

Бәйрәмгә әзерлек алдан башланды. Район хакимияте, Бадрак авыл советы авыл биләмәсе, Иске Тукран авылы халкы җыештыру, төзекләндерү, оештыру эшләрен бердәм башкарды.
Иртәдән кайтып туган нигезләрен барлап, зират кылып, якыннары белән күрешергә, табышырга ашыккан авылдашлар авыл уртасындагы төп мәйданга агылды. Көне дә бик эссе булмады, яңгыр сибәләп торса да, бернигә карамастан, олысы да, кечесе дә авыл уртасындагы киң мәйданга җыелган иде. Хәтфә үләнле әлеге мәйдан бу көнне ерак юлны якын итеп кайткан туганнарның, күршеләр һәм классташларның күрешеп сөйләшү урынына әверелде. Тирә як авыллардан гына түгел, күрше район, хәтта күрше өлкәләрдән дә килгән иде халык.
Авыл көнен район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев ачып җибәрде.
– Соңгы елларда районыбыз көннән-көн үсә, ямьләнә, күркәмләнә, төзекләндерелә бара, берсеннән-берсе матур, заманча социаль объектлар файдаланылуга тапшырылып, халыкка ял итү урыннары, балалар мәйданчыклары булдырыла. Тирә-юньнең пөхтәлеге, төзеклеге борайлыларны гына түгел, районыбыз кунакларын да сокландыра. Районыбыз үсешенә җирлектә яшәгәннәр генә түгел, туган ягын онытмаган якташларыбыз да зур өлеш кертә. Рәфил Назиф улы да шундыйларның берсе. Аның ярдәмендә авылга кергәндә “Иске Тукран” дип язылган арт-объект барлыкка килде. Биредәге буаны чистарттырып, кулланышка тапшырды. Калмык-Иске Тукран юлында чокырларны ремонтлау да булды. Кече Ватан дип җан атып торган якташларыбыз булганда, авылларыбызның уты сүнмәс, – дип, Рушан Кадим улы, төп иганәче Рәфил Мәүлиевка Рәхмәт хатын һәм махсус хәрби операциягә китүчеләргә генә бирелә торган универсаль корал тапшырды.
Авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы, Иске Тукранда туып-үскән Ильвер Нурмөхәмәтов та килгән кунакларны сәламләде.
– Авылыбыз кечкенә генә булса да төзеклеге, чисталыгы белән аерылып тора. Биредә тырыш, эшчән халык яши. Алар эшли дә, матур итеп ял да итә беләләр. Сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим. Бәйрәмне оештыручыларга олы рәхмәтем, – диде ул.
Бадрак авыл биләмәсе башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рәзидә Шәвәлиева бүгенге тынгысыз вакытта халыкка әзерәк булса да күңелләрен күтәрү максатыннан оештырылган бу бәйрәм өчен Рәфил Назиф улына рәхмәтен белдерде.
Бәйрәмне оештыру максатында зур көч куйган, финанс чыгымнарны тулысынча үз өстенә алган “Урал” күпфункцияле комплекс җитәкчесе Рәфил Мәүлиев бөтен гомерләрен колхоз кырларында һәм фермаларында хезмәт итүгә багышлаган хөрмәтле ветераннарга, Иске Тукранны яшәтергә тырышучы авыл яшьләренә, илебезнең төрле почмакларыннан кайткан авылдашларына рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты, чараны уздыру өчен мәйданны әзерләүдә көч салган искетукранлыларны чылбырлы бензин пычкысы белән бүләкләде. Шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булган яугирләрнең әти-әниләренә, туганнарына бүләк алып кайткан.
– Килер бер көн: авылыбыз яңа сулыш алыр, матур зур йортлар үсеп чыгар. Авылыбыз гөрләп чәчәк атсын, оныклар әби-бабайлар, әти-әниләр нигезенә сөенеп кайтсын иде, – диде Рәфил Назиф улы.
Традициягә әйләнеп барган, күп чараларда яңгыраган Борай гимнын Зиннур Исламов башкарды. Аның көр тавышы тирә-яклардан килгән кунакларны сәхнә янына якынрак җыйды. Краснокама районынан килгән кашыкчылар ансамбле бәйрәмгә ямь генә өстәде.
Шуннан кызып китте инде бәйрәм! Һәрбер уздырылган бәй-ге үзенчәлекле, кызык иде. Бигрәк тә ир-егетләр актив булды.
Алыштыргысыз, иң шәп алып баручылар артист, юморист, пародист, җырлар авторы Әбри Хәбриев белән элекке «Эссе» төркеме солисты, төрле бәйрәмнәр оештыручы һәм үткәрүче Айрат Ильясов бәрхет тавышлары, моңлы җырлары белән мәйданны бизәде. Авыл көненә багышланган бәйрәмнең концерт программасы бай эчтәлекле итеп төзелгән иде. Популяр җырчылар бер-берсен алыштырып, көн дәвамында тамашачыны дәртле һәм моңлы җырлары белән сөендерде. Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Фирүзә, Марат Шәйбәков, Рәдиф Зарипов, Вадим Захаров, Рөстәм Шакиров, Марат Яруллин һәм Ләйлә Галиева башкаруындагы дәртле җырлар бар халыкны мәйдан уртасына җыйды. Алар үз төркемнәре белән яшьләрне дә, олыларны да рәхәтләндереп биетте.
Авыл көнендә исә уеннар кыза барды. Мәйдан уртасында төрле кызыклы ярышлар, конкурслар оештырылды. Сумо костюмын киеп көрәшүләр, аркан тарту һәм башка уеннар килгән кунакларны дәртләндереп җибәрде. Балалар өчен дә төрле уеннар оештырылган иде. Аеруча капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып узышу, чүлмәк вату нәниләр өчен хуш килде. Рәхәтләнеп ял итеп, батутларда сикерделәр алар, бүләкләр оттылар.
Авыл көне салют белән тәмамланды. Тарих битләрендә урын алырлык Авыл көне бәйрәме узып та китте, халык күтәренке кәеф һәм оештыручыларга рәхмәт хисе белән таралышты. Димәк, тормыш дәвам итә, авыл тарихының яңа сәхифәләре языла.