Җәмгыять
25 июль 2025, 06:44

“Рәхәттә” безне көтәләр!

Башкортстанда инде өченче тапкыр “Рәхәттә” дип аталган фестиваль үтәчәк. Башкортстанлылар фестивальне яратып кабул итте.

“Рәхәттә” безне көтәләр!“Рәхәттә” безне көтәләр!
“Рәхәттә” безне көтәләр!

Авылларда мунча халык өчен һәрвакыт иң төп шифалану урыны булып торган. Республикабызда киң колач белән үткән фестивальнең төп максаты да сәламәтләнүнең яңа традицияләрен күрсәтү һәм моның барысы да безнеке, Русиянеке икәнен ассызыклау.

    Бу фестивальдә дә оештыручылар мунчаларда кулланыла торган иң яңа ысулларны күрсәтергә әзерләнә. Бу Уфа халкына һәм кунакларына гаилә белән шәһәрдә үткәрү өчен яхшы вакыт, бер уңайдан чара кысаларында шәһәр туризмы да пропагандалана. Фестиваль кунакларын мәдәни һәм спорт чаралары, эшлекле очрашулар, фитнес-күнегүләр, мастер-класслар, шоулар, Россиянең әйдәп баручы пар осталарыннан коллектив парлаулар, релаксацион практикалар һәм массаж зоналары, суда күңел ачулар, күбекле дискотека, гастрофестиваль һ.б. көтә. Күңел ачу өлешеннән тыш, форум бизнесны үстерүгә, сәламәтлекне ныгытуга һәм социаль ярдәмгә юнәлдерелгән.  

   Башкортстан Хөкүмәте ярдәмендә оештырылган әлеге сәламәтлек һәм туризм форумын чын-чынлап уникаль дип атарга була. Аңа Мунча чемпионаты, эшлекле программа, спорт активлыгы, балалар һәм фитнес программасы керә. Әйткәндәй, форум БРның Вакыйгалы чаралары исемлегенә кертелде һәм сәяхәт.рф сайтында билгеләп үтелде.   

   Программа барышында сәламәтлек темасына Русия, Башкортстан һәм чит илләрдән килгән билгеле экспертлар чыгыш ясаячак. Алар арасында билгеле клиникалар, шифаханәләр җитәкчеләре, медицина фәннәре кандидатлары, халыкны сәламәтләндерүдә зур тәҗрибәгә ия кешеләр чакырылган. Шулай ук “Рәхәттә” чарасы кысаларында Республиканың барлык эре шифаханәләре дә үзләренең яңартылган программалары белән тәкъдим ителәчәк.

   Эшлекле программа өч өлешкә бүленә. Беренче көн –  сәламәтлеккә, сәламәтләндерү практикаларына багышланачак, икенче өлеше – икътисадка һәм туризмга. Өченче өлеше кыргый дару үләннәре белән савыктыруга багышланачак.

   Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Уфа мунча башкаласы исеменә дәгъва кыла. Мунчасы булган туристик базалар Башкорстанда шактый популяр һәм аларга дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм итәргә әзерләр. Чөнки алар үзләрен бик җитди икътисадый тармак буларак күрсәтәләр.

   “Рәхәттә” фестиваленә белем алу, тәҗрибә уртаклашу өчен Идел буе федераль округының барлык төбәкләренең диярлек мунча ассоциацияләре килә. Чарага республиканың барлык мунча җитештерүчеләре киләчәк, алар үз продукцияләрен сату, базарда таныту мөмкинлеге алачак. Барлык ял турбазалары вәкилләре җыелачак. Алар үзләрен күрсәтү, яңалыкларны һәм үсешнең яңа тенденцияләрен күрү өчен киләчәк.

   - Бүгенге көндә Русиядә эчке туризмны зур үсештә, - ди бу уңайдан БР тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры урынбасары Алексей Александров. - Бу өлкәдә конкуренция үсә бара һәм безгә туристларны үзебезнең республикага җәлеп итү бик мөһим. Билгеле булганча, туризм өлкәсендә бер эш урыны җитештерү дә шунда ук җитештерүдә, сервиста, һ.б. төрле өлкәләрдә берьюлы берничә яхшы түләүле эш урыны булдыра ала. Шуңа күрә безнең «На рахате» фестивале ике өлешкә бүленә: сәламәтлек һәм туризм һәм икътисад.

