

Без барып кергәч, Фәнзилә әби үзе каршы алды һәм безгә үзенең матур күзләре белән тутырып карады. Олы яшьләрдә булса да, яшьлек матурлыгын югалтмаган, дип уйлап куйдым.
Фәнзилә Зарипова үткән гасырда – 1935 елның 1 августында Фәкыя һәм Әхмәтнур гаиләсендә биш баланың өченчесе булып дөньяга килә. Күп балалы гаиләдә һәрберсе эш сөючән, ярдәмчел булып үсәләр. Канкойгыч Бөек Ватан сугышы бу гаиләне генә түгел, бөтен совет халкының тормышын өстен-аска актарды. Ләкин авыл балалары бирешмәде, чыныктылар гына. Дәресләр беткәннән соң, укытучылары белән басуда башак җыйдылар, бәрәңге чүпләделәр, печәнен дә чаптылар, утынын да кистеләр, фермада бозау, сарык карадылар.
1941нче елның июнендә Фәнзиләгә нибары биш кенә яшь була. Әтисе Әхмәтнурны хезмәт армиясенә алалар, Свердловск шәһәрендә заводта эшли ул.
– Сугыш башланган көнне мин бик ачык хәтерлим. Бик матур җәйге көн иде. Бөтен авылга “сугыш башланган” дигән хәбәр таралды. Күп тә үтмәде, берничә сәгать эчендә ир-егетләрне туплап, сугышка озата башладылар... Без, кечкенә балалар, башта нәрсә булганын бик аңлап та бетмәгәнбездер инде. Мәктәп укучыларын колхоз кырларын эшкәртергә чыгара иделәр. Басуда эшләсәк тә, аякта иске аяк киемнәре, күбебездә чабаталар... Ул чабаталар аякны кырып бетерә, кичкә кадәр безнең тәпиләребез каный. Яраларны бәйләп, аякларны чистартучы, безне кызганучы булмады. Һәрвакыт ашыйсы килү теләге булганы истә. Әни иртә торган саен, кичкә нәрсә пешерим икән, дип борчыла иде. Бәрәңге кәлҗемәсе иде безнең төп ризык, – дип искә ала ул елларны Фәнзилә әби.
Үсә төшкәч, Ленинград өлкәсе Прибытково станция-сендә торф чыгаруда – дүрт ел, туган авылында кирпеч заводында – ике ел, Воронеж өлкәсендә тимер юлда ике ел эшли кызыкай.
Еллар үтә, сулар китә, Фәкыя һәм Әхмәтнур гаиләсендәге балалар, туган ояларыннан кошлар таралган кебек, төрле якларга юнәләләр. Фәнзиләне дә Яңа Ялдәк егете Таһир димләп килә. Шулай итеп, 1959 елда кызыкай кияүнең туган авылына килен булып төшә. Яшьләр гаилә корып җибәрәләр.
Яшь Зариповлар гаиләсе башта Пермь өлкәсендә, аннары Бөре шәһәрендә яшиләр. Әмма, туган як тарта, Яңа Ялдәк авылына кайтып төпләнәләр.
– Бөредән авылга кайтканда, Агыйдел елгасында сал, көймәләр белән күчендек. Авылга кайткач, башта колхозда эшләдем, аннары мәктәптә җыештыручы булдым. Ә ирем, Таһир Нурлый улы, Каргалыда икмәк кабул итү предприятиесендә янгын сүндерү машинасы йөртүчесе булып озак еллар эшләде, – дип сөйли әби.
Матур гына яшәп китәләр Зариповлар. Икесе дә тырышып эшли, шуңа күрә гаиләдә бар нәрсә җитәрлек була. Шул ук вакытта уңган хатын тормыш иптәше белән ике малай һәм биш кыз тәрбияләп үстерәләр. Таһирга йөреп эшләргә кыен булганмы, яки икенче сәбәп килеп чыкканмы, Зариповлар Каргалыга күченергә ниятлиләр.
– Күченеп килеүбез минем әле дә хәтердә. Әткәй әйберләрне машинага төяп китте. Ә без, сеңелем Венера белән, Агыйдел буеннан сыерны куып төштек. Кулымда кызыл чәчкәле зур яран гөле иде, – дип искә ала Фәнзилә әбинең кызы Раушания.
Каргалы авылына күченгәч, Фәнзилә дә тормыш иптәше кебек, лаеклы ялга чыкканчы, икмәк кабул итү предприятиесендә хезмәт итә.
– Ирем бик әйбәт, эшчән, кешелекле иде. Үз эшен яхшы белде. Таһир беркайчан беркемнең үтенечен кире какмады. Урыны оҗмахта булсын, – ди Фәнзилә әби ирен искә алып.
Таһир 1988 елда фаҗигале рәвештә һәлак була. Төзи башлаган йортны героем балалары белән торгызып чыга.
Зариповлар бер-берсен аңлап 29 елдан артык гомер кичергән. Аларны авылда тырышлыклары һәм ярдәмчел булулары өчен хөрмәт итәләр. Фәнзилә әби хәтерләвенчә, балалар тук, өсләре бөтен, җитеш булсын өчен аларга күп итеп мал асрарга, бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерергә туры килә.
Зариповлар җиде бала тәрбияләп үстергәннәр дип әйткән идем инде. Иң зур кызлары Лүзә Төмән өлкәсендә озак еллар пешекче булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Флүзәләре дә Төмәндә, гомер буена кранчы булып эшләгән. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. Гүзәлия кызлары Стәрлебаш авылында яши, хуҗабикә. Уллары Мәнәвәр – Вострецово авыл биләмәсе башлыгы. Раушания кызлары Ульяновск шәһәрендә кранчы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Венералары Төмәндә төзелештә склад мөдире булып эшли. Радик уллары озак еллар Находка шәһәрендә Эчке эшләр министрлыгы органнарында эшләп, подполковник дәрәҗәсендә хаклы ялга чыга. Бүгенге көндә гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши. Фәнзилә әби берничә ел үзе генә яши, соңгы елларда гына балалары тәрбиясендә.
Гомер дәверендә Фәнзилә әбигә күпне кичерергә туры килә. Авырлыклар күрсә дә, язмыш сынауларын намуслы үтә әби. Бер генә зарлану сүзе дә ишетмәдем мин аңардан. Начарын күп күргәнгәдер инде, бүгенге тормышка шөкер итә ул, булган һәрнәрсәгә рәхмәт әйтә. Әнә, туган көне белән котларга килгән район хакимияте башлыгы бүләген кулына алгач та күз яшьләрен тыя алмады. Шөкер, тормыш авырлыклары инде күптән артта калган, бу күз яшьләре дә шатлыктан, искә алуларына, белеп торуларына ихлас куанудан гына иде.
Тормыш иптәшеннән тол калып, җиде балага фатихасын биреп, олы тормыш юлына озатучы ана да ул. Билгеле, авыр да булгандыр, аның каравы бүген Фәнзилә әби бәхетле һәм аның төп бәхете – җиде баласы, 19 оныгы, 22 оныкчыгы! Менә шулай итеп бәхетле ана үз куллары белән кадерләп үстергән чәчәклек арасында куанып яши.