

Мәкалә “Мәктәп директоры” дип атала, авторы Җ.Шәйхетдинов. Язма күләме буенча зур, тулысы белән китермим (орфография һәм пунктуация саклана):
“Яхъя яшь буынны тәрбияләүче булу турында хыяллана. Ул мәктәптә тырышып укый. Нәти-җәдә ул теләгенә ирешә. Нигъмәтҗанов Бөре педагогия училищесын читтән укып уңышлы тәмамлый һәм укытучы дигән почетлы исемне ала.
Үз белемен күтәрүдә даими эшләп, тәҗрибәле педагогларның эш алымнарын, киңәшләрен укытуда дөрес кулланып, ул алдынгы укытучылар сафына күтәрелә.
Укытучылык эшенең өченче елында инде Яхъя Әҗәк җидееллык мәктәбенең уку-укыту бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Ләкин бу мәктәптә ул дүрт ел укыткач Ватан сугышы башлана. Яхъя сугышның беренче айларыннан ук кулына корал тотып Туган илебезне немец фашистларыннан коткаруда актив катнаша. Ул 1943 елда каты яраланып сугыш яланында ятып кала. Шуннан соң хәрби госпитальгә эләгә һәм 1943 елның җәендәтуган Калмык авылына кайта.
Яхъяны авылга кайту белән район халык мәгарифе бүлегенә чакырталар.
– Сәламәтлегегез шәп-тән булмаса да Сезне элекке, алдынгы укытучы буларак, Каразиреккә мәктәп директоры итеп җибәрәбез. Безнең ышанычны акларсыз бит, – диде РОНО мөдире аның күзенә туп-туры карап.
– Тырышырмын, – ди-де Яхъя басынкы тавыш белән.
Менә шул вакыттан бирле ул Каразирек мәктәбендә, аннан Кузбай җидееллык мәктәбендә бүгенге көнгә кадәр директор булып эшләп килә. Нигъмәтҗанов үз белемен тагын да күтәрү максатында Бөре педагогия институтына читтән торып укырга керә һәм аны үз вакытында уңышлы тәмамлый.
22 елдан артык чорда кемнәрне генә укытып чыгармады Яхъя. Алар киң Туган илебезнең төрле почмакларында эшлиләр һм Советлар Армиясендә хезмәт итәләр.
Яхъя педагогия өлкәсендәге эш тәҗрибәләрен даими арттыра бара, керәчәк дәресләргә алдан нык итеп хәзерләнә. Мәктәп директоры буларак, дәрес бирүдәге прогрессив ысулларны бергә эшләгән укытучыларга даими җиткерә һәм өйрәтә бара.
Иптәш Нигъмәтҗа-нов җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Ул колхозда фәнни һәм политик белемнәр тарату буенча лекторлар группасының җитәкчесе булып эшли. Яхъя авыл хезмәт ияләренә даими рәвештә фәнни-атеистик темаларга лекцияләр укый.
Яхъя Нигъмәтҗанов-ны авыл халкы күп кенә еллардан бирле авыл Советы депутаты итеп сайлап килә. Хәзер ул авыл Советының культура-агарту комиссиясенә җитәкчелек итә. Монда да ул халык ышанычын аклый.
– Әйе, Яхъя һәр эшнең остасы һәм халык арасында кайнаган кеше, – диләр аның турында авыл кешеләре. Ул үзенә күп төрле көндәлек матбугат алдыра. 1959 ел өчен Яхъя 8 исемдәге газета-журналларга язылды.
Башкорт АССР Верховный Советы Президиумы Яхъя Нигъмәтҗановның педагогия өлкәсендә күр-сәткән хезмәтләренә бәя биреп, аңа «Башкортстан мәктәпләренең атказанган укытучысы» – дигән почетлы исем бирде.”
Геройларыбызның туганнарын тапсак, аларның язмышын белсәк, без бик сөенәбез. Ни гаҗәп Яхъя Нигъмәтҗановның тормыш иптәше 7 апрель көнне үзенең 100 яшьлек юбилеен каршылаган, хөрмәтле Фәһимә Әхмәдуллина икән (аның турында гәзиттә язган идек)! Ул Кузбай авылында яши, Аллага шөкер, ул әле үз аңында, үзенең истәлекләре белән уртаклашты:
– Тормыш иптәшем данлыклы, тырыш, булдыклы, бик таләпчән укытучы һәм директор булды. 41 ел гомерен балаларга белем бирүгә, шушы һөнәргә бары җан-тән белән үзен багышлап Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы мәктәпләренең атказанган укытучысы дигән мактаулы һәм дәрәҗәле исемгә лаек була. Аның белән 49 ел бергә матур яшәдек. Ул 80 яшендә бакыйлыкка күчте. Картлык көнемдә игелекле балалар үстерүебезгә көн дә шөкерана кылам, – дип сагыну хисе белән сөйли Фәһимә апа.
