Җәмгыять
7 август 2025, 09:59

«Алга»ның 95 герое. 38. Галия Ганиева

“Алга”ның чираттагы герое – Галия Ганиева. Аның турында К.Нәзиров “Хезмәт семьясы” дигән баш астында “Алга”ның 1958 ел 12 декабрь, 148нче санында яза.

«Алга»ның 95 герое. 38. Галия Ганиева«Алга»ның 95 герое. 38. Галия Ганиева
«Алга»ның 95 герое. 38. Галия Ганиева

Мәкалә болай (орфография һәм пунктуация саклана): “Галия Ганиева Салават исемендәге колхозның товарлыклы-сөтчелек фермасында 1956 елдан бирле эшли. Ул эшкә башлавының беренче көннәреннән үк, үз эшен намус белән башкарып килә.

Тырыш сыер савучының хезмәте матур гына нәтиҗәләр бирә. Быелның 11 аенда ул үзе тәрбияләгән сыерларның һәрберсеннән 1959 литр сөт савып алып, социалистик ярышта беренчелекне алды.

Эшчән кыз барысына да өлгерә. Уку өе каршында оештырылган үзешчән сәнгать түгәрәгендә иң актив катнашучылардан санала. Үзенә бирелгән рольләрен һәрвакыт оста башкара.

Галия үз белемен күтәрү өстендә дә эшли. Быел КПСС членлыгына кандидат булып керде. Партия мәгарифе челтәрендә оештырылган түгәрәктә даими рәвештә катнаша.

– Булдыклы да инде Галия, уңган семья исеменә тап төшерми, – диләр аның турында Мулла авылы кешеләре.

Чыннан да Галия тәрбияләнеп үскән барлык семья членнары да эш сөючәннәр. Әтисе Мәхыян агайга хәзер 66 яшь. Ул олы яшьтә һәм инвалид булуына карамастан, колхоз эшендә актив катнаша.

Галиянең абыйсы Рәхим кырчылык бригадасы бригадиры ярдәмчесе, икенчесе Сәви трактор бригадасында прицепщик булып эшлиләр. Аларның да хезмәтләре мактауга лаеклы.

Хезмәт сөюче семья мул һәм культуралы тормышта яши. Мәсәлән, Галиягә быел хезмәткә өстәмә түләү тәртибендә бер дуңгыз баласы, 600 литр сөт бирелде. Хезмәт көннәренә бу семья 280 пот ашлык алды.”

Героебыз бүгенге көндә Зур Бадракта яши. Без аның кызы Лилия белән сөйләштек.

Галия апа 1938 елның 17 сентябрендә Борай районы Мулла авылында Дания белән Мәхыян Ганиевлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә.

– Әниебез Ахунова (кыз фамилиясе Ганиева) Галия ишле Ганиевлар гаиләсендә дөньяга аваз сала. Әниемнән соң тагын дүрт энесе туа, шулай итеп биш малай арасында бер кыз үсә (бүген әниебез белән Мулла авылында гомер итүче Рәфкат туганы гына исәннәр). Бик тырыш, эш сөючән, сәләтле, яхшы укый, җыр-биюгә дә оста кыз булып үсә. Әнисенең тазалыгы булмау сәбәпле, укып, һөнәр алырга мөмкинчелеге булмый.18 яше дә тулып бетми, башмаклар группасы алып, савучы булып эшли башлый.

1961 елда әтиебез Ахунов Нурихан Ситдыйк улы белән тормыш корып, 5 балага гомер бирәләр. Килен булып төшкәч, Зур Бадрак авылында төрле бригада эшләрендә эшләде: мәк, чөгендер, бәрәңге басулары аңа якыннан таныш булды, ашлык агулау, орлык иләү, печән җыю кебек эшләр дә аның өчен ел да кабатлана торган хезмәт булды. Колхозга печән җыйган чакларда, әниебез ат җигеп йөри иде. Йөк төяп, эскерт кырына ташый иде. Без дә утырып бара идек бәләкәйрәк чакларда. Чалгы белән борчак чабарга йөриләр иде, чөнки егылганны комбайн чабалмый. Ул заманнар кул көче белән, авыр булса да, күңелле иде, коллективизм сизелә иде. Бер дә хәтердән җуелмыйлар шул чаклар.

Ул заманнарда ишле гаиләне каравы бик җиңелдән булмагандыр. Тырыштылар, төнне-көнгә ялгап, әтиебез белән 64 ел бергә яшәп, безне үстереп, укытып, кеше итеп, үзаллы тормыш юлына бастырдылар. 6 оныклары, 2 оныкчыклары бар. Әтиебез бүгенге көндә исән түгел.

Инде әниебезгә 87 яшь булып килә, Аллаһ боерса. Ләкин әлдә тынгысыз, тик кенә утырырга яратмый, бакча эшләрендә дә булышырга тырыша, җиләген дә җыя, чүп үләненә дә "ирек бирми", китмәнен дә тота, бәйләмен дә бәйли, матбугат битләрен дә актарырга ярата, гәзит-журналларны көтеп ала.

1958 елларда бәһаланган хезмәтенең язмаларын күтәреп, бүгенге көнне "Алга”ның 95 герой исемлегенә кертеп, әниебезне олыгайган көнендә, "яшьлегенә" кайтарып, тагын бер тапкыр яшәрткәнегез, җилкендергәнегез өчен Ходайдан меңнәрчә рәхмәтләр яусын. Бу язманы яңартуыгыз, минемчә, әниебезгә зур бүләк булыр, – дип, бүлеште үзенең уй-хисләре белән Лилия апа.

Галия апа Башкортстанның халык артисты Фәдис Ганиев нәселеннән икән, ул моңлы итеп җырлый, сәнгатьле итеп шигырьләр дә укый.

Менә шундый безнең гәзитебезнең геройлары – уңган, мактауга лаек, эшендә дә, гаиләсендә дә үрнәк булырлык кешеләр. 67 ел элек район гәзите битләрендә тырыш хезмәте макталып язылган Галия Ганиева-Ахунова бүгенге көндә дә матур гомер кичерә.

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас