Җәмгыять
31 июль 2025, 04:54

“Гел хәрәкәттә булдым”

Күптән түгел генә Мулла авылында яшәүче бердәнбер тыл һәм хезмәт ветераны Әхмәдиева Гакифә Мирхәйдәр кызы 97 яшен каршылады.

“Гел хәрәкәттә булдым”“Гел хәрәкәттә булдым”
“Гел хәрәкәттә булдым”

Йөзне вакласа да, әбинең зиһене ачык, хәтере әйбәт әле. Сөбханалла, күзләре дә күрә, колаклары да яхшы ишетә. Өйдә әкрен генә йөреп тә тора.

Гакифә Мирхәйдәр кызы 1928нче елның 24 июлендә Әҗәк авылында өч балалы гаиләдә төпчеге булып дөньяга килә. 1943 елда әтисе үлеп киткәч, барлык эш 15 яшьлек Гакифәгә төшә. Абыйсы сугышта була ул вакытта. Балачагы бөтенләй дә булмаган диярлек яшь кызга сугыш елларының бөтен мәхшәрен күрергә туры килә: колхоздагы бөтен эш кул белән эшләнә – сыер саву, басу, бакча казу, икмәк игү, басулардан чәчү орлыгын ташу... Атлар – фронтта, колхозда бары тик берничә ир кеше, калганнары – кызлар һәм хатын-кызлар. Караидел районына урман кисәргә, Свердловск өлкәсенә торф чыгарырга да бара кызыкай. Бу елларны кичү ай-һай читен булгандыр Гакифәгә. Ул чактагы ачлыкны, нужаны әби хәзер дә әрнү белән искә ала. Җәен юа, кузгалак, кышын черек бәрәңге белән тукланып исән калалар. Ач-ялангач яшәсәләр дә, яшь, матур чак үзенекен ала: клубка чыгарга, концертлар куярга да вакыт табалар алар. Кичен оекбашлар бәйләп, фронтка озаталар... Үзенең үткән тормышын искә төшергәндә күзләренә мөлдерәп яшь тула Ак әбинең.

Кызны бер күрүдә охшаткан Мулла авылы егете Әхмәдиев Шәрифҗан Хуҗагали улы вакытны сузмый гына, киленлеккә сорап та бара. Бергә чәчләрен-чәчкә бәйләп, гаилә коралар. Шәрифҗан да, тормыш иптәше кебек, Җиңү көнен якынайту өчен тир түгә. Гаиләдә җиде бала дөньяга килә. Алны-ялны белми эшләгән Әхмәдиевлар балаларына тиешле тәрбия биреп, олы тормыш юлына аяк басарга бөтен көчләрен куйганнар. Җиде сыйныф кына укыган Гакифәнең бүтән укырга мөмкинлеге булмагач, балаларына ул: “Укыгыз, кеше булыгыз“, – ди торган була. Аларны тормыш юлына чыгарып, бергә 44 ел гомер итәләр. Озак еллар тормыш иптәше белән бергә сарыкчылыкта эшләп, лаеклы ялга чыгалар.

“Кечкенәдән безне кеше-ләргә ярдәм итеп яшәргә өйрәтте әни. Аннары, кайда гына булсагыз да, ни генә эшләсәгез дә – һәрвакыт матур йөрегез, дип үстерде”, – диләр кызлары. Бар гомерен колхоз эшенә багышлаган Гакифә әби – балалары, 16 оныгы, 21 оныкчыгы һәм 3 онычкасы өчен әле хәзер дә үрнәк өлгесе, төп киңәшче. Бүгенге көнне Гакифә әби балалары тәрбиясендә яши. Балалары, оныклары, оныкчыклары әниләре-әбиләре янында еш кунак булалар.

– Безнең әни бик яхшы укыган, математикадан көчле булган, безгә дә булыша иде. Укуын дәвам итә алган булса, укытучы булыр иде ул. Әтиебез дә безнең бик яхшы кеше иде. Безне яратып үстерделәр алар, – ди кызлары Зәнфәрия ханым.

Әйе, Гакифа әбинең гомере хезмәттә узган. Эшчән, үткен, чая булды, ди авылдашлары аның хакында.

– И-и хәзер тормышның рәхәтлеге, – ди әбекәй. – Кайчагында тәрәзәдән карап торам – иртәнге сигездә генә бара халык эшкә. Без көнне төнгә ялгап эшләдек инде. Эссегә калмасын дип, таң яктысы белән үк китә идек эшкә. Хезмәтнең ниндиен генә башкармадык, күпме еллар “таяк”ка эшләдек.

Шундый олпат яшькә җитүнең сере турында да бик гади итеп җавап бирә: “Кечкенәдән эшкә җигелеп, гел хәрәкәттә булдым. Кешеләргә гел яхшылык кына теләп, көчемнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышып яшәдем”. Күпләргә үрнәк, тормыш девизы итеп алырлык сүзләр, югыйсә. Ә Гакифә әбигә, сөбханалла, күзләр тимәсен дип, ныклы саулык белән туганнары янәшәсендә тагын бик күп туган көннәрен каршы алырга насыйп булсын, дигән теләктә калабыз.

“Гел хәрәкәттә булдым”
“Гел хәрәкәттә булдым”
Автор:Лира Юрасова
Читайте нас