Җәмгыять
23 июль 2025, 05:50

Тәҗрибә уртаклашып

Шушы көннәрдә “Гаилә” хезмәтендә җитәкчеләр, психологлар, гаилә белән эшләү буенча белгечләр өчен “Махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбиләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының психологик реакция үзенчәлекләре” темасына зона супервизиясе узды.

Тәҗрибә  уртаклашыпТәҗрибә  уртаклашып
Тәҗрибә уртаклашып

Чарада Аскын, Караидел, Тәтешле, Яңавыл, Мишкә, Балтач районнарының гаилә хезмәте белгечләре катнашты. Программа бик бай, аңлаешлы, танып белүчән иде. Семинар Борай районы “Гаилә” хезмәте җитәкчесе Светлана Хәмәтярованың сәламләү сүзе белән башланды. Хезмәт психологлары белгечләрне әлеге тема буенча эш белән таныштырды. Бик күп техника, тестлар, уеннар күрсәтелде. Психологлар психологик бәяләмә әзерләү процессында гына түгел, оештыру, норматив характердагы барлык проблемалы ситуацияләргә җавап алу мөмкинлегенә ия булдылар.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас