Җәмгыять
2 июль 2025, 06:55

«Алга»ның 95 герое. 33.Хализә Гәрәева. 34.Фәһимә Билалова. 35.Гайшә Фәрхетдинова

Фотода Фәһимә Билалова (Әүхәтова) кызлары Нурия, Лима һәм Лира белән. Фото Нурия Жирнованың гаилә альбомыннанФотода Фәһимә Билалова (Әүхәтова) кызлары Нурия, Лима һәм Лира белән. Фото Нурия Жирнованың гаилә альбомыннан
Фотода Фәһимә Билалова (Әүхәтова) кызлары Нурия, Лима һәм Лира белән. Фото Нурия Жирнованың гаилә альбомыннан

Гәзитебезнең чираттагы геройлары – “Победа” колхозының бозау караучылары. Алар турында пенсионер, хәбәрче Г.Исәнбаев “Безнең маяклар” дигән баш астында “Алга”ның 1963 ел 15 март, 7нче санында яза. Мәкалә болай (орфография һәм пунктуация саклана): “Победа” колхозының бозау караучылары Билалова Фәһимә, Гәрәева Хализә, Фәрхетдинова Гайшә иптәшләр намус белән эшлиләр. 

Алар бозауларны зоотехника кагыйдәләрендә күрсәтелгәнчә ашаталар, эчерәләр. Асларын тирестән, өсләрен чүп-чардан, кердән тазарталар.  Торактагы һаваны һәр көн алыштыралар.

Үткән елда алар барысы 40 центнер үсеш алып, бозауларны көтүгә тапшырганнар иде. Быел январь, февраль айларында Билалова һәр бозауның тәүлеккә уртача 562 грамм, Фәрхетдинова – 592,  Гәрәева 403 грамм артым бирүенә ирештеләр. Бу соңгы чик түгел, әлбәттә.  Киләчәктә артым алуны күтәрү, бозаулар тәрбияләүне үрнәк оештыру өчен ярыш көчәя бара.”

Геройларыбызның берсе – Хализә Гәрәева (Гайнетдинова) бүгенге көндә Борайда яши. Хализә апа узган елда 80 яшьлек юбилеен уздырган. Бик матур итеп яшәп ята, күзләр тимәсен. 

Фәһимә Билалованың кызы Нурия белән сөйләштек. Фәһимә Муллаян кызы 1937 елны Зур Бадрак авылында туган. Аның турыда безнең гәзиттә язган вакытта ул Үләйдә яшәгән, чөнки шушы авыл егете Фәнил Галәүтдиновка кияүгә чыккан булган. Әмма сөйгәне белән озак яши алмаган ул, Фәнилен хәрби хезмәткә алганнар. Фәһимә шушы Нурия кызына йөкле булып калган. Кызлары туып, аңа 4 ай булганда Венгриядә хәрби хезмәтен үтеп йөргән Фәнил отпускка кайтыр алдыннан фаҗигале вафат булып, Будапешт шәһәрендә җирләнә.

– Фермага бозаулар карарга әниемә ияреп барганымны хәтерлим. Безнең әни бик пөхтә, матур итеп киенә иде. Кара халат кия, башына яулык бәйли иде. Миңа 3-4 яшьләр тирәсе. Әни бозауларга “матурым” дип кенә дәшә, аларга сөт эчерә. Аннан мин сөт сорыйм, – дип әнисе турындагы хатирәләре белән бүлеште Нурия апа. 
Язмышы Фәһимәне Рафик Әүхәтов исемле кеше белән кавыштыра. Гаиләдә тагын ике кыз Лима (Лима Букина – дизайнер, рәссам-акварелист, «Дизайнерлар берлеге» халыкара иҗтимагый ассоциациясе (2007) һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы. Яр Чаллыдагы Кама сәнгать һәм дизайн институтының проректоры (2008 елдан), доцент. Практик рәссам, акварель сәнгате һәм флористика буенча күпсанлы мастер-класслар авторы) һәм Лира туа. Гаилә Краснокама районының Николо-Березовка авылына күченеп китә һәм шунда яши.

