Җәмгыять
20 июль 2025, 10:17

Шүнәк авылында “Саумысыз, авылдашлар” бәйрәме гөрләп үтте

Кичә Шүнәк авылында “Саумысыз, авылдашлар” бәйрәме гөрләп үтте. “Саумысыз авылдашлар” – бик күңелле һәм шатлыклы бәйрәм. Шүнәк авылыннан чыкканнар берләшеп, күп көч салып бик тә матур бәйрәм оештырдылар.

Шүнәк авылында “Саумысыз, авылдашлар” бәйрәме гөрләп үттеШүнәк авылында “Саумысыз, авылдашлар” бәйрәме гөрләп үтте
Шүнәк авылында “Саумысыз, авылдашлар” бәйрәме гөрләп үтте

“Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмендә шүнәклеләр генә түгел, килгән кунаклар да чыгыш ясадылар. Сәхнәне җыр-моңга күмеп, авылдашларының күңелен үстереп, хөрмәтләп, җылы хис-тойгыларга баетып чын иҗади дәрт белән бизәделәр алар сәхнә түрен. Авылдашлары аларның чыгышларын алкышларга күмде. Бәйрәм  иртәннән алып кичкә кадәр дәвам итте.
   Бәйрәмнең икенче өлешендә исә уеннар һәм күңел ачу мәйданчыклары  гөрләде. Монда балалар һәм олылар өчен төрле милли уеннар барды. Бүләкләр дә бик мулдан әзерләнгән иде. Дуслык-туганлык бәйрәме бөтен халыкны берләштерде һәм җанландырды. Күптән күрешмәгән, төрле якларга таралышкан авылдашлар да кабат туган нигезләренә кайтып, рәхәтләнеп ял иттеләр. Туганнар, авылдашлар бер-берсе белән аралашып, матур концерт карап, уеннарда катнашып, учакта пешкән тәмле пылаудан авыз итеп,  авылның шифалы суын эчеп, көч алып, оештыручыларга рәхмәт белдереп таралышты.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас