

Гүзәл Назыйф кызы Шәймиева – район үзәк дәваханәсендә табип нарколог-психиатр булып эшли. Хезмәте җиңелләрдән түгел аның. Үзе әйтмешли, авырулар аның янына тән ярасы белән түгел, җан ярасы белән килә. Адәм баласының башында ниләр бар икәнлеген белеп кара инде. Кайчагында дарулар түгел, табипның ишетә-тыңлый белүе, аңлавы, дөрес киңәше ныграк та кирәк буладыр әле.
Пермь дәүләт медицина университетын педиатрия белгечлеге буенча тәмамлаган Гүзәл Назыйф кызына психиатрия юнәлеше буенча китәргә, белемен шушы өлкәдә камилләштерергә тәкъдим ясыйлар. Тәкъдимне дә бит медицинада үз урынын тапкан, инде исемле булган табиплар эшли. Бу юнәлешне сайлап, ялгышмый ул. Мәсәлән, менә мин, медицинага бөтенләй катнашлыгым булмаган гади кеше, аны нәкъ психиатр итеп күзаллыйм. Карап торуга ук тынычлык, ниндидер ышаныч бөрки аңардан.
Ә бит бәләкәй Гүзәл бөтенләй табип булу турында хыялланмаган.
– Әнием Зилә Рәис кызы һөнәре буенча да, бар булмышы белән дә – пешекче. Гомере буена үзенең һөнәрен яратып башкарды ул. Әтием Назыйф Хәниф улы хәрби кеше иде, янгын испекторы булып эшләде. Кызганычка каршы, әтиемнең безнең арадан мәңгелеккә китүенә быел 25 ел булды. Кыска вакыт түгел, әмма ул һаман безнең янда кебек, бик сагындыра. Әтием китаплар укырга ярата иде. Һәм безнең өйдә китап күп булды. Мин бәләкәйдән укырга яраттым, бигрәк тә “Башкорт халык әкиятләре” дип аталган җыентыкны хәтерлим. Шуңа мин үземне йә укытучы, йә китапханәче итеп күз алдыма китереп үстем. Өлкән классларда укыган чакта эколог булырга хыялландым, ерак, иксез-чиксез океанга барырмын да, аның чисталыгын саклармын, дип уйлый идем. Табигатьне бик яратам бит мин. Үземнең туган ягым Балтач районы болыннарыннан әле дә җиләген, гөмбәсен җыеп кайтсам, үземдә көч арткандай тоям. Ә әнием миңа табип һөнәрен сайларга киңәш итте. Әни – минем өчен иң якын, иң кадерле кеше, беренче яклаучым (яшьли тол калып, энем белән икебезне ялгыз үстергән өчен генә дә түгел), беренче киңәшчем иде. Әни кеше үз баласын үзеннән дә ныграк белә һәм аңлый шул. Табип булуыма бер генә дә үкенгәнем булмады, киресенчә, дөрес һөнәр сайлаганмын, – ди Гүзәл Назыйф кызы.
Әйе, хезмәтеңне яратсаң, эшләве һич кенә дә авыр да, ялкыткыч та түгел инде ул. Гүзәл Назыйф кызы үзе дә: “Нәрсә эшләсәң дә яратып эшләргә кирәк. Күңелең ятып башкарган эш кирәккә генә башкарганыннан күзгә бәрелеп аерылып тора”, – ди.
Мин аның зирәк акыллы булуына сокланам. Яшь, чибәр, сәләтле, уңган, булдыклы булу өстенә, ул бик акыллы. Кешегә зирәклек олыгаю белән килә, дигәннәре белән һич кенә дә килешмим. Бардыр ул, әлбәттә, андый кешеләр: гомер көзенә аяк басканда зирәклекне дә, акылны да туплаган. Яшь чак – исәр чак, диючеләр дә шактый. Боларның берсе дә минем язмамның героена туры килми. Гүзәл Назыйф кызы зирәк акыллы булып тугандыр. Моңа ул болай җавап бирә:
– Әни һәрвакыт безгә “Кто рано встает, тому Бог подает” дигән урыс халык мәкален кабатлап үстерде. Мин хәзер аны кызым белән улыма әйтеп үстерәм. Чынлап та, кем йокысыннан кояш белән бергә тора, ул бик күп нәрсәләргә ирешә. Безгә гомердән тыш, иң кадерле нәрсә – вакыт бүлеп бирелгән. Әнә шул вакытның кадерен белергә өйрәнсәң, теләгән барлык хыялларыңа, корган планнарыңа ирешәсең. Вакытны әрәмгә, бушка сарыф кына итмәскә кирәк. Мин иртә торам. Иртә торган кешеләрне яратам.
Гомумән, кешеләрне ярата Гүзәл ханым. Сөйләшергә, аралашырга ярата ул. Аңлый да, хәлеңә дә керә белә. Ә бу сыйфат күпләргә бирелми. Кешеләрне яратканга күрә дә эшен яратадыр, эшен яратканга, кешеләрне яратадыр, бәлки. Ә эшен чынлап күңелен биреп башкара. Район үзәк дәваханәсендә узган төрле чараларда, ветераннарын чакырсыннармы, ял минутлары оештырсыннармы, бөтендөнья сәламәтлек көннәрендә коллектив белән саф һавада физкультура ясасыннармы, төрле смотр-конкурсларда катнашсыннармы һ.б бихисап төп вазыйфаларыннан соң чаралар уздырсыннармы, ул аларның һәрчак үзәгендә: йә ул алып баручы, йә оештыручы, йә бизәүче, бары тик торучы гына түгел. Һөнәре буенча киңәшләре белән безнең гәзит битләрендә дә мәкаләләр бастыра, мәктәпләрдә узган ата-аналар җыелышларында, район буенча уздырылган төрле чараларда чыгышлар ясый.