   “Рәхәттә” фестивале Бөтенрусия һәм халыкара статусына ия, шуңа да кунаклар Алтайдан, Чиләбе өлкәсеннән, Төркиядән һ.б. яклардан киләчәк. Соңгы елларда Башкортстанда мунча җитештерүчеләр саны арта бара һәм сатылу күләме дә бик зур икән. Узган елда, мәсәлән,  Башкортстанда бер мунча җитештерүче 550 гә якын (!) мобиль мунча саткан.

     26 июльдә чара кысаларында коллектив парлау буенча Русия чемпионаты үтәчәк һәм без инде кемнең иң яхшы парлаучы икәнен белербез. Бу – чыннан да искиткеч тамаша. Быел чемпионат 2022 елда иң зур Мобиль мунча дип танылган мунчада узачак.

   -Чемпионат кешеләргә мунча осталыгының никадәр үсүен күрергә мөмкинлек бирә,- ди “Евразия мунча федерациясе” җәмгыяте директоры, мунчачы осталыгы буенча вице-чемпион Кристина Бугрова.- Ел дәвамында Башкортстанда Русиядә иң зур  мунчаларның берсен ачу планлаштырыла – бу беренче мунча-амфитеатр (түгәрәк) булачак. 100 квадратлы амфитеатр үзенә 100 дән артык кешене сыйдыра алачак. Аның Башкортстан белән бәйле бик кызыклы риваяте дә булачак.

   P.S.Фестивальдә мунча процедураларында катнашырга җыенучыларга үзләре белән резина аяк киеме һәм мунча кирәк-яраклары алып килергә киңәш итәләр.

   Без “Рәхәттә” фестиваленда даими катнашучыларның берсе, Уфада мунчалар өчен элиталы мичләр җитештерүче (ул түбәдә дә мунча төзегән кеше!) Анатолий Михайлович Денисовның фикерләрен белештек:

   Мунча тармагының потенциалы бик зур. Чөнки мунча – кешенең психоэмоциональ халәтен йомшак кына күтәреп, ныгытып була торган урын ул. Рәхәтләнеп мунча кергәннән соң кеше әле 2-3 көн буена үзен бик тә яхшы хис итә, аның күңеле күтәренке була, эшләре дә уңышлы бара.

   Мин үзем үткән ике фестивальдә дә актив катнаштым, беренчесеннән үк бу чараның зур киләчәге барлыгы ачык күренде.    Безнең БашкортстаныбызРусиянең мунча башкаласы” исемен яулау өчен тырыша һәм моңа ирешү өчен безнең бар мөмкинлекләребез дә бар дип исәплим.

   Беренче фестиваль башкаладан читтә булды, ә соңгы ике елда аның Уфадагы Кашкадан күле буенда үтүе куанычлы хәл, чөнки биредә күбрәк халык җыела ала һәм төрле файдалы массакүләм чаралар үткәрү мөмкинлеге дә күбрәк.

   Мунча культурасының соңгы елларда зур үсештә булуы куандыра, аңа бар Русия киңлекләрендә зур игътибар бүленә, парлаучы сәнгатен үстерү максатында яңадан-яңа мәктәпләр ачыла. Анда һәркем укып, белем алу мөмкинлегенә ия.

   Үземә килгәндә, безнең оешма тарафыннан җитештерелгән мунча мичләре Русиядә иң-иң яхшылардан исәпләнә һәм аларны чын мунча гурманнары, иң мунча тәмен-ямен һәм пар кадерен белгән кшеләр генә сатып ала. Әлбәттә, Русиядә иң кыйммәтләре дип тә исәпләнә алар. Бер ел эчендә без иң сыйфатлы пар бирә торган шундый 30 мич саттык һәм киләсе фестивальдә дә үз сатып алучыларыбыз булыр дип ышанабыз”.

    Фестивальгә рәхим итегез, дуслар!

                                             

     Гөлара Арсланова.

Чыганак: https://omet-rb.com/articles/-mgyyat/2025-07-24/r-h-tt-bezne-k-t-l-r-4325522 

Автор:"Өмет"
Читайте нас