

Язма “Һәрвакыт халык арасында” исеме астында чыккан, авторы Х.Нуриәхметов:
“Сәхи Хәбибов 1952 елдан бирле Таңатар авылында китапханә мөдире булып эшли. Ул һәрвакыт халык арасында. Аны фермаларда да, механизаторлар янында да күрәсең. Әле беседа үткәрә, әле газета-журнал укый. Колхоз правлениесе кырында механизаторлар курсы оештырылгач, укучыларны күргәзмә материаллар һәм китаплар белән тәэмин итеп торды.
Халык өчен тырышканга күрә аны олылыйлар һәм ихтирам итәләр.”
Геройларыбызның алдагы язмышы, туганнары турында аз булса да мәгълүмат табар өчен, бөтен ресурсларыбызны кулланабыз. Алар турында белешмә табу – безнең өчен бик куанычлы. Чираттагы героебызның якыннарын да актив хәбәрчебез Әнүдә Мөнирова аша таптык.
Сәхи Хәбибов 1905 елны Авыргазы районында туган. Таңатар авылы кызы Хәбибҗамал Нуриәхмәтова белән танышып, гаилә коралар. Хәбибҗамал апа Таңатарда фельдшер-акушер булып эшли (сүз уңаеннан, ул – авылның беренче фельдшер-акушеры). Алар өй салып чыгып, өч малайга гомер бүләк итеп, олы тормыш юлына бастыралар. Олы уллары Дамир Уфа аграр университетында укып ветеринар врачы булып хезмәт иткән. Уртанчысы Фларит Уфа авиация университетында белем алып, Бәләбәй шәһәрендә төпләнә. Кечеләре Рәшит аграр университетның аграр факультетын тәмамлап, Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләгән. Кызганычка каршы, алар барысы да вафат инде.
Сәхи Хәбибовның тормыш иптәше Хәбибҗамал Нуриәхмәтованың бертуган сеңлесенең кызы Нәвия апа сөйләвенчә, героебыз гомер буе Таңатар авылының китапханә мөдире булып эшләгән. Укырга яраткан, гәзиткә мәкаләләр язган.
– Җизнәй турында бик күп сөйли алмыйм, чөнки ул вакытта мин бәләкәй идем әле. Китапханәдә эшли иде ул. Бик ачык, кешелекле иде. Тик гомере генә кыска булды, 1965 елны вафат булды ул. Таңатар авылы зиратында җирләнгән.
Шулай шул, һәрберебезнеке кебек үк, геройларыбызның да язмышлары төрле. Ышанып тапшырылган вазифасын намуслы, җаваплы башкарган, кешеләргә мәрхәмәтле, изге күңелле булган авылдашым Сәхи Хәбибов олы ихтирамга лаеклы кеше булган.