

ВДВ ветераны Айрат Əминев үзенең тəэссоратлары белəн уртаклашты:
– “Патриот” паркында Һава-десант гаскəрлəре көне өченче ел үткəрелə. Өч ел рəттəн мин бəйрəмгə багышланган тантанада катнашам. Чара бик матур, оешкан төстə үтте. Аның үткəрү урыны да бик дөрес сайланган. Дуслар, сугышчан хезмəттəшлəр, гаилəлəр белəн очрашу, җыелу өчен бик уңайлы.“Геройлар узышы” трассасы бик авыр булды. Ул катнашучылар өчен көч сынау гына түгел, бердəмлек, дуслык һəм үз илеңə карата горурлык хисе дə тудырды.
Бу көнне бер төркем зəңгəр беретлылар Борайның Үзəк мəйдандагы Геройлар Аллеясендəге һəйкəленə чəчəклəр салды. Сəламлəү сүзе белəн район хакимиятенең эшлəр белəн идарə итүчесе Фəрит Хуҗин һəм «Сугышчан туганлык» Бөтенрусия оешмасының Борай бүлекчəсе җитəкчесе Айдар Ситдыйков чыгыш ясадылар.
«Минем «Патриот» хəрби паркына барысы да гаилəлəре белəн килсен дигəн идея бар иде, бу балаларбашта ук əтилəренə хөрмəт белəн каравын, аларның геройлар, чын яклаучылар булуын күрсеннəр өчен кирəк. Миңа калса, моңа ирешеп була. Күрəсезме, зур бəйрəм һəм чыннан да идеаль урын, əмма без һəрвакыт ниндидер яңа нəрсə уйлап табачакбыз. Бүген без шулкадəр кеше килер дип көтмəгəн идек. Парковкалар да ясарга, тагын да күбрəк ниндидер күңел ачулар, ниндидер патриотик моментлар кирəк. Безнең алда бер ел бар. Миңа калса,без бүген ВДВ көнен генə билгелəп үтмибез, монда илне саклаучы сугышчылар җыелган.»
Радий Хəбиров, төбəк Башлыгы.
Районның десантчылары Айрат Əминев, Алексей Минниəхмəтов, Илдус Хөснуллин Русия Герое Максим Серафимов исемендəге «Патриот» хəрби паркында Һава-десант гаскəрлəре оештырылуга 95 ел тулуга багышланган республика бəйрəм чараларында да катнашты. Мондый форматтагы чараны Башкортстан Башлыгы Радий Хəбиров башлап җибəрде, һəм ул инде берничə ел үз җимешлəрен биреп, традицион, мəдəни һəм гаилə бəйрəменə əверелə. Десантчыларны, төбəк җитəкчесе Радий Хəбиров, Ватанны саклаучылар гаилəлəренең Гомумрусия иҗтимагый оешмасы рəисе, Əфганстанда интернациональ бурычын үтəгəндə һəлак булган Советлар Союзы Герое Петр Рубанның тол хатыны Татьяна Рубан, Русия Герое, Русия Һава-десант гаскəрлəренең 76нчы гвардия десант-штурм дивизиясенең 124нче аерым танк батальоны командиры Борис Дудко, Русия Герое, запастагы генерал-майор Сергей Тулин котладылар.
Бəйрəмнең төп вакыйгаларының берсе «Геройлар узышы» булды. 50дəн артык команда көч, чыдамлык һəм команда рухы күрсəтте. Йөгерү инструкторлары ярышлар башланыр алдыннан барлык катнашучылар өчен разминка үткəрде. Уникаль каршылыклардан торган трассада борайлылар лаеклы чыгыш ясадылар.