Миңлезөфәр Нурулла улы Иске Тазлар авылында туган. Гаиләдә бер бала булып үскән. Әтисе сугышка киткәндә, Миңлезөфәргә ике ай гына була. Малайны үстерергә әнисенә зурнәсе һәм әтисенең сеңлесе булыша. Шулай өч хатын-кыз арасында үсә Зөфәр, әтисе хәбәрсез югала. Үсмер чактан ук колхоз эшендә була ул. “Әтиле малайлар “дәрәҗәлерәк” эштә булды, алар ат белән эшләделәр. Минем кебек әтисезләр башка төр хезмәттә. Ат белән кеше булмаганда гына эшләп торасың”, – дип искә ала ул сугыштан соңгы авыр елларны. Җидееллык мәктәпне Яңа Тазларда җәяү йөреп тәмамлый. Аннары Балтачта тракторчыга укый. Абхазиядә 2,5 ел хезмәт итеп кайта. Озак еллар колхозда тракторчы булып эшли. Гомер буе уңган була ул, һәр эшне яратып, җиренә җиткереп башкара. 43 ел эшләп, лаеклы ялга чыга ул.
Сабыр холыклы, җор телле Фәһимә Шәрифҗан кызы да Иске Тазлар авылында туып үсә. Гаиләдә биш баланың дүртенчесе була. Җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң фермага эшкә урнаша. Колхоз эше бетә мени: чөгендер, мәк басуларын эшкәртү, сыер саву, дуңгыз, бозау, сарык карау... 35 ел хезмәт стажы бар Фәһимә әбинең.
Бер авылда туып үскән, бер сукмактан йөргән яшьләр Миңлезөфәр армия сафыннан кайткач очрашып йөри башлыйлар. Фәһимәнең яңа гына 17 яше тулган чак. ЗАГСка керә алмаганнар, никах кына укытканнар. Бер-бер артлы өч малайлары туа. Балаларның өчесенә дә яхшы тәрбия биреп, зур тормышка аяк бастыралар алар. Киленнәрен үз кызлары кебек кабул итәләр Гыйлфановлар.
Алар икесе дә гомерләре буе туган авылларында, гади җир кешеләре булып яши. Ул вакыттагы авыл тормышы җиңел түгел, билгеле. Эшне ирләр эше, хатыннар эше дип тору булмаган. Урман кисүдә дә, печән чабуда да гел бергә булганнар. Бүрәнәнең авырын да, җиңелен дә бергә күтәргән кебек, тормыш йөген дә икәүләп тартканнар. Сарай тулы мал-туар, кош-корт. Сыер-сарык көтүдә. Авыл әллә ни зур түгел, көтү чираты да бик тиз килеп җитә. Балаларының кечкенә чагы. Шул вак балаларны ияртеп, көтү көтәргә дә чыгып китәләр...
“Нинди рәхәт вакытлар иде, әйеме, бабай!” – дип искә алалар хәзер үзләре дә ул вакытларны. Авыр булса да, ул еллар иң татлылары булып хәтер сандыгында саклана. Аларның бүген бер-берсенә олы хөрмәт белән караулары ят кешегә дә сизелеп тора.
Фәһимә һәм Миңлезөфәр Гыйлфановларның дүрт оныгы, бер оныкчыгы бар.
Ярты гасырдан артык гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк. Авыр мизгелләрдә дә бер-берсенә терәк, бер-берсенә кирәк, тормышка гашыйк булып, шатланып гомер итәләр Гыйлфановлар.