Җәмгыять
20 Августа 2025, 06:10

Борай тарихы кайдан башланган

Борай Ергозин. Исемен менә ничә гасыр инде туган авылыбыз һәм туган төягебез йөрткән бу тарихи шәхес тарихыбызда тирән эз калдырган, алай гына да түгел – туган ягыбыз тарихының үсешенә, алга барышына зур йогынты ясаган шәхес – кодрәтле ыру башлыгы булган.  Кызганычка каршы, архив документларда ерак бабабызның кайда тууы, кайчан тууы, Борай авылына кайчан нигез салуы турында конкрет белешмәләр дә, даталар да юк. Безгә булганнарына таянып фараз итәргә генә кала.

Борай тарихы кайдан башланганБорай тарихы кайдан башланган
Борай тарихы кайдан башланган

Бүгенге көндә безнең кулда Борай бабабызның шәҗәрәсенең өч версиясе бар. Беренчесе – иң кыскасы (бары биш буыннан гына тора). Бу шәҗәрә архив документлары нигезендә тарих фәннәре докторы, профессор Әнвәр Әсфәндияров тарафыннан төзелгән.

Икенче версия – якташыбыз, филология фәннәре докторы, профессор Касим Әхмәрнеке – 10 буыннан тора

Касыйм Әхмәр үзе – Борай бабабызның токымы – Әхмәр мулладан җиденче буын (Әхмәров Мөхәммәт Гариф улы шәҗәрәсе буенча). Касыйм Әхмәр үзенең “Алга” (“Ленин байрагы”) газетасының 1967 ел, 19 февральдә чыккан “Авылыгызның тарихын беләсезме?” мәкаләсендә болай дип яза: “Борай башкортларының да зур, тулы язылган шәҗәрәсе булып, ул Шакир карт Мусинда саклана иде. 1916 елгы пожар вакытында югалган. Безнең кулдагы шәҗәрә шул зур шәҗәрәнең бер өлеше генә”.

Тагын Касыйм Әхмәр Әхмәр мулла Хәсәнов турында 1714-1743 елларга караган архив документларда искә алынуын яза. Болардан чыгып, Касыйм Әхмәр ерак бабасының (Борай бабабызның алтынчы токымы) якынча 1750 елларга кадәр яшәгән булырга мөмкинлеген фараз итә. Әгәр, тарих фәне кагыйдәләренә таянып, һәр тарихи шәхес гомеренә уртача 20-25 ел дип исәпләсәк, Борай бабабыз безнең якларда  якынча 16 гасыр азаклары – 17 гасыр башларында яшәп, шул чорларда, ягъни дүрт гасыр чамасы элек – Борай авылына нигез салынган дип фараз итә алабыз. Бу якынча датаны раслау өчен тагын бер мисалга игътибар итәбез. Әнвәр Әсфәндияровның “Башкирские тарханы” дигән китабында Әхмәр мулланың яшәгән еллары турында тагын бер факт китерелә. 1586-1882/92 елларда 4 административ “даруга” булган: Ногай, Себер, Казан, Оса. Һәрбер “даруга”га берничә башкорт волосте кергән. Шул вакытта бу “даруга”ларның начальниклары – җитәкчеләре булмаган. 1739 елның февраль-мартларында Оренбург комиссиясенең җитәкчесе Василий Никитич Татищев (действительный статский советник, тайный советник) административ “даруга”ларның җитәкчесе – полковник вазыйфасы кертү турында тәкъдим керткән. Уфа провинциясе өчен 4 полковник тиеш булган. Татищев конкрет кешеләрне дә атаган. Шулар арасында: Ахмар мулла Асанов (Хасанов) Җәлдәк волосте старшинасы, Девай Деваев (Неваев) – Себер “даруга”сының мишәр старшинасы (Әҗәк). Мондый югары вазыйфага тәкъдим ителгән кеше, билгеле, урта яки олы яшьтә, тәҗрибәле, оештыру сәләтенә ия һ.б. һ.б. булырга тиеш. Күрәсең, Әхмәр мулла Асанов шундый шәхес булгандыр. Шушы факттан – датадан чыгып, Әхмәр Асанов 16 гасыр азагы – 17 гасыр башларында туган булырга тиеш, дигән нәтиҗәгә киләбез. Бу нәтиҗәдән чыгып, тарих фәне кушканча, фараз төзибез:

Әхмәр мулла  – 1700

Хәсән мулла – 1675

Бикмөхәммәт – 1650

Ишбулат – 1625

Илморза – 1600

Борай – 1570

Шулай икән, авылыбызга һичшиксез 1600-1610 елларда нигез салынган дип раслый алабыз.

Өченче версия Татарстан галиме, филология фәннәре докторы, текстолог Марсель Әхмәтҗановныкы. Казанда нәшер ителә торган “Мирас” журналының 2002 ел 12 номерында “Җәлдәк тархан шәҗәрәсе” дигән күләмле мәкалә басылды. Җәлдәк тархан, бу чыганак буенча, Борай бабабызның бабасының бабасы (прапрадед) булып чыга. 21 буыннан торган бу шәҗәрә бүгенге көнгә килеп тоташа. Марсель Әхмәтҗанов болай дип яза: “Казан ханлыгына яхшы хезмәт иткән өчен җир биләү хокукы алган һәм Агыйдел итәгенә килгән Җәлдәк тархан авылына нигез салган”. Ә кайчан булган соң бу хәлләр? Җәлдәк тархан безнең якларга кайчан килеп урнашкан? Моңа җавап эзләп Ә.Әсфәндияровның “История сел и деревень Башкортостана” дигән китабына мөрәҗәгать итәбез. “Вождя иректинцев Ахмет-шаех-бия (Шайех Ахмет) звали Ирэкте. В 1523 году по грамоте Казанского хана Сахиб-Гирея Шайех-Ахмет и его «близкие огланы» получили надельные земли и звание тарханов”. Күрәсең, Җәлдәк тархан да Әхмәт-Шәйех-би кебек Сахибгәрәй ханның якын угланнары арасында булгандыр һәм тархан исемен, бүләккә җирләрне алар бер үк вакытта алганнардыр. Сахибгәрәй хан Казан тәхетендә бары өч кенә ел утырган (1521-1524). Бу версия буенча, ниһаять, беренче конкрет дата бар. Шулай итеп, ерак Борай бабабызның дүртенче буын бабасы безнең якларга 1523 елдан соң килеп урнашкан. Бүләккә алган җирләре Агыйделнең ике ягында урнашкан. Шәҗәрә буенча аның бер улы – Атлак би – һәм биш оныгы булган:

Шул оныкларның берсенең улы Борай бабабыз Җоргазы (Ергазы)ның әтисе була. Шулай булгач, Борай үзе генә түгел, әтисе дә, бәлки дәү әтисе дә безнең якларда дөньяга килгәндер.

Борай районының авылларына гына түгел (Борай, Дүсмәт, Чишмә-Борай, Мостафа), бәлки күрше районнарның да – Чакмагыш районының Аташ, Имәнлекүл, Яңа Коты, Чуртанбаш авылларына, Дүртөйле районының Җәлдәк, Иске Солтанбәк, Яңа Солтанбәк авылларына, Балтач районының Уразай, Иске Каргалы, Туйчибай авылларына да Борай бабай токымнары нигез салган. (Марсель Әхмәтҗанов.)

Һәвәскәр краевед Сәетҗан Сәхратуллин “Бирская старина” дигән китабында 18 гасыр башына Җәлдәк волостенең җирләре һәм авыллары ике түбәгә – Солтанбәк түбәсенә (Агыйделнең сул ягындагы җирләр) һәм Борай түбәсенә (Агыйдел белән Танып арасындагы җирләр) караганнар, дип исбат итә. Ә Әнвәр Әсфәндияров (“История сел и деревень Башкортостана”) болай дип яза: “17 гасыр башларына Җәлдәк волосте 4 түбәгә бүленгән булган: 1 түбә Ахмар Асановныкы, 2 түбә Сырым Бисубинныкы, 3 түбә Султанбәк Мятиковныкы, 4 түбә Балты Муняковныкы. Алар барысы да туганлык җепләре белән бәйле бер нәсел кешеләре булганнар”. Ничек кенә булмасын, Борай бабабыз һәм аның нәселе билгеле, абруйлы, кодрәтле шәхесләр булганнар. Әйткәннәрдән чыгып, Борай Ергозин әһәмиятле дәүләт һәм җәмәгать эшләре белән шөгыльләнгән, дип нәтиҗә ясасак, хата булмастыр.

Шулай итеп, Борай бабабызның дөньяга килгән вакыты туган елы

1 версия буенча (Ә.Әсфәндияров) якынча 1590-1600 еллар

2 версия буенча (Касыйм Әхмәр) якынча 1540-1550 еллар

3 версия буенча (М.Әхмәтҗанов) якынча 1560-1570 еллар

4 версия буенча республика архив материалларына таянып төзелгән Әхмәров Мөхәммәт Гарифулла улының шәҗәрәсе буенча якынча 1600 еллар.

Марсель Әхмәтҗанов Борай Ергозинның 21 буыннан торган тулы шәҗәрәсенең авторы болай дип раслый: “Борай Казан шәһәрендә 1600 елны вафат булган. Ул Иван Грозныйда әманәт (заложник) булып торганга охшый”. Ә Әсфәндияров болай дип яза: “Борай Ергозин Казанга 1661-1664 еллардагы башкорт восстаниесенә кадәр киткәндер дип уйлыйбыз”. Күренүенчә, ике галимнең версияләрендә фикер аермасы 60 ел – олы бөтен бер кеше гомере. Ике галимнең дә Борайның Казанда вафат булу факты белән килешүе аның җәмәгатьчелек эшләре белән актив шөгыльләнүен, белемле, йогынтылы, абруйлы, оста оештыручы шәхес булуын раслый. Бүгенге көндә Борайның бөтен Җир шарына таралган күпсанлы токым вәкилләре кешелек дөньясына, тормышның бөтен өлкәләрендә дә хезмәт салалар. Барлый китсәң араларында үз хезмәтләренең югары баскычларына күтәрелгән миллионнарча шәхесләр бардыр. Шулар арасында безнең якташлар – борайлылар да үз туган җирләренең данын еракларга тараталар. Хөрмәтле якташлар, борайлылар! Моңа кадәр шәҗәрәгез белән кызыксынмаганнарга мөрәҗәгать итәсем килә. Бәлки сезнең арада да ерак данлыклы бабабызның варислары бардыр, кызыксыныгыз, тикшерегез, үкенмәссез!

Шул миллионлаган шәхесләр арасыннан берничәсен генә, туган як тарихына хезмәтләре белән саллы өлеш керткәннәре турында әйтеп үтәсем килә.

Шуның берсе – Әхмәр мулла Хәсәнов турында югарыда язып үткән идек инде. Әхмәр мулланың җиденче буын вәкиле Касыйм Әхмәр (1900-1968) профессор, филология фәннәре докторы, лексикограф. Гыйльми эшчәнлеген 1928 елны җәмгыятьнең көнкүрешен, тарихын, мәдәниятен тикшерү буенча гыйльми җәмгыять әгъзасы буларак башлый. 1931-1937 елларда авыл хуҗалыгы югары коммунистик мәктәптә кафедра мөдире, 1938 елдан 1968 елга кадәр Мәҗит Гафури исемендәге тарих, тел һәм әдәбият институтында өлкән гыйльми сотрудник. Касыйм Әхмәр – республикада беренче тотрыклы “Грамматика башкирского языка” китабының авторы. Башкорт теле һәм орфографиясен булдыручыларның берсе, рус теле графикасы нигезендә башкорт әдәби теле орфографик сүзлекне төзүче (1942). Филология фәннәре кандидаты (1946), башкорт теле буенча беренче доктор исемен алучылардан (1964), олы күләмле рус-башкорт, башкорт-рус телләренең беренче сүзлеген төзүче. Галимнең шушы хезмәтләре башкорт теле лексикографиясенең нигезен тәшкил итәләр. (Башкорт дәүләт университеты доценты М.Әхтәмов мәкаләсеннән. “Совет Башкортостаны” гәзите, 13 декабрь, 1980 ел).

Ниһаять өченче вәкил – безнең замандашыбыз Шәрипов Глүс Ләбиб улы. Борай беренче санлы урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлады. Башкорт дәүләт университетының химия-биология факультетын тәмамлаганнан соң үзе яраткан химия фәненең биек үрләрен буйсындырды. Бүгенге көндә химия фәннәре докторы, профессор. Русия фәннәр академиясенең Уфа нефтехимия һәм катализ федераль институтының лаборатория мөдире булып хезмәт куя. 

Бүгенге көндә тормыш-яшәешнең төрле өлкәләрендә зур уңышларга ирешкән безнең горурлыгыбыз булып торган күпме якташларыбыз бар! Гомумән, безнең Бораебыз халкы тырышлыгы, эшчәнлеге, шат күңеллелеге, кунакчыллыгы һәм искиткеч талантлылыгы белән тирә-якка даны таралган халык. Ничек горурланмыйсың шундый якташлар белән! Ничек шатланмыйсың шундый җирдә туып-үскәнеңә! Дүрт гасырдан артык элек, табигатьнең шундый матур җирен сайлап, авылыбызга нигез салып, шуны сакларга-якларга киләчәк буыннарына васыять итеп калдырган Борай бабабыз. Безнең ата-бабаларыбыз буыннан-буынга шул васыятькә тугры булып калганнар. Без дә, кадерле замандашлар, туган якка булган мөнәсәбәтебезне, үткәненә, бүгенгесенә булган хисләребезне балаларда, оныкларда тәрбияли алсак иде.

“Алга”, 2020 ел 21 август, №67.

Автор:Алия Хәйруллина
Читайте нас