

Героебыз турында “Алга”ның 1969 елның 11 декабрь 148 санында язылган. Язма “Тынгы белми ул” дип атала, авторы К.Сабиров, хәбәрче. Язма күләме буенча зур гына, тулысы белән китерәм (орфография һәм пунктуация саклана):
“Бохаразның яшьлек гомере бик авырлыкта үтте. Семьяда унике бала иде алар. Әтисе Гарифҗан авыл кулакларына ялланып көне-төне бил бөксә дә, балаларын туйдырырлык хезмәт хакы ала алмады.
Җитмәсә беренче бөтендөнья, гражданнар сугышлары, бигрәк тә куркынычлысы 1921 елгы ачлык авыл тормышына аңа кадәр күрелмәгән фаҗигаләр китерде. Бу чорда Бохаразның да күпчелек туганнары ачлыктан үлделәр.
Шабай авылында колхоз оешкач Бохараз Таһиров артель эшенә җаны-тәне белән чума. Ат белән төрле эшләрдә эшли. Колхозны ныгыту өчен көрәшә.
Колхоз басуларында беренче тракторлар күренү аның тормыш юлын үзгәртә. Борай машина-трактор станциясе төзелү белән 1931 елда районда беренче башлап оештырылган тракторчылар хәзерләү курсында укып чыга һәм шул елдан ук тракторчы булып эшли башлый. Уңган, тырыш механизаторны МТС дирекциясе тиз күрә 1933 елда аны комбайнерлыкка укыталар. Укуын уңышлы тәмамлый һәм мул уңыш җыю кампанияләрендә гел алдынгылар рәтендә була.
Бөек Ватан сугышы трактор бригадасы бригадиры дәрәҗәсенә үскән Бохараз Таһиров иптәшне дә читләтеп үтми. Сугышның соңгы көннәренә кадәр фашистларны тукмый. Ул кайту белән Калмык МТСында җиң сызганып эшкә тотына.
Иптәш Б.Таһиров механизатор булып районыбызның барлык колхозларында да диярлек эшләде. Кайда гына булмасын, җир эшкәртүдәме, урып-җыюдамы һәрчак сыйфат өчен көрәште, агротехника таләпләрен төгәл үтәде һәм, җитәкче буларак, башкалардан шуны таләп итте. Рәсеме почет тактасыннан төшмәде. Калмык МТСы Тепляккә күчерелгәч Бохараз иптәш тә үзенең техникасы белән анда күчте. Биредә аны трактор бригадасы бригадиры итеп үрләттеләр, соңыннан участок механигы иттеләр. Әлбәттә, аңа техника белгече булып эшләү бик ансат булмады. Башлангыч мәктәп белеме генә җитәкчегә бик аз шул. Шуңа да иптәш Таһировка үз өстендә эшләргә, укырга, техниканың барлык нечкәлекләрен дә өйрәнергә туры килде. Моның өчен күп китаплар һәм журналлар укыды, белгечләрнең сүзенә колак салды. Бер үк вакытта яңа яшь кадрлар булдыру, яшьләрне тракторчы һәм комбайнчы һөнәренә өйрәтү өстендә дә эшләде ул.
Калмык ММСы дирекциясе, профсоюз оешмасы, Бохараз Тагиров иптәшне күптән түгел тыныч ялга озатты. Әмма ул эшләмичә ята торганнардан түгел. Беренче “Интер” һәм Фардзон тракторларыннан башлап, соңгы куәтле техникаларны йөгәнләгән авыл хуҗалыгы ветераны.
“Мин техника гөрелтәсеннән башка һәм эшсез торалмыйм, көчем барда Туган илемә файда китерәсем килә”, – ди. ММС ихатасында төзү эшләрендә катнаша, яшь механизаторларга үзенең киңәшләрен бирә, намуслы хезмәткә өнди.”
Менә нинди яхшы кеше булган Бохараз Таһиров. Кызганычка каршы, без аның турында да белешә алмадык. Геройларыбыз Р.Галиева һәм Бохараз Таһиров турында белүчеләр безгә хәбәргә чыгуы сорала.