Җәмгыять
8 август 2025, 08:01

Иңгә-иң куеп

Август аенда илебез Төзүчеләр көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәмне безнең МСО халкы көтеп ала иде. Ул тулысынча оешма профсоюзы өстендә булып һәр елны Сабантуй кебек зурлап Танып буенда үткәрелде. Авыр эш белән арыган халык бу көнне рәхәтләнеп ял итте. Учакларда ашарга пеште, олылар, балалар өчен уеннар, ярышлар үткәрелде, җиңүчеләр бүләкләнде. Ирле-хатынлы гаиләләре белән МСОда озак еллар эшләгән бик күпләр аны бүген дә зурлап үткәрә. Бу көнне бәйрәм табынында утырганда сөйләшеп сүзләр бетми. Оешманың гөрләп торган чаклары, хезмәттәшләре, эш белән сизелми дә үтеп киткән яшьлек еллары – бар да сагынып искә алына.

Иңгә-иң куепИңгә-иң куеп
Иңгә-иң куеп

 Бүгенге көндә күпләргә үрнәк булырлык итеп парлап тормыш юлыннан атлаучы хезмәттәшләрем Раянов Нәкыйб, Хәсәнов Яхыя абыйлар гаиләсе өчен дә Төзүчеләр көне – зур бәйрәм. Раянов Нәкыйб Нәҗип улы армия хезмәтеннән соң 1965нче елда Борай МСОсында тракторчы булып эш башлый. Ул барлыгы 43 елдан артык тракторда, экскаваторда эшләп 2008 елда шушы оешмадан лаеклы ялга китә. Шушы еллар эчендә аның катнашлыгы белән МСО төзегән бик күп объектларда фундамент эшләре башкарыла. Озак еллар кирпеч заводының балчык карьерында эшләп ул төзелеш өчен кирпеч җитештерүгә зур өлеш кертә.
– Эш булгач төрле чаклар булды. Менә дигән эшләп ятканда техника ватыла. Чатлама суык, буран дими аны ремонтлап эшне дәвам итәргә кирәк. Бу эшне үзе шушы техникада эшләгәннәр генә аңлый. Кыш көннәрендә суык техника эчендә утырып шакылдап туңган чаклар күп булды. Калын кием өсне баса, тән, аяк-куллар берни сизми башлый, – дип искә ала Нәкыйб абый. Тимер белән борышып 43 елдан артык гомерен үткәргән бу кешегә һәйкәл куярлык!
1974, 1978, 1980 елларда “Социалистик ярыш җиңүчесе” исеменә лаек булды. 1981нче елда “Коммунистик хезмәт ударнигы”, 1981, 1986нчы елларда “10нчы һәм 11нче бишь-еллык ударнигы” билгесе белән бүләкләнде. 1973нче елда МСОның, 1974нче елда Башмежколхозстрой берләшмәсенең Почет тактасына кертелде. В.И.Ленин тууга 100, 110 ел уңаеннан Ленин Почет грамотасы белән бүләкләнде. 1985нче елда БАССРның Югары Советы тарафыннан бирелгән Почет грамотасына лаек булды.
Хәсәнов Яхыя Зекрия улы 1966нчы елдан Борай МСОсында эш башлап 32 ел оешмада водитель булып эшли.
– Мин эш башлаган елларда оешмада техника санаулы гына иде. Шулай булуга карамастан, төзелеш эшләрен берөзлексез материал белән хезмәтләндерергә кирәк. Ул елларда эшләгән водительләргә авырлык нык төште. Алар ал-ял белми гел юлда булды. Исламов Фәһим гаражда механик булып эш башлап, бу мәсьәләне хәл итте. Оешмага күпләп машина, трактор, экскаватор, кран кайтты. Без, КамАЗ машинасы водительләре, һәрвакыт ерак юлларда йөрдек. Юлда төрле хәлләр булырга мөмкин, юлга 2-3 машина бергә чыга идек. Күп вакытларда Сахаев Дәүләтҗан белән Пермь, Чиләбе өлкәләреннән, Стәрлетамак, Катав-Ивановск, Уфадан төзелеш материаллары ташыдык. Төнлә юлга чыгабыз, тәүлек дигәндә иртәнге караңгыда кайтып керәбез. Аллага шөкер, Ходай саклады, 32 ел буе бер генә дә юл йөрү кагыйдәләрен бозмыйча, юл һәлакәте булдырмый эшләдем, – дип искә ала Яхыя абый үзенең эш белән үткән елларын. Аңа Росколхозстрой берләшмәсенең һәм республика профсоюзының “Авариясез эшләгән өчен” дигән күкрәк билгесе һәм Почет грамотасы бирелгән. Эш дәверендә ул берничә тапкыр “Социалистик ярыш җиңүчесе”, “Коммунистик хезмәт ударнигы” билгеләре һәм В.И.Ленин тууның 100, 110 еллыгында Ленин Почет грамотасы белән бүләкләнгән.
9нчы бишьеллык социалистик ярыш нәтиҗәләре буенча Башмежколхозстрой берләшмә-сенең Почет грамотасына ия булган.
Нәкыйб Нәҗип улы һәм Яхыя Зекрия улы төзүчеләр көнендә күп тапкырлар оешманың “Почет грамоталарына”, акчалата бүләкләүләргә, Башмежколхозстрой берләшмәсенең Рәхмәт хатлары белән дә бүләкләнгәннәр.

