

Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына. Гаҗәеп күңелле, онытылмас еллар Әҗәк урта мәктәбен 1980нче елда тәмамлаучыларның 45 елдан соң очрашуын үткәрдек. Бу чара Әҗәк, Алдар, Иске һәм Яңа Мостафа, Тугай һәм Гомәр авылларыннан ул вакытта килеп укып йөрүчеләрне үз кочагына җыйды. Классташларым арасында төрле уку йортларында укып
һөнәр үзләштергән бик күркәм кешеләр бар. Инде безнең яшьләр алга атласа да, күңелләребез шул мәктәп елларында калган. Олы яшьтә булуыбызга карамастан, кыю атлыйбыз, адымнарыбыз нык. Бу көнне беренче укытучыбыз Нәҗимә Нәсибуллина һәм сыйныф җитәкчебез Вафый Кәримовларны да җылы хатирәләр белән искә алдык. Нәҗимә апаның безнең һәрберебезне үз канаты астына алып белем иленә алып керүен бүгенгедәй хәтерлибез. Ә Вафый Сабир улының безне үрнәкле класс итеп тәрбияләве безнең һәрберебезгә олы тормышта ярдәм итте.
Очрашу күңелләргә үтеп керерлек булып, матур тәэсоратлар калдырды. Тик шунысы кызганыч, безне укытып чыгарган мәктәп инде юк. Күп авылларда мәктәп биналарынада башка төрле оешмалар эшли. Шунлыктан яшь гаиләләр эш эзләп чит якларга чыгып китүләре авылларыбызның картаюына төп сәбәп булып торадыр, минемчә. Әмма тормыш үз җае белән дәвам итә.