– Җәмәгать эшендә катнашу әтиемнән килгәндер. Ул да бит янгын хәвефсезлеге буенча төрле хезмәт урыннарында, коллективлар алдында чыгышлар ясаган, профилактик эш алып барган, – дип әтисен искә алды Гүзәл Назыйф кызы.
Кайчагында арымый микән дип әйткәннәрен ишеткәнем бар аның турында. Арый, әлбәттә. Әмма кешеләр белән аралашу үзе бер рәхәтлек бирә бит ул. Гүзәл Назыйф кызы белән дә шулайдыр, шигем юк. Һәм аның бөтен нәрсәгә дә җитешүенең тагын бер сере бар.
– Тәртип, – ди Гүзәл Назыйф кызы серен чишеп. – Бары тик тәртип кирәк кешегә. Кеше үзен тәртипкә өйрәтергә тиеш. Тәртип булса, бөтен нәрсәгә дә ирешеп була.
Исеменә – җисеме, дип мин язмам башында юкка гына язмадым. Гүзәл ханым матурлык тудырырга ярата. Аның хоббилары да байтак. Күп булгач, хобби буламыни диярсез. Була. Гүзәл Шәймиеваны белгән һәр кеше аның яратып башкарган шөгыльләрен хобби дип тәгаен әйтә ала. Санап китәм аның хоббиларын. Ул чәчәкләр, гөлләр үстерергә ярата. Өй эчен берсеннән-берсе матур орхидеяләр бизәсә, бакчасындагы чәчәкләрне санап бетерерлек түгел. Анда нинди төстәгеләре, нинди сорттагылары, нинди исемлеләре генә юк. Ул чәчәкләрен үстерергә ротангтан кашполар, гөл савытлары да үз куллары белән үрә. Үргән кашполары күңелгә рәхәтлек кенә биреп калмый, гаилә бюджетына менәме дигән керем дә була кайчагында. Аннан ул китап укырга ярата. Дөнья әдәбияты классикларының китапларыннан тыш, заман авторларының әсәрләрен дә укый, өстәлендә психология, психиатрия өлкәсенә кагылышлылары да бар. Димәк, үзенең профессиональ белемен дә арттыру өстендә эш алып бара. Урыслар әйтмешли, “приятное с полезным” бергә алып барыла.
Ашарга пешерергә, гаилә-сен яңа рецептлар буенча пешергән татлы-тәмле камыр ашлары белән сыйларга ярата, ризыкларның файдалы булганнарына өстенлек бирә. Гомумән, сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Тагын бер яраткан шөгыле бар аның – гаилә белән сәяхәт итү.
– Сәяхәт итү бит ул төрле җирләр күрү генә түгел. Иң беренче ул төрле милләтләрнең яшәеше, ризыклары, гореф-гадәтләре белән танышу. Без чит илләргә дә, Русия буйлап та сәяхәт итәбез. Үзебезнең Башкортстаныбызда да сокланып кайтырлык урыннар күп. Һәм шул яңа җирләр, яңа халыклар, яңа кешеләр белән аралашып, үз милләтебезне, үз телебезне ныграк яратырга өйрәнәбез, – ди героем.
– Хыялыгыз бармы? – дип сорыйм сөйләшү барышында. Һәм бу сорауны биреп, героемны бераз аптыратып та куям.
– Иң авыр сорау, – ди үзе дә, аның аптыравын аңлавымны чамалап. – Элегрәк, берничә ел элек бу сорауны бирсәләр, мин бер аптыраусыз болай дип җавап бирер идем: чын кит күрү, катерда йөрү, лайнерда океанны кичү. Әлбәттә, һәр яшь кеше шулай хыялланадыр да. Бүген мин, ир хатыны, ике бала әнисе буларак, бөтенләй икенче нәрсәләр турында хыялланам. Үз көчебез белән матур итеп өй салдык. Мин өебезнең һәр почмагын яратам. Шул өебез әлегедәй нурлы, җылы булсын өчен салган көчебез җитсен иде димен. Мин балаларымның бездән белемлерәк, уңышлырак, бәхетлерәк булуларын, яхшырак тормыш көтүләрен телим. Үзебез яхшы кеше булып, рәнҗешләрне булдырмыйча яши алсак, үзебездән соң яхшы гамәлләр, якты исем калдыра алсак, менә шул вакытта бу дөньяга юкка килмәгән булабыз. Менә болар минем хыялларым дип әйтә алам.
Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Иншаллаһ, Гүзәл Назыйф кызының бу изге хыяллары, яхшы теләкләре чынга ашар. Аның бит янәшәсендә һәр гамәлен, уйларын, корган планнарын, нәрсә теләгәнен аңлап яшәгән ире Илдар Флер улы, төскә әтисенә су тамчысыдай ошаган (ә кызлар әтигә ошаса бәхетле була, диләр халыкта) кызы Эмма, әнисе кебек теремек, тиктормас улы Эмин бар. Кызына һәрвакыт бәхетләр теләп яшәгән әнисе, кирәгендә терәк булырдай, әтисе үрнәгендә хәрби һөнәр сайлаган, бүгенге көндә махсус хәрби операция яугире булган (исән-сау булып, җиңү белән кайтсын берүк) энесе бар. Һәм иң мөһиме – аның тормышны, гаиләсен, әйләнә-тирәсен, эшен һәм, гомумән, кешелекне ярата торган йөрәге бар.