Җәмгыять
1 июль 2025, 11:00

Салават Юлаев һәйкәлен төзекләндерү башланды

Башкорт халкының милли герое, көрәшче һәм шагыйрь Салават Юлаев һәйкәле – Башкортстанның төп символларының берсе.

Салават Юлаев һәйкәлен  төзекләндерү башландыСалават Юлаев һәйкәлен  төзекләндерү башланды
Салават Юлаев һәйкәлен төзекләндерү башланды

Ул федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты дип танылды, республиканың һәм аның башкаласының архитектур, тарихи һәм мәдәни йөзенең аерылгысыз өлешенә әверелде. Скульптор Сосланбәк Тавасиев тарафыннан 1967 елда ясалган әлеге монумент 10 метрлы чуен ат сыныннан гыйбарәт, аның авырлыгы 40 тонна чамасы. Русиядә иң зур атлы статуя ярты гасырдан артык чагу туристик, истәлекле урын булып тора, шәһәр халкын һәм кунакларын каршы ала һәм озатып кала. Һәйкәл Башкортстанның җиде могҗизасы арасына керде һәм, әлбәттә, төбәктә яшәүче һәркемнең йөрәгендә саклана. Әмма борчылу өчен җитди сәбәп туды: Салават Юлаев һәм аның атының фигурасы авария хәлендә дип табылды, һәйкәлнең каркасы һәм аның астындагы постамент яраксыз хәлгә килгән.

2024 елның 14 октябрендә Башкультнаследие федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектын саклау буенча эшләр башкаруга документациягә дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы нәтиҗәләре буенча актны бастырып чыгарды. Документны Казанның «ТСНРУ» җәмгыяте эшләде, экспертизаны Санкт-Петербургның «С. П. Бург и партнеры» җәмгыяте хезмәткәрләре үткәрде. Алардан күренгәнчә, монумент авария хәлендә һәм җентекле реставрациягә мохтаҗ. Скульптурада кою элементларының аерымлыгы бар, нәтиҗәдә ярыклар һәм металл коррозиясе барлыкка килгән. Постаментның үзендә чатнаган плитәләр, киселгән фрагментлар, масштаблы ышкылулар бар.
Шулай итеп, атка атланган җайдак скульптурасының үзен генә түгел, ә һәйкәл һәм хәтта ел саен елга ягына хәрәкәт итә торган курган торган пьедесталны да ремонтлауны таләп итә. Ремонт белән сузу бөтен һәйкәлнең җимерелү куркынычы белән тәмамланырга мөмкин.

Җентекле тикшерүдән соң, скульптура композициясен комплекслы реставрацияләргә кирәк, дигән карар кабул ителде. Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча материалларның гомум торышы турындагы нәтиҗәләр белән хисап төзелде, шулай ук объектның аэродинамик характеристикалары билгеләнде, инженерлык эзләнүләр башкарылды. Һәйкәлнең техник торышы турында экспертлар бәяләмәсеннән чыгып, нәтиҗә ясалды: аны саклау буенча кичекмәстән эшләр комплексын үткәрү таләп ителә.

Шулай итеп 30 июньдә әзерлек этабы башланды, ә сентябрьдә скульптураны рес-таврациягә алып китәчәкләр. Бу хакта Башкортстан Милли музеенда Салават Юлаев образын популярлаштыру һәм хәтерен саклауга багышланган узган брифингта хәбәр иттеләр.

