Җәмгыять
23 июль 2025, 05:55

Кояшлы урамында гаилә бәйрәме узды

Иске Карагыш авылында “Бер күрешү – бер гомер” дип аталган чара моңлы азан астында башланып китте.

Кояшлы урамында гаилә бәйрәме уздыКояшлы урамында гаилә бәйрәме узды
Кояшлы урамында гаилә бәйрәме узды

Бу бәйрәм авыл халкын гына түгел, читтән килгән кунакларны да, тирә-як авылларны да чын-чынлап берләштерде. Шау-гөр килеп торган чара бик күңелле оешкан төстә барды. Бирегә килгән кунакларны алып баручылар Кояшлы урамы тарихы белән таныштырдылар. Кайчандыр авылдан киткән балалар, бүгенге көндә чал чәчле апалар, абыйлар бу көнне очрашып, күңел ачтылар, балачак хатирәләрен барладылар. Гомумән, биредә оештырылган бу бәйрәм шәһәр халкына җыелырга, очрашырга, үткәннәрне җылы хисләр белән искә алырга мөмкинлек бирде. Иске Карагыш авылы матур табигате, уңган кешеләре, чишмәләре, күлләре, урман аланнары белән дан тота. Бәйрәм чарасын үткәргән Кояшлы урамында яшәүчеләр активлыгы, хезмәт сөючәнлеге белән аерылып торалар. Алар дини һәм ата-баба йолаларын хөрмәт итәләр, шәригать кануннары буенча яшиләр. Бу көнне Кояшлы урамы буеннанбуена чагу күргәзмәләр белән күзләрне камаштырды. Биредә яшәүче һәркем үзенең кул эшләре белән шушы күргәзмәне баетты. Очрашуга сусаган авылдашлар сөйләшүләр һәм очрашулар белән туймады. Алар бергәләп бер гаилә сыман төрле уеннарда катнаштылар, җыр һәм биюләрдән авыл яңгырап торды. Бәйрәмнең икенче өлешендә кызыклы халык уеннары, ярышлар үткәрелде. Беркемгә дә күңелсезләнергә рөхсәт ителмәде, Кояшлы урамы кайнап торды, һәркем бүләкләр алды. Уеннарны дәртле бию көйләре алмаштырды. Кунаклар өчен бәйрәм табыны оештырылды, аш һәм пылау әзерләнде. Авылның йөзен яхшыртуга, анда яшәүчеләрне берләштерүгә, күршелек мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлтелгән чара күңелле узды. Карагышлылар канәгать калдылар. Авылда күңелле чаралар уздырылуы мактауга лаек, анда халык актив катнаша. Киләчәктә дә күркәм традицияләрнең бетмәвен, авыл халкы һәрвакыт бердәм булып, барлык яңа кызыклы, файдалы эшләрдә катнашуын телибез. Шушындый күңелле итеп чара оештыручы Зыятдиновлар гаиләсе: Фәнис һәм Фәйрүзә, балалары Рамил, Римма. Булат Зыятдиновка һәм Венера Нургалиевага чыгышлары өчен аерым рәхмәт белдерделәр. Ярдәм итүчеләргә, аш һәм пылау әзерләүчеләр Гыйльфановлар, Вәлиевлар һәм Әбүталиповлар гаиләләренә, бер сүз белән әйткәндә, ихлас күңелдән рәхмәт сүзләре яңгырады. Әлбәттә, бу чараны оештырып, шушындый матур итеп үткәрүдә Иске Карагыш авылы клубы мөдире Роза Солтанова һәм китапханәче Таңсылу Хәмәтованың өлеше зур булды.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас