Җәмгыять
10 июль 2025, 04:51

«Алга»ның 95 герое. 36. Мәскүрә Нурисламова

“Алга”ның 1963 ел, 27 март, 12нче  санында “Хат ташу да зур хезмәт” дип аталган мәкалә басылган.

Мәскүрә Нурисламова оныклары беләнМәскүрә Нурисламова оныклары белән
Мәскүрә Нурисламова оныклары белән

Авторы – З.Хәмәтшина. Язма мондый (орфография һәм пунктуация саклана): “Чапаев исемендәге колхозның Аит авылы бригадасында Мәскүрә апа Нурисламова өч ел инде хат ташучы булып эшли.  Ул һәр көнне биш километрдан: Таңатар авылы почта бүлекчәсеннән бригадага хатлар, газета-журналлар алып кайтып, аларны шул көнне үк ияләренә тапшыра. 

Аның эшләү дәверендә корреспонденциянең югалу фактлары булмады. Шуңа күрә колхозчылар аны ихтирам итәләр һәм, зур ышаныч белдереп, соңгы сайлауларда бертавыштан авыл Советына депутат итеп сайладылар. 

Нурисламова иптәш, депутат буларак, халык ышанычын аклар.” 

Геройларыбызның балаларын, туганнарын таба алсак, бик сөенәбез. Мәскүрә Нурисламованың якыннарын Таңатарда яшәүче актив хәбәрчебез Әнүдә апа Мөнирова аша таптык.

Героебызның улы Дәүләтҗан Нурисламов Красный Холмда, кызы Фәнзилә Таипова Кодашта яшиләр икән. Без Дәүләтҗан абый белән сөйләштек.

–  Әни үзе Таңатар кызы иде. Ает авылы егете Вәлинур Хәмәтнуровка кияүгә чыккан ул. Улы Хәлил туган, әмма Вәлинуры бик иртә вафат булган. Аннан әни язмышын безнең әтиебез Тимербай Нурисламов белән бәйли. Гаиләләрен ямьләп без: Дәүләтбай, Фәнзилә, Дәүләтҗан һәм Резида туганбыз. Бу юлы да бәхет аны читләп үтә, сеңелебезгә 4 ай тирәсендә әткәебез, 29 гына яшендә гүр иясе була. Шулай итеп әнкәй яп-яшь кенә килеш биш баласын кочаклап икенчегә тол кала. Ярый олы абыйны карашырга (аны гына да түгел, без дә картый дип үстек) беренче ире Вәлинурның әнкәсе ярдәмләшә аңа. Безнең әни гомере буена почтада эшләде. Элек бит гәзит-журналларны күп яздыралар иде. Таңатардан Аетка биш километр араны көн саен дигәндәй җәяү йөреп үтте аның гомеркәе. Үсә тордык, әнигә ярдәмләшә тордык. Гәзитләрне Таңа-тардан без барып ала идек. Юл оңгае ипикәй дә алып кайтабыз. Берсендә мин биш буханка икмәк алганмын. Бигрәкләр авыр булды инде ул ипиләрне күтәреп кайтуы, өстәвенә гәзитләр дә, журналлар да, хатлар да бар бит. Ә икмәк буханкасы ул чак-ларда бер килограмм авырлыкта иде. Озак еллар искә төшерде әле әни минем: “Таңатарга барсагыз биш ипекәй алмагыз”, дип әйтүләремне, – дип сөйләде Дәүләтҗан абый. 

Бүгенге көндә Мәскүрә Нурисламованың олы улы Хәлил һәм кызы Резида юклар инде. Гомеренең соңгы елларын Мәскүрә Низам кызы Сәет авылында уздыра, карт көнеңдә кызыңа якын яшәве җи-ңелрәк булыр дип уллары йорт сатып алалар. Әмма гомере кыска була аның, нибары 71 яшен генә тутырып күзләрен мәңгелеккә йома. 

– Әниебез турында якты истәлекләрне яңартуыгыз өчен сезне Ходай зурласын, – диде Дәүләтҗан абый хушлашканда. Ә без гәзитебез битләрендә  62 ел элек макталып телгә алынган кешенең шундый авыр язмышлы булып та яхшы балалар тәрбияли алганына сөендек һәм юкка гына гәзиттә макталмыйлар шул дигән нәтиҗә  ясадык.

Фото гаилә архивыннан.

Автор:Венера Арсланова
Читайте нас