

Исламгали балалары әйбер-ләрнең, җиһазларның әти-әнидән калганын да, үз көчләре белән туплаганын да күрше-тирәгә, авылдашларга таратып юлга кузгала (Башкортстан Республикасы Үзәк дәүләт тарих архивы биргән белешмәдән күренүенчә, Арслангалинең әтиләре Исламгалидән калган ике йорты, ике амбары, ике аты, ике сыеры, 14 вак малы, 12 гектар чәчүлеге булган, даими нигездә ике батрак, сезонлы эшләрдә 15 кеше эшләгән). Арбага төялгәч тә әле үсмер чорына аяк кына баса башлаган Хәмденисаның, әнисеннән өч кенә яшендә калып, кадерле кешесенең төсе итеп кенә саклаган җиз тазын бер авылдашына калдырганын көтеп торалар. Ә Хәмдениса, иң кадерле әйберсе белән аерылышкан кебек, “апакаем, сакла инде шушыны, кайткач кире бирерсең”, дип, әнисен калдырган шикелле чак калдырып китә.
Бик озак баралар Исламгали балалары. Алар белән Борайдан бик күпләр була. Хәмдениса соңрак исенә төшереп сөйләгәннәрен кызы Фәнилә апа Мифтахова бүген күз яшьләре аша бәян итә.
– Әнкәй баржаларда барганнарын, чегәннәрнең күп булуын, аларның суга төшеп батканнарын ачынып сөйли иде, – ди ул.
Җил-яңгырда өшеп, туңып, тамакларына юньле ризык күрмичә, ачыгып-авырып, хәлсезләнеп, шактый гына азаеп Томск өлкәсенә барып җитә алар.
– Шунда товар вагоннарыннан тайга эченә бушаталар аларны. Яшәргә торак юк, үзләре землянка казып, шунда кыш чыгалар. Арслангали картәтинең улы Солтангали юл газапларыннан мантымыйча, авырып гүр иясе була. 1936 елны туган кызы Мөкәрәмәнең, минем мәрхүмә әниемнең, метрикасында туу урыны Томск өлкәсенең Зырянский районы, Тимофеевка авылы дип язылган, аннан алар шунда яшиләр. Миңа боларны нәнәй сөйли иде, – дип авыр хатирәләре белән бүлеште Арслангали белән Газизәнең оныклары, Чалкакта яшәүче Ильмира Булатова.
Бик сагына алар туган якларын. Авыр хезмәт, тупас мөнәсәбәт янә дә бу сагыну хисләрен көчәйтә. Ике елдан соң Хәмдениса туган ягына кайтучы бер әбигә ияреп, мең газаплар белән Яңа Тазларга, апасы Зөләйхага кайтып керүгә ирешә. Хамдениса гомере буена: “Сәрвәртдин җизни яхшы кеше иде, мине, ятимәне, кабул итте, тәрбияләде, үз туганыдай күрде. Гомере генә кыска булды, сугышка китеп, фашист илбасарларына каршы алышта батырларча һәлак булды”, – дип балаларына еш сөйли торган булган.
Хәмдениса авылдашы Мәхмүтҗанга тормышка чыга. Йосыповлар гаиләсе авылда ихтирамлылардан, уңганнардан, булдыклылардан саналган, Хәмденисаны алар зур гаиләгә унынчы җан итеп кабул итәләр.
– Без 7 бала үстек. Бүгенге көнгә бишебез исән-саубыз. Фирдәвис, Фәрхәнә, Фларис, Фәния һәм мин. Роза белән Хәмитҗан юклар инде. Безнең әнкәй гомере буена колхозда эшләде. Үзләренең нигезләрен (йортлары урынында сельпо магазины булган) гел карап, күз яшьләре белән уза иде. “Менә шушында тудым мин, балалар. Шушында үстем. Магазинның келәте дә безнең амбар иде”, – дип әйтә торган иде. Әнкәй үзе киткәндә калдырып киткән җиз тазын кире алалмый. Күңелендә шул әнкәсе истәлеге булган таз бик калгандыр инде мәрхүмкәемнең. Безгә, биш баласына да магазиннан шундый ук җиз таз алып бирде бер елны. Шуннан бераз тынычлангандай кебек булды. Хәер, аның йөрәгендә нәрсәләр булганын каян гына беләсең инде, сеңлем. Һаман саклыйбыз шул җиз тазларны. Тотынырга кыймыйбыз. Әнкәй ничек алып биргән, шул килеш, – дип күз яшьләре аша сөйли Фәнилә апа.
Шәмсинур Томский якларында, үзе кебек үк реп-рессияләнгән Зур Бадрак авылы мулласы малае, Ясавиев Барый исемле егеткә тормышка чыгып, торып кала. Шәмсинур белән Барыйның Тәслимә, Гадилә, Аузах, Исламтдин, Сания исемле балалары туа. Реабилитациядән соң алар туган якларга кайтмыйлар, шул Томский өлкәсенең Тегульдет районы Красная Горка авылында яшиләр. Үз гомерләрендә ике-өч тапкыр гына туган якларына кайта алалар алар. Аның каравы, балаларында үзләренең туган җирләренә, туган нигезләренә карата яратуны, ихтирам хисләрен тәрбияләп, балачаклары узган урыннарның матурлыгын тәфсилләп сөйләп үстерәләр.
– Матур булса да торган җир, сагындыра туган җир, дисәләр дә, безнең әнкәй Себер якларын да яратып яшәде. Әлбәттә, үсмер чакларында ташлап китәргә мәҗбүр булган туган ягын ул онытмады, аның матурлыгын, газизлеген безгә сөйләп үстерде, шул хатирәләре белән туып-үскән җирнең кадерле булуын, аны сакларга, яратырга тиешлекне бездә тәрбияләде. Себернең табигатен бик яратам, ди торган иде. Без яшәгән җирдә Башкортстаннан биш гаилә бар иде, әнкәйләр алар белән бергә булды, дус-тату яшәде. Әнкәебез гомере буена яхшы хезмәттән башканы белмәде, эшендә мактаулы булды, аның турында район гәзитендә язып тордылар, фотосурәтен бастылар. Бигрәк һинд киноларын карарга ярата иде, – диләр Шәмсинурның балалары.
– Шәмсинур апа белән Барый җизнинең балалары еш кайтып йөриләр. Яңа Тазларны да, Зур Бадракны да бик яраталар алар. Бадракта мәчет урыны алар нигезе булганын беләләр. Әнкәйнең суга йөргән сукмаклары дип елый-елый су буйларын урап кайтканнарын күрүләре бигрәк авыр. Туган нигез алдына барып әти-әниләреннән калган сагынуны басарга тырышалар, кайчандыр магазин келәте булган, аннан соңгы елларда хуҗасыз калып, шактый таушалган таш амбар стеналарын кочаклап елыйлар, шул нигездән туфрак алып, әти-әниләренең каберләренә кайтарып салдылар, – дип туганнары язмышын да ачынып сөйли Фәнилә апа.
Арслангали белән Газизә дә егерме ел читтә булганнан соң, исемнәре аклангач, туган авылларына кайта. Кызлары Мөкәрәмә Чалкакта яши, гаилә корып, балалар үстерә, кабере дә шунда. Рәсимәләре Екатеринбургта гомер итеп, вафат була. Арслангали Бөек Ватан сугышы чорында хезмәт армиясендә булып, җиңүгә үз өлешен керетергә дә, кайтып, колхозда игелекле эшләр башкарырга да өлгерә әле. “Туган җир бер генә була ул”, – дип кабатлый ул.
Кайчандыр кулак мөһере тагып, туган авылларыннан куылган Исламгали балаларының балалары, оныклары әти-әниләренең мөлкәте булган, хәзер беркемгә дә кирәкмәгән бу келәт-амбарның түбәләре җимерелеп, өстеннән су агып, череп утыруын тыныч кына күзәтә алмыйлар. Бергәләшеп җыелышып, акча салышып, кирәкле материалларын сатып алып, өмәләп, түбәсен заманча калайга алыштырып куялар. Аннан әйләнә-тирәсен калай белән коймалап та алалар.
Тартып алынган йорт урынына салынган авыл кибете дә юк инде хәзер. Туганнар амбар-келәтнең эчке һәм тышкы якларын агартып, матурлап куярга да, шушы урыннарга “сәяси репрессия корбаннарын онытмагыз” дигән язма куеп, мәктәп укучыларына тере тарих булган бу җирләрне белергә, сакларга, күрсәтергә тели. Бинаның тарихи йөзен яңартуда район хакимияте ярдәм итәр дигән өметтә алар.
– 100 елдан соң әнкәебез нигезен тергезәбез. Кайчандыр нахакка рәнҗетелеп, барыбер дә күңелендә туган авылына, аның халкына үпкә тотмыйча, шушында игелекле хезмәт итеп, безне, балаларын да туган җирне яратырга, кадерләргә өйрәтеп үстергән әнкәебезнең рухы тыныч булсын. Арслангали бабабыз да бары тик яхшы хезмәт белән үтте гомерен, егерме ел читтә яшәргә мәҗбүр булса да, рәнҗемәде, ачу сакламады. Аның да җаны тыныч йокласын. Шәмсинур апа белән Барый җизни дә, үзләре кайтмасалар да, сагынуларын, туган якларын яратуларын балаларына биреп үстергәннәр бит. Аларның да йокылары тыныч булсын, – ди Фәнилә апа.
Әйе, адәм баласының туган җире нигез ташларыннан башлана. Исламгали нәселе бу хакыйкатьне язмышлары белән исбатлаган.
Фотолар Фәнилә Мифтахованың гаилә альбомыннан.