

Училищеда укып штукатур-маляр, бизәүче һөнәрен үзләштереп башта һөнәрем буенча Уфада эшләдем. Гаилә корганнан соң, 1985 елда Борайга кайтып МСОга эшкә кердем. МСО таралганчы 27 ел шушы оешмада эшләдем. Эшкә башлар алдыннан “Бригадада озак еллар эшләүчеләр, мин яшь кеше, мине кабул итәрләрме, алар кебек эшли алырмынмы?” – дигән сораулар борчыды. Борчылуым юкка булган, мин тиз арада үз кешеләре булып киттем. Шушы еллар эчендә Мөхәмәтхафизова Әлфия, Нуриева Рәшидә, Ямалова Резида, Исламова Фаягөл, Газизова Флүзә, Рафикова Светлана, Зәйруллина Рәшидә, Мөхәмәтова Резеда, Хуҗина Фируза, Гыйләҗева Физүнә, Шәрипова Тамара, Даутова Розалия, Исмәгъзамова Дания, Сайдылова Флүзә, Янышаева Гөлшат, Хәйдарова Филхания, Латыйпова Фәнзия, Шакирова Финария, Шәрипова Ләйсән, Билалова Ракыя, Хәкимова Фәнзирә, Карамова Сафура, Шәмсетдинов Әлфир, Бәләева Ленариялар белән бер гаилә кебек эшләдек. Озак эшләүчеләр гомер буе җыйган эш серләренә өйрәтте, мин Уфада эшләгәндә алган тәҗрибәм белән уртаклаштым.
Без мастер, Башкортстанның атказанган төзүчесе Тимергалиева Зөлфирә апа кул астында эшләдек. Бизәүчеләр мастеры булып эшләү бик авыр, мәшәкатьле эш. Файдалануга тапшырылачак объектларда иң азактан алар эш алып бара. Объектны файдалануга тапшырырлык итеп эшләп җиткерү зур җаваплылык сорый. Шуңа да бездән эш нәтиҗәсе ныклап таләп ителде.
Безнең бер үк вакытта район буенча төрле җирдә урнашкан 4-5 объектта эшләгән чакларыбыз да күп булды. Аларны материал белән тупларга контрольдә тотарга, көннәр буе бер объект-тан икенчесенә йөреп торырга, эшчеләргә эш шартлары тудырырга кирәк. Зөлфирә апа бу эшләрне олы җаваплылык белән алып барды. Бар көчен озак еллар тынгысыз хезмәткә биреп, безне оештырып, безнең белән бергә бер гаилә кебек яшәгән өчен Зөлфирә апабызга зур рәхмәтлебез. Эшчеләр белән уртак тел таба белгән, оештыру сәләте булган кешеләр генә бригадир эшен алып бара ала. Гыйләҗева Физүнә, Хуҗина Фируза апалар нәкъ менә шундый бригадирлар иде. Бригадабыз үзара дус, тату булды. Олыларга олы итеп карап, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәдек. Бергә кайгы-шатлыкларны уртаклаштык, бәйрәмнәрне, туган көннәрне матур итеп үткәрдек. Әле дә бер-беребезнең хәлләрен белешеп, аралашып яшибез.
Бригадада еш кына “безнең Кәнзия апа”, “безнең Гали абый” дип зурлап Фәхретдинова Кәнзия апа белән Хәбибуллин Гали абыйны искә алалар иде. Кешелекле, тырыш, эш өчен янып торган, намуслы бу кешеләрне бергә эшләгән хезмәттәшләре гомер буе күңелләрендә саклады. МСОның башланган авыр елларыннан башлап төзелештә штукатур-маляр эшләрен алып барган, оешма исемен ил буенча танылуга зур өлеш кереткән Хәбибуллин Гали, Хәмзин Мәгънәви абыйлар, Фәхретдинова Кәнзия, Мөхәмәтхафизова Әлфия, Нуриева Рәшидә, Ямалова Резеда, Исламова Фаягөл апалар олы рәхмәткә лаек кешеләр.
Район эчендә, авылларда МСО төзегән барлык объектларда безнең дә хезмәтебез бар. Эшләребез Балтач, Аскын, Мишкә якларында да алып барылды. Республика күләмендә булган “Танып” санаторие төзелеше дә безнең катнашлыгыбыз белән эшләнде.
Эшләребез – безнең горурлыгыбыз, чөнки алар бүген дә халыкка хезмәт итә.