– Безнең әни белән әти бик тату, матур яшәделәр. Зур Бадракта зур итеп йорт салган булсалар да, 1969 елның ноябрендә Николо-Березовкага күчеп киттек. Әни балалар бакчасында эшләде. Ул бик матурлыкны, чисталыкны ярата иде. Оста итеп текте, бәйләм бәйләде, чикте. Без сеңелләрем белән каникулларга авылга кунакка кайтканда өчебезгә дә өчәр күлмәк тегеп бирә иде. Көндәлеккә кигәнен кунакларга барганда киеп булмый бит инде. Авылда күрше урамнарда яшәгән кызлар безнең шул күлмәкләрне күрергә махсус киләләр иде, – дип балачак истәлекләрен барлады Нурия Фәнил кызы. – 2012 елны әтиебез вафат булды. Әни үзе генә сигез ел яшәде, аннан без аны үзебез яныбызга Яр Чаллы шәһәренә алып килдек, без өчебез дә шунда яшибез. Ике ел булды ул безнең белән. 2022 елның ноябрендә күзләре мәңгелеккә йомылды. Авылны, туган якларын бик сагынып яшәде соңгы елларында. Без аны Зур Бадрак зиратында, әтисе һәм әнисе, безнең әтиебез янына җирләдек. Ә әни исән чакта мин Будапештка барып, солдат чагында гомере өзелгән әткәемнең каберен күреп, туфрак салып, кайттым. “Кызым, мин аны гомерем буена көттем. Әйт, кайтсын”, – дип әйтеп озатты әни мине ул ерак юлга. Менә шундый язмышлы безнең әни.

Нурия апа сөйләгәннәрне тыныч кына тыңлап булмый, күзләргә яшьләр килә. Ул да телефонның теге ягында елап алды, мин дә әкрен генә яшьләремне сөрттем. Заманында гәзитебез битләрендә “маяк” итеп макталып язылган бер героебызның тормышы менә шундый булган. Хезмәттә, ихтирамда, мәхәббәттә үткән һәм үзеннән соң матур эз калдырган.

Гайшә Фәрхетдинованың (гәзиттә шулай язылган. Болай ул Фәхертдинова) улы Ирек абый белән дә сөйләшә алдык. 

– Безнең әни гомере буена Үләйдә яшәде, 2010 елны 86 яшендә вафат булды. 1963 елны “Алга”да аның турында язганнар дисез, мин дә шул елның сентябрендә туганмын (көлә). Әни бар гомерен колхозда эшләүгә багышлады. Ленин исемендәге колхозда башта бозаулар караса, аннан озак еллар сыер савучы булды. Биш бала тәрбияләп үстергән әни ул, – дип бәян итте улы. 

Героебызның кызы Гөлшат апа белән дә сөйләштек. 

– Әни белән Үләй фермасына бозаулар карарга йөрдем. Әни, анда эшләгән апалар бозауларга төрле үләннәрдән тәмле чәй ясап эчерәләр иде. И шул чәйнең исләре!.. Әни озак еллар колхозның Почет тактасында да торды, – дип хәтерләп үтте ул. 

Гайшә Фәхертдинова көндәлекләр язган, бик матур шигырьләр иҗат икән. Вафатыннан соң килене Рәйсә шул көндәлекләрне алып китеп, шигырьләрне җыентык итеп бастырган. Шул җыентыкта Гайшә Фәхертдинованың үзе язып калдырган биографиясе дә бар. Аннан күренүенчә, Гайшә әби 1934 елны 4 классны тәмамлагач та колхозда эшли башлаган, аңа нибары 10 яшь булган. Хезмәт кенәгәсендә 16 яшеннән эшли дип язганнар. “13-14 яшьтә ныгытып ат белән яз тирес түгә идек. Яшьләр белән орлык җиренә печән җиткәч мин конный грабельдә җырлый-җырлый ат белән печән җыя идем. Ул чакларны ямьлелеге, иртән печәнгә гармуннар белән китәбез, кич җырлап кайтабыз. Ә уракта лобогрейка артыннан урган ашлыкны әйләндерә идем. Бездә тракторчы хатын-кызлар бригадасы бар иде, шунда мин плугарь булып эшләдем. Шуннан фермага бригадир итеп куйдылар, соңыннан сыер савучы булып эшләдем.”, дип язган ул.

1941 елның гыйнварында ул Гыйльмагзан Нигъмәтҗановка кияүгә чыга, биш ай гына яшәп калалар, сугыш башлана. “Гыйльмагзаннар 17 ир-егет добровольно сугышка киттеләр. Мин аларны Бирехинга кадәр озата бардым. Ул Туймазыда командирлар курсында укып сугышка чыгып китте. 1943 елның 19 гыйнварында Сталинград фронтында батырларча һәлак булды дип кара кәгазь китереп бирделәр. Без улым Рәлиф белән ятим торып калдык, мин йөкле генә калган идем. Шуннан мине Үләй МТСына 1 айга укырга җибәрделәр. Миңа анда укуы җиңел булды, электән плугарь булып эшләгәч практикага чыксак, тракторны алга да, артка да гаражга кертеп куям. Укып кайткач җәй тракторда эшләдем дә, көз көне мине тагын Бирскийга комбайнга укырга җибәрделәр. Укып кайткач, комбайнны ремонтлап бирдем дә, улымны алып кайттым бу елны. Җәй көне весовщик булып кына эшләдем.”, дип язган көндәлегендә. 

Аннан Гайшә 1949 елның декабренә кадәр колхозда комбайнда эшли дә, Свердловскига чыгып китә. Анда шахтада биш ел эшләп кайта. Ялга кайткач, ферма мөдире булып эшләгән, Таһир исемле улын тәрбияләгән Табзил Фәхертдинов белән кушылалар. Икесендә дә берәр малай. Тагын өч балалары туа. Әмма Табзилы кыска гомерле була шул. “1967 елны гомере өзелде. Таһир 13 яшьтә, Тахави 7 яшьтә, Гөлшат 5 яшьтә, Ирек 3 яшьтә иде. Аларга пособие бары 23 сум алдым. Газин Хаккый абый әйткән иде, апаем, әйдә ике бәләкәйне интернатка бирик дип. Юк, абый, рәхмәт киңәшең өчен, бер телем икмәк тапсак та бүлеп ашарбыз дидем. Ходайга шөкер, интекмәдек. Үзем кайда кушсалар, шунда эшләдем. Табзил үлгәч аның аты белән, трактор белән җир төпләүчеләрне карадым, көзгә мине сыер саварга куйдылар. Шуннан бирле мин сыер савучы булып эшләдем. Эш бәхет түгел дисәләр дә, таза булып эшләсәң, эш зур бәхет ул. Яшәү чыганагы бары тик хезмәт. Табзилның үлгәненә 32 ел. Ул үлгәндә 38 яшьтә генә идем. Әтиләре булмаса да, балаларым зарланырлык булмадылар, һәркайсысы эшли.”. 

Гайшә әбинең бу сүзләрен күз яшьләрсез укып булмый. Нинди көчле булган ул. Гомере буена колхоз эшендә эшләп, ялгызы биш баласын аякка бастырган, бер наз, бер иркә күрмәгән, ә бик матур шигырьләр язган. Берсен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Әнкәйләргә
Әнкәйләргә Алла ярдәм бирсен,
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә безнең 
йолдызлардан
Я кояштан һәйкәл куярлык.
Давылларга каршы китәбез без,
Утлар-сулар күпме кичелә.
Туган өйгә юлны онытабыз,
Ә әнкәйләр барсын кичерә.
Якын дуслар ташлап китә безне,
Хыялларын күпләр югалта.
Әнкәйләргә кайтып егылабыз,
Ә әнкәйләр безне юата.
Алар гына безне онытмыйлар,
Алар гына безне ярата.
Синең белән бергә сөенә дә,
Кайгыларың булса тарата.

Үзе әйткәнчә, балалары барысы да бик матур тормыш көтәләр. Рәлиф һәм Таһир уллары юк инде, урыннары оҗмах түрләрендә булсын. Тахави – Санкт-Петербургта, Гөлшат – Борайда, Ирек туган авыллары Үләйдә яшиләр. 

Менә шундый, мактауларга лаек тагын бер героебыз язмышы. 

Автор:Венера Арсланова
Читайте нас