

Сәетгалиевларның шатлыгын уртаклашырга аларның иң якын кешеләре – балалары, оныклары җыелды.
Гаилә башлыгы Фидәрис абый Зөһрә апа белән икесе дә бер авылда туып-үскән. Фидәрис абый колхозчы гаиләсендә үскәч, үзенең тормышын да туган туфрагына хезмәт итүгә багышлау өчен Дуван авыл хуҗалыгы техникумы белән бәйли. Инженер-технолог, хайваннар дөньясын саклау инспекторы, шофер аннары инде хаклы ялга чыкканчы мәктәптә кочегар булып эшли. Зөһрә апа, сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, укуын Борай беренче мәктәбендә дәвам итә. Бәләкәйдән агроном булу теләге белән янып яшәгән кыз, урта белем алу белән балачак хыялын тормышка ашырырга уйлый. Тик дус кызы аның юлына каршы төшеп “Зөһрә, син бит урыс әдәбиятын яхшы беләсең, Пушкин, Лермонтов әсәрләренә карата булган сөюләреңне кая куясың”, дип аны Бөре педагогия институтына алып китә. Менә шулай итеп Зөһрә апаның балачак хыялы челпәрәмә килеп, ул бөтенләй башка белгеч иясенә әверелә. Институтта укыган вакытында бөек язучы А.С. Пушкинның оныгының оныгы Ирина Евгеньевна Гипшман белән озак еллар хат алыша. Менә шулай аның студент еллары кызыклы һәм маҗаралы булып уза. Бу елларны ул бүгенгедәй хәтерләп, күзләреннән очкын чәчеп сөйли. Зөһрә Рәшит кызы югары белемле укытучы булып туган авылына кайта. Хезмәт юлын башлау өчен район мәгариф бүлегенә эш сорап мөрәҗәгать итә. Мәгариф бүлеге җитәкчесе аны мәктәп директоры итеп тәгаенләргә теләвен белдерә. Зөһрә апа яшь булуы белән башта кире чигенсә дә, җитәкченең сүзен кире кага алмый. 1973 елның көзендә Ваныш мәктәбе директоры булып үзенең хезмәт юлына беренче адымын эшли. Аның эш дәвере бик авыр елларга туры килә. Дүрт йөзгә якын баланы туплаган белем учагын җылыту төп мәсьәлә булып баса. Көз. Тиздән салкын кыш җитә. Ә мәктәп утынлыгында бер генә пүлән дә утын юк. Ни эшләргә? Каян табарга? Ничек кайтартырга? Менә шундый борчулы мәшәкатьләр белән Зөһрә ханым, яшь булуына карамастан, авырлыкларга бирешмичә, утын хәстәрләп, мәктәпне җылыту проблемасын чишә. Берничә ел эшләгәч, ул укыту һәм тәрбия эшләре буенча мөдир булып яраткан хезмәтен дәвам итә. Өч дистәгә якын гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Зөһрә апа хезмәт юлын тик матур хатирәләр белән генә исенә ала.
Сәетгалиевлар үрнәк, тату гаиләсендә ике бала үскән. Уллары Ирек һәм кызлары Лилия үзаллы тормышта, үз гаиләләре белән гомер итәләр. Әти-әниләренә ярдәмләшеп, бергә яшиләр. Ваныш авылында яшәүче Сәетгалиевларның гаиләсен кечесе дә олысы да хөрмәт итә, чөнки алар үзләренең тырыш хезмәте белән абруй яулады. Бәләкәйдән хезмәт кадерен, тәмен белеп үскән кешеләр алар. Менә 50 ел инде кулга-кул тотынышып бер сукмактан атлыйлар алар. Ярты гасыр элек бергә уртак оя корып, балалар үстереп, тормышның әчесен дә, авырлыгын да бергә татып, барлык туганнары, дуслары, якыннары белән шушы көннәрдә алтын туйларын билгеләде үрнәкле гаилә. Тату гаиләнең пөхтәлек капка алдыннан ук башлана, ихатада да бар җирдә тәртип. Йорт эчендәге һәр нәрсә аларның зәвык белән сайлап алынган, хуҗабикәнең оста куллары белән урнаштырылган. Ә нур чәчеп торучы гөлләр! Пешергән ризыклары да үзенә генә хас тәме белән аерылып тора. Шушы ук матурлык, кулларының маһирлыгы җәен бакчаларына – яшелчә-җимешләргә, чәчкәләргә күчә. Абзар-кураларында күпләп мал-туар, кош-корт асрала.
Менә шулай бер-берсенә, балаларына олы терәк һәм ярдәмче, акыллы киңәшләрен биреп дөнья көтә алар. Шатлыклар белән бергә уралып 50 ел үткәне сизелми дә калган. Бик сирәкләргә генә эләгә мондый бәхет. Ярты гасыр дәвамында Аллаһы Тәгалә тарафыннан бүләк ителгән мәхәббәтләренә тугры калып, авылдашларын сокландырып дөнья көтүләрен дәвам итә Сәетгалиевлар.