Җәмгыять
24 июль 2025, 04:33

Безнең гомер очрашулардан тора

Язмышым мине Екатеринбург шәһәрендә яшәгән якташларым белән очратты. ...Кәефләр күтәренке, бераз көн сыкрап торганлыктан, базардан кирәкле әйберләремне алдым да, трамвай тукталышына килдем. Тукталышта ир белән хатын татар телендә сөйләшәләр. Ә туган яктан читтә татар телендә сөйләшкән үз кешең белән күрешүе үзе бер бәхет. Туган ягыбызның кадере тагын да арта. Кычыткан, әрем, шайтан таягы үскән авылны сагынып яшибез. Бу пар белән якыннан үк танышып, күптәнге дуслардай сөйләшәбез. Икесе дә Башкортстаннан. Рәсимә – Борай районы Чалкак авылы, ә Фәрид Балакатай районыннан булып чыкты. Май башында гына бергә тормыш корулары – никахлашуларына 50 тулып киткән. Кызыксынуым тагын да артты.

Безнең гомер очрашулардан тораБезнең гомер очрашулардан тора
Безнең гомер очрашулардан тора

Мәхәббәт тарихы 1973 елда Маяковский исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында башланган. Рәсимә Хәммәт кызы урта мәктәпне тәмамлап, Свердловск шәһәрендә “Пневмостроймашина” заводына эшли башлый. Яшь, чибәр егет Фәрид Гафый улы армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Урал машиналар төзү заводына эшкә урнашкан була. Рәсимә белән ешрак очрашу өчен, Фәрид тә аның янына эшкә күчә. Бер-берсенә булган мәхәббәтләре көчле була: икенче май көнне, нәкъ 50 ел элек, никахлашалар – гаилә коралар Нөсрәтуллиннар. Алар бүген дә бәхетле, бер-берсенә карата булган мәхәббәтләре сүрелмәгән, киресенчә, йөзләрендә бәхет нурлары балкып тора. 50 ел бергә яшәү чорында уй-фикерләре уртак, бер-берсен аңлап, ихтирам итеп яшиләр алар. Марат һәм Рөстәм уллары әти-әниләренең дәвамчылары, терәге. Әти-әни үрнәгендә матур тәрбия алып, инсафлы, тәрбияле, максатчан булып, милләткә һәм динебезгә ихтирам хисе тәрбиясендә үскәннәр.

Рәсимә Хәммәт кызы – гаилә учагының тоткасы. Аның сабыр, түземле, акыллы хатын-кыз икәнлеге әллә каян сиземләп була. Оста хуҗабикә, җәен бакчалары шау чәчкәдә, төрле җиләк-җимеш, яшелчә үстерү белән шөгыльләнәләр.

Нөсрәтуллиннар ике яктан да барлык туганнары белән аралашып, дус яшиләр. Туганнары арасында динне ихтирам итеп яшиләр, хаҗ кылып кайтканнары да бар. Фәрид Гафый улы сөйләве буенча, революциягә кадәр бер бабалары хаҗда булып кайткан. Хаҗ сәяхәте ике елга сузылган. Ул елларны хаҗга җәяү барган булганнар. Рәсимә һәм Фәрид ата-бабаларыннан үрнәк алып, шул традицияләрне дәвам итеп яшәргә тырышалар. Балаларына да матди мирасны, гореф-гадәтләрне, динне, телебезне ихтирам итүне беренче урынга куялар. Туганнары, якыннары арасында милли-агарту эшләре белән шөгыльләнәләр. Һәрбер кеше үзенең җиде буын бабасын белергә тиешле, шул сәбәпле, алар да моны мөһим нәрсә дип исәпләп, 1702 елдан башлап, өйрәнеп, гаилә агачын төзиләр.

Фәрид Гафый улы 1992-нче елның 19 июнь көнен бүгенгедәй хәтерли. Ул Татар дәүләт (Муса Җәлил исемендәге) академия опера һәм балет театры бинасында үткәрелгән беренче Бөтендөнья татар конгрессында Сверловск өлкәсенең делегаты булып катнаша. Шулай ук, 1995нче елның 1-2 июньнәрендә Уфада үткәрелгән беренче башкорт Корылтае делегаты булып та катнаша.

Милләтләр арасында татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга, татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә өлеш кер-түе өчен Фәрид Нөсрәтуллинга Свердловск өлкәсе Урал татарлары конгрессы төбәк оеш-масының Рәхмәт хаты тапшырыла (2023 елның 6 апрель). Күпьеллык фидәкарь хезмәте өчен Мактау граматосы белән бүләкләнә. Хезмәт ветераны да ул.

Фәрид Гафый улы “Пневмостроймашина” заводында 40 ел эшли, Рәсимә Хәммәт кызы да бар хезмәт юлын шушы завод белән бәйли. Әлеге вакытта Фәрид Гафый улы Свердловск өлкәсе татарларының милли мәдәни автономиясе идарәсенең һәм Среднеуральск татар краеведлары советының әгъзасы.

Хезмәт уңышлары эзсез югалмый. Әлеге вакытта Фәрид Гафый улы хаҗда. Юллама белән мөселман оешмасы 50 ел бергә яшәүләре өчен бүләкли.

Рәсимә һәм Фәрид Нөсрәтуллиннар ярты гасыр элек паркта очраклы гына очрашуларын язмыш бүләге дип саныйлар. Ә миңа трамвай тукталышы якташларыбыз белән очрашуны насыйп итте. Аралашабыз. Якташларыбыз белән горурланырга хакыбыз бар. Бу гаилә турында бик күп нәрсәләр сөйләргә булыр иде.

Екатеринбург шәһәренә кил-гәндә яңа дуслар белән аралашырга да мөмкинлек булды. Язмышыма мин дә рәхмәтле: онытылмаслык хатирәләр калды.

Автор:Зәбирә Әхмәтова
Читайте нас