

Язманы тулысы белән китерәм (орфография һәм пунктуация саклана):
“– Сезгә бу күлмәк зуррак булыр, икенчесен бирим әле, кыш бит, җылы да булсын, тизрәк терелерсез, – дип ягымлы сүзләр белән каршы ала авыруларны Чалкак больницасы-ның костеляншасы Нуригөл Исмәгыйлова. Ул һәрвакыт кешеләргә яхшылык эшләргә, аларга ярдәм күрсәтергә тырыша. Шунлыктан биредән сәламәтләнеп чыккан һәр кеше, аны турыдан-туры дәвалаган врачлар һәм медицина сестралары белән беррәттән, Нуригөл Исмәгыйловага да рәхмәт әйтәләр.
Нуригөл Исмәгыйлова авыруларны кием-салым белән тәэ-мин итү белән генә чикләнми, больницаның гомум эшләрендә дә актив катнаша. Үзенең 20 елга якын эшләү чорында ул берничә мәртәбә профсоюз оешмасы председателе итеп сайланды. Бу еллар эчендә аңа төрле кешеләр белән очрашырга туры килде.
Ләкин Нуригөл һәр врач яки сестра белән гомум тел тапты һәм аларның эшенә һәрьяклап ярдәм итә барды. Ул яхшы ана да. Ялгыз көенә ике бала карап үстерде һәм һәрберсенең урта белем алуына иреште. Иптәш Исмәгыйлова авыл халкы арасында зур авторитет казана, аны һәр кем олылый, үзенең дусы һәм киңәшчесе дип исәпли.”
Героебызның язмышы турында белергә теләп, Чалкак авыл биләмәсенә элемтәгә чыктым. Кызганычка каршы, Нуригөл Исмәгыйлова исән түгел. Авылның олы яшьтәге кешесе Нуригөл апа Чалкак авылыныкы, балалары авылдан чыгып киткәнен (исәнме, түгелме икәнен белми), алар торган урынны күптән башка кеше сатып алганын гына әйтә алды. Әгәр дә героебыз Нуригөл Исмәгыйлова турында берәр мәгълүмат белсәгез, редакциягә хәбәргә чыгуыгыз сорала.