Сабыр холыклы, түзем, эшен намус белән башкаручы бу кешеләр эш дәверендә беркайчан да зарланмады, “шулай эшлим, болай эшлим”, дип күкрәк киереп тә йөрмәде. Тормыш иптәшләре Анфиса белән Роза апа да МСОда эшләп, шушы оешмадан лаеклы ялга китте. Роза Фәйзи кызының оешмада 37 ел, Анфиса Гафият кызының 32 ел хезмәт стажы бар. Алар икесе дә тимер-бетон заводында озак еллар кранчы булып эшләде һәм үзләрен намуслы, тырыш хезмәт кешесе итеп күрсәтте.
Имеш Ходай гаиләләрне “Бер уңганга – бер ялкау, бер уңганга – бер ялкау” дип парлый икән, “Бер уңганга – бер уңган” дип ялгышып киткән чаклары да була ди. Бу ике гаилә, мөгаен, нәкъ менә шул чакта барлыкка килгәндер дә. Ике гаилә дә бик матур итеп йорт салып кергән. Йорт капкасын ачып керү белән “әллә оҗмахка килеп кердем инде” дип уйлыйсың. Бөтен җирдә чисталык, пөхтәлек, бакча тутырып җиләк-җимеш агачлары, яшелчәләр утыртылган, йорт алды берсеннән-берсе матур чәчәкләр белән тулган. Ихатада бар да уйлап эшләнелгән. Ял итү урыннары булдырылган. Өй эчендә яшәр өчен бөтен уңайлыклар тудырылган. Тормыш матурлыгы гүзәл затлы хатын-кызлар кулында диләр. Бу бик дөрес сүзләр. Тәрәзә төпләрендә үскән берсеннән-берсе матур гөлләр, хуҗабикәләрнең күңел җылысын биреп эшләгән кул эшләре өй эчләренә матурлык, җылылык тудырган. Бу ике гаилә дә дөньяга карашлары, матурлыкны күреп сөенә белеп яшәүләре белән дә бер-берсенә охшаш. Роза апа белән Анфиса апа олы яшьтә булуларына карамастан, әле дә дөньяга яшьләр күзе белән карап яшиләр. Аларның яшь, матур булып яшәү сере, мөгаен, күңел җылысын биреп яратып эшләгән шөгыльләре булудадыр. Гомер буе авыр эштә эшләгән бу кешеләргә күпме күңел матурлыгы салынган! Шушы матурлык кул эшләренә күчкән. Тегү, чигү, бәйләү, үрү – аларның яраткан шөгыльләре.
Карап торуга безнең өчен гади генә күренгән әйбер, мәсәлән, агач ботагы, Анфиса апаның күңел күзе аша җанланып нәрсәгә булса да әверелә. Бу сәләт аңа Ходай тарафыннан бирелгән. Анфиса апаның остаханәсенә барып керү белән ул тудырган эшләрне күреп хәйран каласың. Самавырлар, курчаклар, светильниклар, хайваннар, кошлар, безнең якта үскән гөмбәләр, күз явын алырлык гөлчәчәкләр, җиләк-җимешләр – нәрсә генә юк монда, аларны санап бетерерлек түгел. Өй эчендәге стеналарда сәйлән, алмаз мозаикасы белән эшләнгән зур-зур картиналар. Аларны эшләү өчен күпме вакыт, түземлек кирәк. “Мин кул эшләремне авырсынмый, киресенчә, ләззәт табып эшлим, иҗат иткән һәрбер эшем миңа илһам бирә, – ди Анфиса апа. – Шушы эшләрем арасында иң кадерлесе – “Анфиса” дигән курчагым. Оныгым белән 2нче санлы балалар бакчасы исеменнән республикада үткәрелгән “Дәү әниемнең алтын куллары” конкурсында катнашып III дәрәҗә Диплом белән бүләкләндек”.
Халык соравы буенча осталык дәресләре күрсәтеп осталык сере белән уртаклашкан, төрле күргәзмәләрдә, конкурсларда катнашып җиңгән өчен аңа бик күп Рәхмәт хатлары тапшырылган.
2016нчы елда Борайда БСТ каналының 15 еллыгын үткәргәндә каналның “Сәләм” программасы алып барган очрашуда Анфиса апаның да бәйләп эшләгән чәчәкләрен Борай, Мишкә, Калтасы халкы сокланып, зур кызыксыну белән карады. Шушы ук елны аның район китапханәсендә “Хатын-кызлар тудырган матурлык” дигән күргәзмәсе оештырылды. 2021 нче елда Борайда төбәк Башлыгы тормыш иптәше Каринэ Хәбированың “Хатын-кызлар бәхете территориясе” ачык академиясендә Анфиса апа да үзенең эшләре белән катнашты.
Яхыя абый белән Роза апа 57 ел, Нәкыйб абый белән Анфиса апа 55 ел бер-берсенә олы терәк булып тормыш юлыннан бергә атлыйлар. Матур парлар булып озак еллар яшәгәнсез, сере нидә? – дигән сорауга ике гаилә дә: “Бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәп, бер-береңә юл куя белүдә”, – дип җавап бирде. Шушы кадәр еллар бергә матур итеп яшәр өчен, күпме түземлек, сабырлык кирәк. “Шушы еллар эчендә дөньябызны бөтәйттек, балалар үстердек, Аллага шөкер, оныклар, оныкчыклар сөю бәхетенә ирештек”, – дип искә ала алар бүген, шатланып. Хәсәновларның “дәү әни, дәү әти” дип өзелеп торган 10 оныгы, 3 оныкчыгы, Раяновларның 10 оныгы, 2 оныкчыгы бар – бу бит үзе иң зур бәхетләрнең берсе!
Бүгенге көндә ике гаилә дә аларга хөрмәт белән караган кияүләре, киленнәре булуы белән дә бик бәхетле. “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, – диләр. Аларның балалары да әти-әниләре кебек уңган, тырыш булып, күпләрне сокландырып матур итеп дөнья көтә.
Хезмәт ветераннары Яхыя абый белән Нәкыйб абый икесе дә сугыш чоры балалары. Бу чор балалары бик яшьли үлемнең нәрсә икәнен аңлады, теше-тырнагы белән ябышып яшәргә тырышты, тик тырыш, чырыш, түзем булсаң гына авырлыкларны 
җиңеп буласын аңлады. Бүген алар бик бәхетле. Чөнки яннарында иңгә-иң куеп тормыш сынауларын бергә үткән олы йөрәкле тормыш иптәшләре бар.
Рәфит Хәмәтшин.

Редакциядән: Төзүчеләр көне уңаеннан МСОда эшләгән кешеләр турында дүрт мәкалә китерделәр. Әлбәттә, гәзитнең бер санында аларны бастырып булмый, калган өч мәкалә гәзитебезнең алдагы саннарында басылачак.
Иңгә-иң куеп
Иңгә-иң куеп
Автор:Рәфит Хәмәтшин
Читайте нас