тормыш көткәндәге барлык ир кеше эшен үз куллары белән эшләргә, кемнәндер көтеп утырмаска күнеккән. Йорт эчендәге барлык төзү-кору эшләре, мунчасы, беседкасы, һәм башка бихисап корылмасы – һәммәсе зәвык белән, яхшы итеп, Ирек Радис улының үз куллары белән эшләнгән. Үзең эшләгәннең кадере дә була бит аның, балалар да әти үрнәгендә эш рәтен белеп, күреп, эшләп үсә.
– Безнең өйдә синеке-минекенә бүлү юк. Ирек, гомумән, ашарына-кияренә дигәндәй миннән генә көтеп утыра торган ир түгел. Ашарга пешергәндә дә ярдәм сорасам, бер сүзсез булыша ул. Балалар да шулай. Безнең бүген шундый ныклы тормышлы булуыбыз өчен без әти-әниләребезгә бурычлыбыз. Ирекнең әти-әнисе бар гомерләрен кеше сәламәтлеге сагына багышлаганнар, меңләгән кешенең авыртуын баскан, гомерен озайткан бит алар. Минем әнием Мөнирә Мәгафурҗан кызы 48 яшендә генә вафат булды. Ул төрле оешмаларда баш бухгалтер булып эшләде. Сеңелем Чулпан белән мине бәләкәйдән эшләргә, эшләгән эшеңә, кылган гамәлеңә җавап тота белергә өйрәтте ул. Кызганыч, безнең бәхетне генә күрмәде, оныкларын да сөя алмады. Әтием Марс Садыйк улы да һәрчак хезмәттә булды, хәзерге вакытта ул дин юлында, Тарихи мәчеттә эшли. Намазын укый, Коръән сурәләрен яттан белә, исем кушу, соңгы юлга озату, дини ашлар уздыруга әтине чакырып торалар, ихтирам итәләр. Тормыш иптәше Фәгыйлә апага да рәхмәтлебез, әтиебез белән бик тату яшиләр, – ди Венера Марс кызы ике яктан да әти-әнигә рәхмәтле булып.
Әнә шул әти-әнигә рәхмәтле һәм ихтирамлы була белү, кирәгендә бер-береңә юл кую, бер-береңне һәрвакыт яклау һәм саклау, ышаныч һәм аңлау бәхетле итә дә инде Хәмитовларны. Алар үрнәгендә үскән балалары да нәкъ шулай булырлар, иншаллаһ. Икесе бергә корган дөньяның рә-хәтен тоеп, бер-берсен ярты сүздән аңлап яшәүгә ни җитә. Бер-береңнең кадерен яши-яши тагын да ныграк аңлый, бер-береңне ныграк кадерли башлыйсың бит ул. Бу хакыйкатьне еллар аша аңлыйсың. Аңлыйсың да, саклыйсың да. Хәмитовлар да нәкъ шулай.
Фото гаилә альбомыннан.