

Егетлəрнең исəн-имин əйлəнеп кайтуларын телəп Илдар хəзрəт Шəрəфиев Коръəн сүрəлəрен укып, дога кылынды.
– Исəн-сау əйлəнеп кайтсын егетлəребез, көтүчелəргə сабыр гына көтəргə язсын, – диде ул.
Ватан алдындагы изге бурычны үтəргə баручыларга район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов мөрəҗəгать итеп, булачак солдатларга хəрби хезмəтнең үзенчəлеге хакында сөйлəде, əти-əнилəрен һəм якыннарын шатландырып торырга чакырды:
– 18 яше тулган сау-сəламəт һəр ир-егет Ватан алдында изге бурычын үтəргə тиеш. Сезне, районның лаеклы улларын, хəрби хезмəткə озатабыз. Бөек Ватан сугышы чорында якты килəчəгебез өчен көрəшкəн ветераннарыбыз бүлəк иткəн тынычлык сакчылары сез. Хəрби хезмəтне намус белəн узып кайтырсыз дип ышанам, – диде Гемир Хаҗетдин улы үз чыгышында.
Шулай ук армиягə чакырылучы егетлəргə Мишкə һəм Борай районнары буенча хəрби комиссар Сергей Воробьев мөрəҗəгать итеп, чыгыш ясады:
– Бүген истəлекле көн. Без районның 14 егетен армия сафларына озатабыз. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы юбилее елында бу бигрəк тə истəлекле булачак. Сез бу көнне гомер буе истə калдырырсыз, аны горурлык белəн искə алырсыз, дип ышанам. Алда бер ел. Бу яңа белемнəр, яңа күнекмəлəр, яңа дуслар табу елы булсын иде. Мин сезнең чын грамоталы командирларыгыз, янəшəгездə турылыклы иптəшлəрегез булуын телим.
Булачак солдатларны район мəдəният йорты артист-
лары Илшат Əхмəтов һəм Эрнест Арсланов җырлары белəн дəртлəндерде.
Бүген-иртəгə солдатка юлланасы егетлəрне алып Уфага юнəлергə тиешле автобус кузгалырга берничə минут вакыт калды. Аларны озата килгəн əти-əнилəре, туганнары һəм дуслары бары тик бер телəк, Ватанга тугры хезмəт итеп, исəн-имин əйлəнеп кайтуларын телəде.
30 июнь иртəсендə янə районның җиде егетен армия хезмəтенə озаттык. Борайдан Айрат Сатимов, Айдар Шəмсетдинов, Динислам Мөгаллимов, Мамады авылыннан Альберт Вəлинуров, Яңа Бикмəттəн Фидан Шəймөхəмəтов, Шабай авылыннан Мадис Шакиров һəм Кузбайдан Əмир Шакиров Ватан алдындагы изге бурычын үтəргə юлланды.
Булачак солдатларга район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов мөрəҗəгать итеп, əти-əнилəрен һəм якыннарын шатландырып торырга чакырды:
– Ата-аналарга илебезгə лаеклы уллар үстергəнегез өчен рəхмəт җиткерəм. Районыбызда туып үскəн егетлəрне Русия Кораллы Көчлəре сафларына озату – күркəм традициягə əйлəнде. Хəрби хезмəт – тормыш мəктəбе, дилəр. Анда сезне бик күп нəрсəгə өйрəтерлəр, яңа дусларыгыз да табылыр. Ни генə булса да, шуны онытмагыз – без сезне туган якта көтəбез, – диде ул.
Ил-көннəребез тыныч булып, бер елдан туган якта күңелле очрашулар көтсен, егетлəр, якыннарыгызга сабырлык насыйп итсен. Хəерле юллар сезгə!