

Һәм бу изге эш гомер-гомергә яшь буынны тәрбияләү әһәмиятендә булган. Моны аңлаган кешеләр арабызда, шөкер, арта бара. Нәсел агачыңны белү, тамырларыңны эзләү – һәммәбезнең изге бурычы. Бигәнәй авылы клубы янына халык нәкъ шул максат белән җыелды. Бу бәйрәм күп кешегә шәҗәрәсен яңартырга, төзәтәсе җирләрен төзәтергә, өстәсе урыннарын өстәп җибәрергә, бер дә төземәгән кешеләргә үзенең нәсел агачын булдырырга этәргеч тудырды. Бәйрәмне нәсел агачлары – шәҗәрәләр бизәде. Атап әйткәндә, шушы авылның батыр улы, Советлар Союзы Герое Сәхип Майскийның һәм Бөек Ватан сугышы яугире Әбелкарам Сәетгалиевның авыл клубы мәдәни оештыручысы Кадир Халиков төзегән шәҗәрәләре иде.
Бәйрәм авылның күрке булган, тарихи хәтерне саклаган сугыш яугирләре истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салудан башланды. Бу обелискта Сәхип Майский бюсты, Бөек Ватан сугышында катнашкан бигәнәйлеләрнең һәм әфган сугышы яугирләренең исемнәре язылган. Авылдашлар шушы ил азатлыгын яулап сугышкан, хәрби бурычын үтәгән батыр якташларына хөрмәт һәм ихтирам күрсәтте.
Аннан авыл тарихы барланды. Үткәннәрне искә алганнан соң, Алмаз хаҗи Мифтахов һәм Фәйзелкәбир хаҗи Хәкимов Коръән сүрәләре укыды. Алар әрвахларга багышлап укылган аятьләр белән бергә әлеге вакытта махсус хәрби операциядә катнашкан авылдашларга исәнлек-саулык һәм тизрәк сугыш тәмамланып кайтулары белән бергә әниләренә, хатыннарына сабырлыклар да теләде. Каенлык авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Марат Фазлыев та: “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Без үзебезнең ата-бабаларыбызны белергә, аларны хөрмәтләргә тиешбез. Бу чара нәкъ шуңа этәрә. Нәсел тарихларыбызны белик, балаларга, оныкларга аны сөйләп, аңлатып үстерик”, – дип, чараны оештыручыларга рәхмәтләрен белдерде, кунакларга, авылдашларга күңелле ял теләде.
– Әбелкарам Сәетгалиевның шәҗәрәсенә килгәндә, бу нәсел авылга 1778 еллар тирәсендә килеп төпләнгән. Нәсел башында Усманов Бакый тора. Аның улы Габделсаттар, Габделсаттар улы Габделкадир, Габделкадир улы Сәетгали, Сәетгали улы Мансур, Мансур улы Әбелкарам. Әбелкарам аганың улы Рәзиф бүгенге көндә авылыбызда бик матур дөнья көтә, – дип аңлатты нәсел җебен Кадир Нәгыйм улы. – Әбелкарам Мансур улы Сәетгалиевка 100 яшь тулган булыр иде. Ул 1925 елны Кәңгелде авылында (хәзерге Бигәнәй) туган. 1943 елның 16 гыйнварында сугышка алына. Смоленск оборонасында катнаша, дошман пулясыннан яраланып, ярты ел хәрби госпитальдә дәвалана. Аннан соң 18нче укчылар гвардия полкында биш ай буе хәрби курсант булып, укулар узып, сержант званиесе алып, отделение командиры итеп билгеләнә. 1944 елда икенче тапкыр каты яраланып, Куйбышев өлкәсе Сызрань шәһәрендә госпитальдә дәвалана. Туган авылына 1946 елда әйләнеп кайта. Бөек Җиңү солдаты Әбелкарам Сәетгалиев бик күп орден-медальләр белән бүләкләнә, бар гомерен туган авылына багышлый. Әтисе Сәетгалиев Мансур Сәетгали улы да Бөек Ватан сугышына алына, 1942 елны аның һәлак булуы турында хәбәре килә. Әбелкарам тормыш иптәше Фәния белән дүрт балага гомер бирәләр. Кызганычка каршы, Фәния Гыйльмишуар кызы 44 кенә яшендә гүр иясе була. Балаларын Әбелкарам үзе тәрбияләп, укытып, олы тормыш юлына чыгара. Бүгенге көндә уллары Рәзиф һәм кызлары Мөнирә исән-сау, Рәйфә белән Флирә бакыйлыкка күчкәннәр. Әбелкарам абый тәрбияле, Ислам кануннары белән яшәүче балалар үстергән. Аны без, авылдашлары, онытмыйбыз, ихтирам белән искә алабыз.
Шәҗәрә бәйрәме Әбелкарам Сәетгалиевның кызы Мөнирә һәм кияве Алмаз Мифтаховларның әтиләренә багышланып корбан чалып, бигәнәйлеләрне аш белән сыйлавы белән бергә булды. Мөнирә апа да, Алмаз абый да икесе дә хаҗ гамәлләрен үтәгән кешеләр. Ике ул тәрбияләп үстергәннәр алар, җиде оныкка кадерле нәнәй-дәү әти. Алмаз Әхмәтнур улы да үзебезнең Борай районы, Чишмә-Борай авылында туып-үскән. Бүгенге көндә Мифтаховлар Нефтекама шәһәре янындагы Михайловка авылында яшиләр. Әлеге вакытта алар шушы авылда мәчет төзү белән мәшгульләр икән. Проекты эшләтелгән инде, димәк, азагы булачак бу изге эшнең. Бигәнәйлеләрне корбан ашыннан авыз иттерүләре дә аларның янә бер саваплы гамәлләре.
Корбан итеннән пылау, аш пешереп, мул өстәл әзерләүчеләрне дә телгә алмый китми булмый. Авылның һәр чарасының үзәгендә йөргән Илдария Нурисламова һәм Раушания Галимова алар. Ә чараны тарихи һәм төгәл мәгълүматларга бай итеп әзерләп, шәҗәрәләрне төзеп, матур итеп үткәреп җибәрүчеләр – Ирина һәм Кадир Халиковлар. Әбелкарам аганың балалары да, авыл халкы да аларга зур рәхмәтләрен белдерде.
Шәҗәрә бәйрәме үзешчән артистларның чыгышлары белән үрелеп барды. Туган як, ата-ана турындагы җырлар, гармун моңнары, биюләр кунакларның күңеленә хуш килде.
Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди халык мәкале. Яши-яши бу сүзләрнең дөреслегенә кабат-кабат ышанасың. Әбелкарам Сәетгалиев үзенең яшәү дәверендә ил өчен канын түккән, тыныч тормышта туган авылына намуслы хезмәт күрсәткән, гомерләрен дин белән бәйләп, кешеләргә яхшылыклар өләшеп савап алган балалар үстергән. Уйлап карасаң, гап-гади авыл ире, ә горурланырлык гомер юлы үткән. Менә бүген әтиләрен авылдашлары белән бергә зур чарада искә алган балалары аның яхшылыкларын дәвам итеп яши.
Җир йөзендә якты эзең, яхшы исемең калса, балаларың синең рухыңа багышлап догалар укыса, авылдашларың хәтерендә тотса, моннан да зуррак бәхет буламы соң? Кеше бакыйлыкка күчсә дә, аның исеме калганнар хәтерендә яши. Менә шушы була да инде нәселеңне белү, үткәннәрне хөрмәтләү.