

Исхаковлар – зур хөрмәткә лаеклы гаилә. Аларның балачаклары сугыштан соңгы елларга туры килә.
Күгәрчен районы Тләүмбәт авылында беренче бала булып дөньяга килә Таңсылу. Мәктәпне тәмамлагач, Салават шәһәрендә шәфкать туташына укуын дәвам итә. Кулына белгечлек алып, аны юллама буенча Борай районына эшкә җибәрәләр. Силасау авылында шәфкать туташлары җитмәгәч, яшь кызны дәваханә шул авылга юллый. Гайшә әбигә фатирга кереп, хезмәт юлын башлап җибәрә Таңсылу. Авыр елларга туры килә аның хезмәте.
- Ул елларны искә төшерүләр... ашыгыч ярдәм машинасы килергә юллар юк, буранлы кышларда транспорттан ат кына иде. Ачы буранда кунакка кайткан хатын балага чирләгәч, ат белән Бадракка чыгып киттек. Бернәрсә дә күренми, буран. Инде барып кына җиттек дигәндә, кире адашып, Силасауга кайтканбыз. Яңадан эскертләргә йөз тотып, юлга чыктык. Хатын да, бала да исән калдылар. Балалар үлеме дә, аналар үлеме дә булмады, Аллаһка шөкер, – дип искә ала Таңсылу ханым ул елларны. – Югалып кала торган кеше түгелмен, һәрвакыт дөрес юл таба идем. Уйларым гел авыручылар турында булды.
Гомер буе Таңсылу апа медицина тармагында эшләп лаеклы ялга чыга. Җанын биреп эшләгән шәфкать туташының 37 ел эш стажы бар.
Хәкимҗан Силасау авылында гаиләдә төпчек малай булып дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, Дуван авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә һәм 1975 елда кулына диплом алып, Борай ветстанциясенә өлкән фельдшер булып эшкә кайта. 1993 елда районда дүртенче фермер булып эш башларга тәвәккәлли. Җир, ике Беларусь тракторы, өч ЗИЛ машинасы, чәчкеч, сабан, комбайн сатып ала. Шулай итеп үз эшен башлап җибәрә Хәкимҗан ага. Ул вакытларда бик кыю кешенең генә рухы җиткән мондый башлангычларга. Авыл хуҗалыгында эш стажы 43 елдан артык Хәкимҗан агайның.
Ике яшь йөрәкнең бергә кавышуы да очраклы түгел. Алар икесе дә тырыш, уңган кешеләр. Исхаковлар балаларын да бердәм һәм эшчән, бер-берсенә терәк итеп үстерәләр. Илһам уллары 14 ел Агыйдел шәһәрендә полициядә эшләп, туган авылына кайтып өй сала. Бүгенге көндә мәктәп автобусы йөртә. Инсафлары финанс техникумын бетерә. Авыл хуҗалыгында эшләп йөри. Илдар уллары авыл хуҗалыгы университетында агрономга укып чыга. Бүгенге көндә ул үз теләге белән контракт төзеп, махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Кызлары Таңчулпан Благовещен шәһәрендә реанимация бүлегендә 14 елдан артык эшли. Ләйсәннәре Борай үзәк дәваханәсендә хисапчы.
Биш балага гомер биргән гаилә бүген оныклар, оныкчык сөя. “Дәү әни”, “дәү әти” дип өзелеп торучы 16 оныклары, бер оныкчыклары аларның бәхет-шатлыклары. Исхаковларның оныклары да тырыш һәм уңган булып үсәләр. Икесе – хәрби һөнәрен үзләштерә, өчесе дәү әниләре кебек медицинаны сайлаганнар. Калганнары мәктәптә тырышып укыйлар. Кечеләренә әле ике генә яшь. Тәрбия гаиләдән килә, диләр. Бу гаиләдә дә ислам дине кануннары буенча яшиләр, өч оныклары мәчеткә йөри аларның. Исхаковларны балалары, оныклары – әти-әнинең, дәү әни-дәү әтинең таянычы, горурлыклары.
Гомер буе күпләп мал-туар тоткан гаиләнең бүген дә кош-кортлары, бал кортлары бар. Һава торышы нинди булмасын, алар үзләренең хуҗалыгында мәш киләләр. Таңсылу апа да, Хәкимҗан абый да – гаилә бердәмлеген, сөю-сәгадәт белән аклаган, бер-берсенә булган мәхәббәт белән якыннарын да җылыткан парлы тормышның күркәм өлгесе. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.
– Эш, гаилә, балалар үстерү, оныклар сөю шатлыгы-куанычлары белән гомернең узганын да сизми калдык. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, – ди бәрәкәтле гомер юлын сокланырлык итеп узган бәхетле пар.
Илле ел ул илле көн түгел. Һәр мизгеле алар өчен кадерле, якын. Артка әйләнеп карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә авырлыклар күрелмәгән. Биш дистә ел вакыт үтсә дә, бу гаилә бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалмыйча, матур итеп гомер кичерәләр.
Фото гаилә архивыннан.