

Фәнүс Заһит улы 1938нче елда Кодаш авылында дөньяга килә. Малай әтисез үскән. Фәнүзә Шәйхилислам кызы да 1939нчы елда шушы авылда туа. Бу ике сабый үзләренең нинди авыр чорга дөньяга килүләрен аңламаганнардыр да. Бу ике кеше бәхетле балачакның нәрсә икәнен дә белмәгәннәр.
Яшьли колхоз эшендә чыныгып үсәләр Латыйповлар. Фәнүс ага Кушманак мәктәбен тәмамлагач, Бөре шәһәрендә тракторчыга укып чыга, колхозда эшли башлый. Бер ел Саратов өлкәсендә, ике ел Польшада хезмәт итеп кайткач, эшен дәвам итә. Соңрак электромонтерга укып чыгып, лаеклы ялга чыкканчы 33 ел шушы һөнәр буенча хезмәтен сала.
Фәнүзә ханым җиде балалы гаиләдә өченчесе булып үсә. Мәктәпне тәмамлагач, фермага сыер саварга төшә һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли. Район һәм авыл советы депутаты була ул.
Латыйповлар 1965нче елның ноябрь аенда кавышып, гаилә корып җибәрәләр.
– Озак очрашып йөрдек. Миңа өй салырга кирәк иде. Яшь кәләшне иске йортка алып кайтып булмый бит. Өйләр салып, әзрәк аякка баскач, Фәнүзәмне килен итеп алып кайттым. Мичем агартылмаган иде, ләкин инде картаям, яшәп калырга кирәк дип, өйләндем. Әнием белән 33 ел дус-тату яшәделәр, – дип сөйли Фәнүс ага.
Авылның мәшәкатьләре яшьлек каршында бөтенләй дә көчсез ул. Терлек азыгы хәзерләү, мал асрау, сыер саву, көтүгә чыгу, бәбкә-чебеш үстерү, бил бөгеп басуда чүп утау – кул хезмәте, күп көч сорый торган мондый эшләр яшь гаиләгә бөртек кадәр дә авыр тоелмый. Киресенчә, алар бер эштән дә куркып тормыйлар. Шат күңелле булып яшәү аларга һәрвакыт ярдәмгә килә.
Бер-бер артлы тупырдашып, матур ике уллары, өч кызлары туа. Кызганычка каршы, әти-әнигә иң ачы кайгы кичерергә туры килә – ике уллары да мәрхүмнәр.
Кызлары Халидә, Эльмира һәм Илзидә үз тормышлары белән дөнья көтәләр.
– Утын ярсыннар, кар көрәсеннәр, су ташысыннар, мал-туар карашсыннар, дидем. Бервакытта да малдан өзелмәдек. Балаларыбызның эшчән, тырыш, тәртипле булып үсүләре дә шуның нәтиҗәседер дип уйлыйм. Үзебез дә тик торырга яратмыйбыз. Эшсез тору – авыру галәмәте. Әле менә 86 яшебезне тутырдык. Без һәрвакыт хәрәкәттә, – ди Фәнүс Заһит улы.
Латыйповларның бергә яшәүләренә 50 ел була. Алар тигез тормышта гомер итүнең бөтен яме тырышлыкта, дип исәплиләр. Гаилә башлыгының фикерләрен бүген гаилә коручы яшьләргә түкми-чәчми җиткерәсе килә:
– Кеше тәүфыйклы булсын; тәүфыйклы икән, һичшиксез, бәхетле була. Кеше малына кызыкмаска, эшләп яшәргә кирәк. Үз кулың белән эшләүнең рәхәтен берни белән дә чагыштырырлык түгел. Беркем дә фәрештә түгел, үз ярын сайлаганнар ахыргача бергә яшәсеннәр. Гаилә бер һәм нык булырга тиеш. Балалар да әти-әнидән үрнәк ала. Гомер сизелми дә үтә дә китә икән ул, яшьлекнең, тормышның кадерен белергә кирәк.