Яхъя Нигъмәтҗанов тумышы белән Калмык авылыннан. Әҗәк, Каразирек авылларында эшләп өлгергән. Кузбай авылында төпләнеп, яңа өй төзеп чыгып, өч балага – ике ул, бер кызга яхшы тәрбия, белем биреп, олы тормыш юлына бастыралар.
Героебызның кызы Фәйрүзә апа 1987 елның май аенда Яхъя Нигъмәтҗанов үз куллары белән язган истәлекләрен җибәрде:
“Мин, Нигъмәтҗанов Яхъя Нигъмәтҗан улы, 1918 елны Калмык авылында туганмын. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башланганчы мин Совет Армиясе сафларына хезмәткә моби-лизацияләндем. Башта мин Оренбург өлкәсенең Бузулук шәһәрендәге пехота училищесында укыдым, шул вакытта Бөек Ватан сугышы башланды. Мин анда өч ай укыдым, училищены тәмамларга өлгермәдем, 1941 елның октябрендә безне фронтка җибәрделәр. 58нче гвардия укчы полкында хезмәт иттем. Мәскәү һәм Мәскәү яны шәһәрләрен саклауда катнаштым. 1943 елның августында мин Орел-Брянск юнәлешендә сул беләгемә яра алдым. Эвакогоспитальдә дәваландым. Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәтем өчен мин «Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәт өчен» медале, «2 дәрәҗә Ватан сугышы» ордены, «Хезмәт ветераны» һәм башка медальләр белән бүләкләндем.
1947 елның 1 сентябрендә Кузбай авылы мәктәбенә директор булып килдем. Бу вакытта мәктәп җидееллык исемен йөртә иде, 1961 елга кадәр шулай исемләнде. 1962 елдан 8 еллыкка әверелде. 1977 елдан унъеллыкка әйләнде. Мин эшли башлаганда коллектив яшь иде, яшь ягыннан да һәм укыту практикасы ягыннан да иң өлкәне булып мин исәпләндем. Укытучы дипломы белән коллективта 2 генә кеше бар иде (педагогия техникумы белеме белән): Галиханова Шәмгыя, һәм Гаврилова Мария Николаевна, калган укытучылар гомум урта белем һәм 7 класс белеме белән иделәр. Барысы 10 укытучы эшлиләр. Мәктәпне кабул итеп алганда 159 бала булып, шуның 37се бөтенләй ата-анасыз балалар иде. Бустанай, Алтаю, Абдулла авылларыннан үз теләкләре белән килеп укучы балалар да бар иде. Ул вакытта мәктәпнең интернаты юк иде, чит авыл балалары кайтып йөрделәр, салкын көннәрдә квартирада тордылар.
Миңа, директор буларак, иң авыры 37 ата-анасыз балалар белән эшләү булды. Аларны ач та, ялангач та итмәү өчен көне-төне кайгыртырга кирәк булды, аларның кайберләрен балалар йортларына урнаштырдык, кайберләрен патронировать иттек. 1950 елга кадәр укытучылар да һәм укучылар да материаль яктан бик ярлы яшәдек.
Мәктәптә 2 смена эшләдек. Ялангач балалар күп иде. Магазиннарга товарлар кайта башлагач, сельпо идарәсе белән сөйләшеп, мондый балаларга кием-салым алып бирә идек, хәтта укытучылар коллективы үзебез дә алып бирдек. Дәресләрдән соң балаларны басуга башак җыярга алып чыктык. Укытучылар коллективы белән көлтә кертергә дә йөрдек. Амбарда ашлык та тазарттык. Агитатор вазыйфасын да үтәдек, клубта доклад сөйләргә һәм концерт-спектакльләр куярга да вакыт бүлдек.
Мин бу мәктәптә 1969 елга кадәр (22 ел) директор булып, аннан соң завуч булып эшләдем.
1957 елда миңа «Башкорт АССРның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде.”
Менә шундый ул “Алга”ның геройлары. Яхъя Нигъмәтҗанов яхшы эшләре, изге гамәлләре белән гәзит, гомумән район тарихы битләренә мәңгегә кереп калган.

