Җәмгыять
3 июль 2025, 07:20

"Фән өлкәсенең бөеклеге биредә чагыла"

Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы урынбасары Уфада вузара кампус төзелешенең моңарчы күрелмәгән ачыш булуын билгеләде.

"Фән өлкәсенең бөеклеге биредә чагыла""Фән өлкәсенең бөеклеге биредә чагыла"
"Фән өлкәсенең бөеклеге биредә чагыла"

Русиянең фән һәм югары белем министры урынбасары Денис Секиринский Уфада вузара студентлар кампусын төзүне «заманча, бөтенләй моңарчы күрелмәгән төзелеш һәм фәнни инфраструктураны актив үстерү» дип атады. Бу хакта ул Башкортстан башкаласында эшли башлаган яшь галимнәр һәм студентлар фәнни җәмгыятьләре советларының XIII Бөтенрусия съездының пленар утырышында белдерде.

- Масштаблары буенча 50-60нчы елларда Новосибирскида Академшәһәрчек төзелешен генә шундый ук дип атый алам. Хәзер бу чыннан да моңарчы күрелмәгән, бу - мегасайенс классы инфраструктурасы һәм фән һәм икътисад, фән һәм дәүләт, фән һәм мәгариф хезмәттәшлеген киңәйтүгә юнәлтелгән мөһим инструментлар җыелмасы. Республика төбәкләрнең фәнни-технологик үсеше рейтингында гадәттәгечә алдынгы урыннарны били. Ә тикшеренүләр үткәрү өчен мохит оештыру буенча субрейтингта Башкортстан беренче урында. Ул бу төбәктә тикшеренүчеләргә никадәр уңайлы булуын күрсәтә, - дип өстәде министр урынбасары.

Федераль спикер фән өчен тотрыклылык һәм эзлеклелек мөһим, дип ассызыклады. Бу гаять зур өлкә: 700 меңгә якын кеше тикшеренү һәм эшләнмәләр өлкәсендә эшли, 4 меңнән артык оешма тикшеренү һәм эшләнмәләр белән шөгыльләнә.

"Традицияләр тирәнлегеннән – технологияләр югарылыгына кадәр" пленар утырышыннан яшь галимнәр съездының рәсми өлеше башланды. Дискуссиядә катнашучылар технологик компанияләр һәм фәнни оешмалар тәҗрибәсе күзлегеннән чыгып, яңа технологияләр булдыру һәм гамәлгә кертү турында фикер алышты. Яшь галимнең траекториясе һәм аның илебезнең технологик лидерлыгына ирешүдәге роле турында аерым сөйләделәр. Русиянең фәнни-технологик лидерларының берсе буларак, Башкортстан Республикасы тәҗрибәсенә аерым игътибар бирелде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Башкортстан өчен бөтен илдән шулкадәр күп яшь галимнәрне кабул итү зур дәрәҗә һәм җаваплылык.

- Башкортстан өчен талантлы яшь галимнәрне шулкадәр күп кабул итү - зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Русия Фән һәм югары белем министрлыгына Бөтенрусия съездын Уфада уздыру турындагы карары өчен рәхмәт белдерәм. Бу республиканың яшь фәнни җәмәгатьчелеген үстерүгә этәргеч булыр дип уйлыйм, – диде Радий Хәбиров. - Яшь галимнең үзенең төп кеше икәнен, аның үз миссиясе барлыгын, җәмгыятьнең аны хөрмәт итүен аңлавы мөһим, һәм бу сүздә түгел, ә дәүләт тарафыннан конкрет эшләрдә һәм ярдәм чараларында чагыла.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:КызылТан
Читайте нас