Чарада Башкортстанның мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе башлыгы Салават Колбахтин һәйкәлне реставрацияләүнең этаплары турында җентекләп аңлатты. Ул искәрткәнчә, проектка җә-мәгатьчелекнең зур игътибары белән бәйле рәвештә ведомствода Күзәтү советы булдырылган, анда сәнгать буенча гына түгел, геология, геодезия һәм металл белеме буенча да экспертлар кергән. Аларга эш барышы турында хәбәр итү миссиясе йөкләнгән. Аның әйтүенчә, барлык технологик документация һәм тергезү эшләре процессы һәйкәлнең ничек төзелгәненә тәңгәл булачак. Монумент Сосланбәк Тавасиевныкы кебек үк булачак. Югыйсә, ул федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты статусын йөртә алмаячак.
Һәйкәлне реконструкцияләү 2027 ел ахырына кадәр диярлек дәвам итәчәк. Хәбәр ителгәнчә, барлыгы өч этап билгеләнгән. Беренчесе – территорияне койма белән әйләндереп алу, төзелеш шәһәрчеген әзерләү, авыр техниканы уздырырга әзерләү. Сентябрьдә монумент янына 60 тонна йөк күтәрә торган кран киләчәк һәм аны постаменттан алачак.

Икенчесе, төп этап: фигураларны реставрацияләү, пьедестал һәм курганны, шулай ук фонтанны реконструкцияләү. Тикшерү ачыклаганча, нәкъ менә торбалардан агып чыгу аркасында монумент торган өем утыра.
Скульптураны цехта рестав-рацияләячәкләр. Коррозиядән зарарланган каркасны тулысынча алыштырырга кирәк, ә җайдак һәм ат фигуралары җыелган чуен пластиналар полимер материаллар белән эшкәртеләчәк, алар һәйкәлне төп җимерүчеләрдән – җилдән һәм ультрафиолет нурланыштан саклаячак.

Әмма һәйкәл эчендә конденсат барлыкка киләчәк – ул урнашкан мохит шундый.

Һәйкәлне урынына 2027 елның апрелендә кайтару планлаштырыла.

Өченче, йомгаклау этабы – 2027 елның апреленнән сентябренә кадәр: әйләнә-тирә территорияне төзекләндерү. Проектның бәясе тулаем алганда 300 млн. сум дип бәяләнгән. Алга таба һәйкәл реставрациясез тагын 60 ел тора алыр дип көтелә.

Подрядчы булып Сәнгать Академиясе Фонды тора, ул эшләр өчен җаваплы С.В. Андриевский әзерлек эшләренә кереште: шәһәрдә яшәүчеләрнең иминлеге өчен һәйкәл янындагы мәйдан койма белән әйләндереп алыначак.

«Әлеге вакытта бездә әзерлек эшләре бара: контур ябыла, һәйкәлгә юл салыначак, төзелеш шәһәрчеге урнаштырылачак. Алга таба проект эшләп җиткереләчәк, заказчы – Уфа шәһәр хакимияте тарафыннан расланачак. Безнең бөтен эшчәнлегебез даими рәвештә массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылачак, Күзәтчелек советы тарафыннан монда да, цехта да контрольлек итү өчен махсус мәйданчык оештырылачак. Хәзерге вакытта территорияне койма белән әйләндереп алу эшләрен субподрядчы башкара», – ди Сәнгать Академиясе Фонды подряд оешмасы вәкиле Ян Вәлишин.

Койма тоту буенча эшләрне «Альбит» ҖЧҖ субподрядчысы башкара – территория тирәсендә бетон плитәләр урнаштыра һәм тимер койма эретеп ябыштыра.

– Законга ярашлы, бернинди яңалыклар һәм яңа элементлар булырга тиеш түгел. Һәйкәл барлык яктан норматив-хокукый актлар белән якланган. Реставрация эшләренә Русия Сәнгать академиясе президенты Василий Церетели җитәкчелек итәчәк, – диде Салават Нәзир улы.

Һәйкәлләрне реставрацияләүне милли үзаңны һәм тарихи дәвамлылыкны саклауга ярдәм итә торган киләчәккә инвестицияләр белән чагыштырып була. Ул монументның беренчел кыяфәтен һәм тарихи статусын кайтарырга мөмкинлек бирә, аның республика символы буларак ролен ассызыклый.

Фото Эльмира Хәйруллинаның шәхси архивыннан.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас