

“Алга”ның 1969 елның 7 октябрь 122 санында фотосы белән почта хезмәткәре булып эшләгән Р.Галиева турында язма басылган. Язма «Көчебезне кызганмыйбыз» дип атала. Күләме буенча зур түгел, тулысы белән китерәм (орфография һәм пунктуация саклана):
“Почтальонка булып дүртенче ел эшлим мин. Дөресен әйтергә кирәк, бик авыр һәм үтә җаваплы хезмәт бу. Аерым осталык һәм үз эшеңне чын-чыннан сөеп, халык белән уртак тел таба белеп эшләгәндә генә сине һәр йортта көтеп алалар һәм сүзең үтемле була. Ә матбугат тарату чорында исә, почтальонкадан тагын бер нәрсә таләп ителә: ул илебездәге һәм планетадагы мөһим вакыйгаларны яхшы белергә, кирәк чакта теге яки бу мәсьәлә буенча әңгәмәләшеп алырга, сорауларга тулы җавап бирергә әзер булырга тиеш. Шуның өчен бүгенге почтальонка халык әйтмешли, “яхшы политик” ул.
Подписка үткәргәндә халык белән тыгыз бәйләнештә булырга, массаларның уй-омтылышларын исәпкә алып, газета-журналлар тәкъдим итә белү иң мөһиме дияр идем мин. Мәсәлән, үзем 3 авылны: Яңа Мостафа, Сулҗибаш, Гомәр авылларын хезмәтләндерәм һәм һәр семьяның нинди басма алырга теләвен, яки ниндиен тәкъдим итәргә кирәклеген яхшы беләм. Бу, үз чиратында, эшне ярыйсы гына җиңеләйтә.
Тырыш хезмәт бушка китмәде, бүгенге көнне үзем генә дә 400 данәгә якын газета, журнал таратуга ирештем. Хәзер безгә аларны вакытында адресатларга җиткерәсе кала.”
Кешелек һәрвакыт мәгълүматны ерак араларга тапшыру юлларын эзләгән. Бу эштә, әлбәттә, хат ташучылар – алыштыргысыз кешеләр. Почтальоннар редакциянең да иң якын ярдәмчеләре. Без гәзитебезне халыкка нәкъ почта хезмәткәрләре ярдәме белән җиткерәбез.
Кызганычка каршы, Р.Галиева турында белешмә таба алмадым.