Җәмгыять
23 июль 2025, 15:20

«Танып» лагеренең өченче сменасы башланды

Җәйге ял лагере кабат ишекләрен ачты. Бүген, 23 июль көнне, аның өченче сменасы тантаналы төстә ачылды. Әлеге сменаны ачу тантанасы да балалар күңелендә истә калырлык итеп оештырылды.

Ачылу тантанасында район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов, җәйге сәламәтләндерү кампаниясе кураторы Альбина Садыйкова һәм лагерьның директоры Светлана Шуварова катнашып, әйдаманнарга һәм балаларга файдалы,  хәвефсез яллар теләделәр.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Борай районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Резеда Гыйльметдинова ял итүчеләр балалар белән профилактик әңгәмә үткәрде.

Өченче смена «Яшь патриотлар» дип атала. Ул балаларда Ватанга карата патриотик сыйфатларны, актив гражданлык позициясен һәм туган иленә хезмәт итүгә әзерлекне үстерүгә, аның тарихына, мәдәниятенә, традицияләренә хөрмәт итәргә юнәлдерелгән.

Смена өч өлешкә бүленгән: беренче атна - Бөек державаның чыганакларын һәм символларын өйрәнү, икенче атна - Ватан Геройларының батырлыкларына арналган, ә  өченче атна темасы «Русия - киләчәккә караш» дип атала.

Һәр көнне балаларны төрледән-төрле күңелле чаралар көтә. Файдалы туклану каралган. Саф һавада оештырылган спорт уеннары, күңелле ярышлар, интеллектуаль чаралар ял итүчеләрне тагын да бер-берсе белән дуслаштырыр, физик көчләрен ныгытыр, белемнәрен тирәнәйтер, дигән өметтә калабыз.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас