Җәмгыять
21 август 2025, 09:20

«Алга»ның 95 герое. 41. Нуриәхмәт Нуриев

95 геройның чираттагысын “Алга” гәзитенең 1965 ел 25 апрель 50нче санында таптым. Ул – Нуриәхмәт Нуриев. Героебыз турында Бигәнәй авылыннан Ә.Шакиров язган.

Нуриәхмәт Нуриевның фотосын Кадир Халиков җибәрде.Нуриәхмәт Нуриевның фотосын Кадир Халиков җибәрде.
Нуриәхмәт Нуриевның фотосын Кадир Халиков җибәрде.

“Уңган да кеше инде, һич тынгы белми, дип мактыйлар пенсионер Нуриәхмәт бабай Нуриевны авылда. Аңа хәзер 71 яшь. Шулай да ул өйдә тик ятарга җыенмый. “Кулымда көчем бар чагында илемә хезмәт итәм, эштән башка ямь табалмыйм”, – ди ул.

Нуриәхмәт бабай тракторлар паркында каравылчы вазыйфасын үти, ә көндезләрен механизаторларга төрле эшләрдә булыша. Шуңа күрә дә “Искра” колхозы колхозчылары олы яшьтәге коммунист Нуриәхмәт бабай Нуриевны ихтирам итәләр, олылыйлар. Еш кына аңа төрле киңәшләр сорап мөрәҗәгать итәләр.”

Нуриәхмәт Нуриев турында Бигәнәй авылы халкын, тарихын яхшы белгән, бик күп авылдашларының зат-ыруын ачыклап шәҗәрә төзегән Кадир Халиковтан сораштык. Әлеге вакытта авылда героебызның туганы – 91 яшьлек Ашарапова Фәния Гата кызы яши. Аның әтисе Гата Нуриәхмәт бабайның бертуганы икән. Фәния әби истәлекләреннән Нуриәхмәт Нуриевның тулы исеме Нурмөхәмәт Нуриханов булганын, әтисе Гатаның фамилиясен дә шулай кыскартып Нуриев дип йөрткәннәрен белдек.  Нуриәхмәт карт трактор паркында каравылчы булып эшләгән. Тормыш иптәше белән икәү генә яшәгәннәр, балалары булмаган. Героебызның гомере фаҗигале өзелгән: урманнан агач алып кайтканда, агач астында калып вафат булган. 

Кадир Халиков та Нуриәхмәт Нуриев  турында белгәннәре белән уртаклашты:

– Нуриәхмәт бабайны мин дә хәтерлим, хәтта аның яшәгән йорты да күз алдымда тора. Ул Бөек Ватан сугышында катнашып, җиңү белән туган ягына кайткан. Колхозда бригадир булып эшләгән. Партия оешмасы секретаре дә булган. Өлкән кешеләр аны авылның беренче коммунисты булган дип тә сөйлиләр. Бик тырыш, кешелекле, гомере буе авыл, колхоз эшендә булган авылдашым.

Уңган, эштән башка ямь таба алмаган Нуриәхмәт бабайның гомере дә чирләп, дәваханә юлында түгел, эш эшләгәндә өзелгән. Менә шундый язмышлы безнең чираттагы героебыз Нуриәхмәт Нуриев. Әлбәттә, ул безнең гәзитебез герое исемен йөртергә лаек.

Автор:Зәһинә ИБӘТУЛЛИНА
Читайте нас