Җәмгыять
9 июль 2025, 05:00

Язгы чакырылыш тəмамланды

5 июль иртəсендə язгы чакырылышның соңгы төркем китүче егетлəрен армиягə озаттык. Борайдан Илнар Гыйззəтуллин һəм Колайдан Фидəнис Сафиуллин Ватан алдындагы изге бурычын үтəргə юлланды. Аларны озатырга район хакимияте вəкиле, əти-əнилəре, туганнары, дуслары килгəн иде.

Язгы чакырылыш тəмамландыЯзгы чакырылыш тəмамланды
Язгы чакырылыш тəмамланды

Булачак солдатларга район хакимиятенең эшлəр белəн идарə итүчесе Фəрит Хуҗин мөрəҗəгать итеп, үгет-нəсихəтлəрен җиткерде:
– Ватанга хезмəт итү – һəр ир-егетнең изге бурычы. Мин үзем дə күп еллар элек армиядə хезмəт итүемне əле булса зур горурлык белəн искə алам. Сезгə дə хəрби хезмəтегезне намус, горурлык белəн үтүегезне телим. Мондый уллар үстергəн ата-аналарга ихлас рəхмəт əйтəсе килə. Ə сезгə, балалар, яхшы хезмəт телим. Бер елдан соң туган якка кайтып, район, республика үсеше өчен эшлəрсез, дип ышанам.
Əти-əни фатихасын алып зур юлга чыккан егетлəр районыбыз исеменə тап төшерми намус белəн хезмəт итсеннəр. Исəн-имин туган якларына əйлəнеп кайтып, якыннары белəн күрешергə насыйп булсын. Хəерле юл сезгə, егетлəр!

2025 елның язгы чакырылышында Борай районыннан барлыгы 39 егет армия сафларына алынды.

Автор:Зәһинә ИБӘТУЛЛИНА
Читайте нас