Җәмгыять
10 июль 2025, 04:40

«Без халык өчен эшлибез»

Сезнең авылда хат ташучы бармы? Булса, димәк, сез бәхетле. Хәзерге заманда хат ташучысыз калган авыллар саны артканнан арта. Ул кешеләрнең кадерен белергә кирәк.

«Без халык өчен эшлибез»«Без халык өчен эшлибез»
«Без халык өчен эшлибез»

Без – гәзитчеләрнең эше хат ташучыларның хезмәте белән дә тыгыз бәйләнгән: җирле матбугат басмасын әбүнәчеләребезгә нәкъ менә алар җиткерә бит. Бүгенге көн поч-та хезмәткәре берьюлы берничә роль башкара: гәзит-журналларга яздырып, аларны таратып кына калмый, төрле түләүләр дә кабул итә, товарлар сата, почтамт тарафыннан халыкка хезмәт күрсәтелә торган башка бурычлары да аз түгел.

Халыкны яңалыклар белән таныштырып торучы, рухи азыкны вакытында барып җитсен өчен тырышлык салган Нәвилә Аптулхаева бишенче ел Борайда хат ташучы булып эшли. Ул Ваныш-Алпавыт авылында туып-үсә. Әлеге һөнәр аны балачакта ук җәлеп иткән.

– Мин бу һөнәр белән бәләкәйдән үк таныш. Балачакта туган авылымның хат ташучысы Рәвия апа Габдрахмановага булышып йөри идем. Ул мине әлеге эшнең үзенчәлекләренә төшендереп, өйрәтеп, шушы һөнәргә мәхәббәт тәрбияләде, дисәм ялгыш булмастыр. Моның өчен мин аңа бик рәхмәтле, – дип бүлеште безнең белән Нәвилә Аптулхаева.

Мөгаен шуңа күрә-дер дә инде моңа кадәр бөтенләй башка өлкә-ләрдә эшләсә дә, Нәви-лә апа үзенең хезмәт үзенчәлекләренә тиз арада күнегеп, аңа тапшырылган участоклардагы халыкны җәлеп итеп, алар белән уртак тел табып, аны һәр йортта көтеп алалар.

– Безнең эштә оперативлыктан тыш, халык белән уртак тел таба белү дә мөһим. Кәефең начар булып, тупас җавап кайтарсаң яисә тискәре мөнәсәбәт күрсәтсәң, алга таба аралашуны җайлау бик авыр. Ә без халык белән, алар өчен эшлибез. Әлбәттә, бүген хат ташучының хезмәте вакытлы матбугат басмаларын адресатларга җиткерү белән генә чикләнми. Замана таләпләре безгә башка функцияләр дә йөкләде һәм без аларны төгәл үтәргә тырышабыз, – дип эшенең нечкәлекләре турында сөйләде Нәвилә Ралим кызы.

Билгеле, хәзер гәзит-ләрне аз алдыралар, әмма бу – почтаның эшләп бетермәве түгел. Күп-ләр, бигрәк тә яшьләр, яңалыкларны интернет челтәреннән, гаджетлар һәм смартфоннар аша укуны өстен күрә, шул исәптән район гәзитен дә. Шулай да: «Заман үзгәрде, интернет чоры дисәләр дә, бер язылган кеше гәзит-журналлардан аерылмый», – ди уңган хат ташучы.

Шушы һөнәр беркайчан да җиңел булмаган, ни үзгәрсә дә аларның эше һәм мәшәкатьләре кимеми. Нәвилә апага хөрмәттән, рәхмәттән башка сүз юк, эшләсен генә, дип тора хезмәттәшләре дә, район халкы да.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас