

ЮХХДИ инспекторлары елның һәр фасылында: эсседә дә, суыкта да, җил-яңгыр астында да юл иминлеге сагында тора, алар төп вазыйфаларына тугры калып, юлларда тәртип саклый, кисәтү чаралары оештыра, аварияле участокларны күзәтүдә тота, кешеләргә ярдәм күрсәтә. Халык арасында инспекторлар турында тискәре фикер йөртүчеләр дә очрый. Әмма бер нәрсәне онытырга ярамый: һәлакәтләрне булдырмау башлыча кешеләрнең үзләренә, юл кагыйдәләрен катгый үтәүгә бәйле.
3 июль юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе көне билгеләнә. Бу язма район юлларында тәртип саклаучылар һәм тәртип бозучыларга карата закон буенча чараларны күрүчеләр турында.
Рәсми рәвештә бу бәйрәм ил хөкүмәте тарафыннан 1992 елның 28 маендагы «Русия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе турында нигезләмә»се расланганнан соң гамәлгә куела. 1998 елда Дәүләт автоинспекциясе Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе итеп үзгәртелә. 2002 елда исә бу хезмәткә икенче рәсми тарихи исем – Дәүләт автоинспекциясе исеме бирелә.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Борай районы буенча бүлегенең юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясендә сигез кеше хезмәт сала. ЮХХДИнең Борай районы бүлеге белән озак еллар полиция майоры Марсель Хәсәнов җитәкчелек итә.
Юл-патруль хезмәте инспекторы Дәүләт автоинспек-циясенең йөзе булды һәм булып кала. Юлларда булган һәлакәтләр саны теркәлеп бара, юл-патруль хезмәте ин-спекторларының үз вакытында чара күрүе аркасында күпме кешеләрнең гомере сакланып кала. Өлкән дәүләт инспекторы полиция капитаны Илнур Миңнеголов, инспекторлар – полиция өлкән лейтенанты Илнар Шәйдуллин, полиция лейтенантлары Марат Мөгаллимов, Марсель Шәйдуллин, полиция капитаны Инсур Фазлыйәхмәтов озак еллар юл-патруль хезмәтендә эшлиләр. Бөтен инспекторлык составы юл хәрәкәтенең хәвефсез һәм өзлексез процессын тәэмин итүгә, юл-транспорт вакыйгасыннан соң шоферларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Алар хокук бозучыларны ачыклаудан тыш, һава торышы нинди булуга карамастан, эш көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә юллардагы хәрәкәтнең хәвефсез булуына күзәтчелек итәләр.
Юл хәрәкәте иминлеге – ЮХХДИ хезмәткәрләренең төп максаты. Юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспектор юл хәрәкәте кагыйдәләре дөньясына юл күрсәтүче булып тора. Полициянең өлкән лейтенанты Гөлназ Әсләмова юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатында әңгәмәләр, лекцияләр, конкурслар үткәрә, мәгълүмат чараларында материаллар даими бастыра. “Алга” гәзитендә дөнья күргән материаллар һәм интернет челтәренә куелган мәгълүматлар районыбызда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын киметүгә ярдәм итүе турында белдерде Гөлназ Фәнис кызы. Район үзәге мәктәпләре, балалар бакчалары коллективлары белән хезмәттәшлек итеп, үсеп килүче буын белән эшләрне даими үткәрә, җәмгыять белән актив эшчәнлек итә инспектор.
Җәй көне мотоцикллар, скутерлар, питбайклар актуаль тема булып кала. Еш кына ике тәгәрмәчле транспорт руле артында яшь кешеләр була. Бу мәсьәлә юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспектор Гөлназ Әсләмованы борчыган мәсьәләләрнең берсе:
– Яшүсмерләрнең машина йөртү күнекмәләре җитәрлек түгел. Алар, хәвефсезлек чараларын санга сукмыйча, кыю гына мопедлар һәм скутерлар руле артына утыралар һәм зур тизлектә хәрәкәт итәләр. Мондый транспорт чарасына утырып, яшь юл хәрәкәтендә катнашучылар хәвефсезлек турында уйламый да. Еш кына әти-әниләре дә уйламый, алар балаларының яшен һәм йөртү таныклыгының булырга тиешлеген, шулай ук транспорт белән идарә итә белү-белмәүләрен игътибарга алмыйлар. Мопедларда йөргәндә шлемнар кию шулай ук онытыла. Әмма искә төшерәсе килә, зур булмаган юл вакыйгасы да фаҗигагә әйләнергә мөмкин.
Административ законнарны үтәү буенча полиция лейтенанты Фидәния Сабирова, күптән түгел генә эшкә башласа да, хезмәттәшләреннән тәҗрибә тупларга җитешкән. Әлеге инспекторның бурычы – юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча карарларның үтәлешен тәэмин итү. Ул административ штрафларны түләүне күзәтеп тора, бурычлыларга хәбәр итә, мәҗбүри түләтү чараларын күрә.
Саннарга килгәндә, агымдагы елның алты аенда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 2502 очрагы теркәлгән. Исерек килеш руль артына утырып чыккан 58 водитель тотылган. Барлыгы 104 юл-транспорт фаҗигасе булып, аларда 3 кеше төрле тән җәрәхәте, имгәнүләр алган һәм 2 кешенең гомере өзелгән.
Юлларда иминлек булсын өчен “Штраф”, “Бурычлы”, “Автобус”, “Мотоцикл”, “Игътибар, балалар!” операцияләре, рейдлар үткәрелә.
Дәүләт автоинспекциясендә эшләп лаклы ялга чыккан остазларын да онытмыйлар әлеге вакытта хезмәт итүчеләр. Аларның киңәшләре, тәҗрибәләре, оператив бурычларны яхшы белеп хәл итүләре яшь хезмәткәрләргә зур ярдәм булып тора.
Бүген һәр хезмәткәргә зур таләпләр куела, шәхси состав тулысынча аңа туры килә, дисәк ялгыш булмас. Авыл кешеләренең күпчелеге бу хезмәтнең никадәр авыр булуын аңлый, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә хөрмәт белән карыйлар.
Алар исә гражданнарның хәвефсезлеген тәэмин итүне һәм ышанычын аклауны эшләренең төп максаты дип исәпли. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге халыкны юл-транспорт вакыйгасыннан һәм аның нәтиҗәләреннән , аларның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калу, хокукын һәм мәнфәгатьләрен яклау дәүләт инспекциясенең төп бурычы булды һәм булып кала.
Хезмәт бурычларын һәр вакыттагыча җаваплылык белән башкаручы юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекция коллективына хезмәтләренең – уң, юлларның хәвефсез булуын, җиңел булмаган, җаваплы эшләрендә сәламәтлек телибез.