Җәмгыять
1 Июля 2025, 11:23

Чын табигать баласы ул

Табигатьтә дәва бар, диләр. Үлән җыюның популярлыгы кире кайта: олысы-кечесе сәламәтлекнең табигый чыганакларын эзли, ә үләннәр – табигатьнең иң кыйммәтле ресурсларыннан берсе.

Чын табигать баласы улЧын табигать баласы ул
Чын табигать баласы ул

Вакыт табып, иренмичә җыеп ал да киптерергә куй. Чирли-нитә калсаң, ел әйләнәсе үз кулларың белән җыйнап куйган дару үләннәренең тиешлесен шифасы тиярдәй итеп куллан гына. Зинаида Батыршина белән без аларны дөрес итеп җыю һәм киптерү, файдалы куллану ысуллары турында сөйләштек. «Аяк асты тулы – витамин», – ди ул.

Зинаида Хәким кызы Алтаю авылында күпбалалы гаиләдә җиденчесе булып туа. Әтиләре Танып елгасында трактор белән батып үлгәндә, Зинаидага – дүрт, кече сеңлесенә бер яшь ярым гына була. Әниләре Майкамал сигез баланы берүзе карап үстерә. Балалары бәләкәйдән үк ярдәмчел, эшкә нык булып үсәләр.

Сигезьеллыкны – Алтаюда, ике ел Борай авылының беренче мәктәбендә укый Зинаида. Аннары Удмурт республикасының Камбарка шәһәрендә текстиль фабрикасында крутильщица булып эшли ул.
Алтаю авылы егете Илья Давлетбаевич белән гаилә корып, туган авылына күченеп кайта кызыкай. Илья гомере буе тракторчы булып эшли. Зинаида башта геофизиклар оешмасында, аннары лаеклы ялга чыкканчы фермада савучы булып хезмәтен сала. Кызганычка каршы, 34 ел бергә яшәгәннән соң, Зинаида Хәким кызының тормыш иптәше авыр чирдән вафат була.

Ике бала тәрбияләп үстерәләр Батыршиннар. Уллары Николай – Екатеринбургта, кызлары Лариса Түбән Тагилда яши. Дүрт оныгы бар Зинаида ханымның, дүртесе дә – малай.
Үләннәр белән балачактан ук кызыксына башлаган Зинаида Хәким кызы, аларны өйрәнеп, җыеп, үзлекләрен тикшереп, үләннәрнең нечкәлекләренә төшенгән. Эшләп йөргәндә үләннәр җыярга вакыты бик кысырынкы булса, лаеклы ялга чыккач бу хоббие белән ныклап кызыксына башлый Зинаида.

– Безнең авыл табигатьнең матур һәм бай урынында урнашкан. Урам башыннан чыгуга урман, аннан елга, тау, кырлар сузылып китә. Бик мәһабәт якта үстем мин. Шуңа үләннәр белән эш итә башлавым да табигый. Башта үләннәрдән чәйләр ясап саттым. Аннан соң үләннәр белән тагын нәрсә эшләп була икән дип уйлый башладым. Дәвалану якларын да укыштыра, белештерә башладым. Тик шунысы мөһим, дару үләннәрен кулланганчы, табиб белән киңәшләшергә кирәк. Урман-яланнарда мин ял итәм: уйланып утырам, кошлар сайравын тыңлыйм, җиләк, үлән җыям. Шифалы үләннәрнең төре күп, мин белгәне генә сиксәннән артык, – ди уңган ханым.
Зинаида Батыршина үлән-нәрне башта үзенә танышларын, балачактан кулланганнарын җыйган. Соңрак аларның үзлекләрен китаплардан, интернеттан укып, бу темага тагын да ныграк кереп китә. Махсус курс, өйрәнүләр үтмәгән ул.

– Иске китапларны табып, аларда үземә кирәкле үләннәр турында укып бардым. Укый барам, җыя барам. Җыйганда ук теге яки бу үләннең миңа ни өчен кирәк икәнлеген белеп җыям. Әрем, тузганак, тукранбаш, меңьяфрак, тырнакгөл, гөлбадран, кычыткан, үги ана яфрагы, бөтнек, кырлыган – боларын ел саен бер дә калдырмыйча җыям, – ди ул.

Кар эреп, җирдә яшел үләннәр баш калкыткач та, Зинаида ханым урман-яланга юллана. Кайбер үләннәрнең нәкъ беренче сабаклары файдалы була. Ә июль белән август үләнчеләрнең кызу урак өсте икән. Бик күп үләннәр чәчәк ата, шуларны җыеп калырга кирәк тә инде. Ромашка, меңьяфрак, хан үләне, тырнакгөл, мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, чамбыр, сукыр кычыткан, тубылгы, җир җиләге, әрем, тукранбаш җыю өчен иң кулай вакыт.
Мәтрүшкәнең файдалы үзл-екләре хакында да сөйләштек. Зинаида ханым әйтүенчә, мәтрүшкәле чәй аппетитны ача, организмны тынычландыра, йокысызлыктан ярдәм итә, бронхитлар вакытында какырткыч буларак та кулланыла. Даими һәм бик күп итеп эчәргә ярамавын да кисәтте, чөнки потенцияне киметә. Мәтрүшкә депрессиядән дәвалану чарасы да икән. Әмма сизгер, нечкә, ак тиреле кешеләргә аны күп эчәргә ярамый. Сары мәтрүшкә кояш нурларына сизгерлекне арттыра – кояш сугарга, тире кояшта тиз янарга мөмкин. Шуңа күрә блондинкаларга да бу чәйне саклык белән эчәргә кирәк.

Зинаида Батыршина иван-чай, бөтнек җыю өчен дә июль азагын иң кулай вакыт булуын әйтте.

– Иван-чай, копор чәе, хан чәе – болар бар да бер үсемлек атамасы. Русиядә иван-чайны элек-электән эчкәннәр. Хәзер аны ферментлаштырып чәйләр ясау бик популяр. Тәме дә тәмле, файдасы да күп. Ул С витаминына бай. Составында органик кислоталар, эфир майлары бар. Хан чәе баш авыртуыннан, йокысызлыктан, ютәлдән файдалы. Иммунитетны күтәрә, тынычландыра, кан составын, кан басымын яхшырта, нерв системасы эшчәнлеген көйли. Иван-чай салкын килеш тә бик тәмле. Бөтнек чәе ашказаны эшчәнлеге бозылганда эч авыртуын киметә. Буыннардагы авыртуларны һәм киеренкелекне бетерергә ярдәм итә, – ди ул.

Ромашкага охшаган, әмма таҗлары булмаган бик матур, ачы үләнне күпләр белә торгандыр. Ул – гөлбадран (пижма). Ачы тәме булу сәбәпле, аны йомры суалчаннарга каршы дару булуын билгеләп узды Зинаида Хәким кызы. Тик чамасын белеп кулланырга кирәк. Ул агулы, күп итеп эчсәң йөрәк эшчәнлеге йомшара, нервлар какшарга мөмкин.

– Ромашканы башка төрле ак чәчәк, казтабан дип тә атыйлар. Ул тынычландыра, тирләтә, үт кудыра, аппетитны да яхшырта. Ромашка аллергия реакцияләрен киметә. Минем яраткан үләннәремнең берсе – сәрдә (сныть) үләне. Аның кайнатмасын үт кудыргыч өчен кулланалар. Ашказаны өчен дә файдалы, витаминнарга бай үлән. Салатларга да кушам, – ди уңган апа.

Зинаида Батыршина үләннәр-не юеш вакытта җыярга ярамавын әйтте. Юеш үлән күгәреккә тиз бирешә, аның шифасы калмый. Шуңа күрә дару үләннәрен явым-төшемсез көндә җыю яхшырак. Үләннәрне саклау, киптерү буенча да үз киңәшләрен бирде үләнче.

– Беренчедән, аларны бөҗәк, туфрак, кипкән яфраклардан чистартырга. Шуннан аларны таратып киптерергә. Ә ромашка, чамбыр, сары һәм зәңгәр мәтрүшкәләрне бәйләм итеп җыеп киптерү яхшы. Үләннәр җилле урында кибәргә тиеш. Иң мөһиме – үләннәргә кояш төшмәсен, чөнки кояшта үләннәрдә булган эфирлар оча. Ә бөтен файда шул эфирларда да инде. Киптерер алдыннан үләннәрне юарга кирәкми. Үләннәр тулысынча кипкәч, аларны банкаларга яки крафт пакетларда сакларга кирәк. Аларда үләннәр сулый, кибеп бетмәгән булса да күгәрми, – ди Зинаида ханым.

Көзен табигать кочагында ул балан-миләш җыйса, кышка табан хыслы күркәләргә чират җитә. Үткән көзне ике тоннадан артык җыелган күркәләрне сата Зинаида Хәким кызы. Җыйган җиләк-җимешләрдән кышкылыкка как, кайнатма ясый ул.
Зинаида Батыршинаның тагын бер яраткан һөнәре – кортчылык. Унбиш елдан артык бал кортлары белән мәш килә ул.

– Җыю, киптерү бер хәл, иң мөһиме – үләннәрне дөрес куллану. Белер-белмәс килеш, үләннәрне чәй кебек эчә башларга ярамый. Башта аларның үзлекләрен өйрәнергә кирәк. Җыйганчы, аларны әле таный белү дә бик мөһим. Әремнең генә дә 140 төре бар. Аннары күп үләннәрне бер-берсе белән катнаштырып эчсәң, шифасы күбрәк. Алар бер-берсен тулыландырып, организмга тулырак тәэсир итә. Карап торышка гади генә булган үләннәрнең дә зыяны булырга мөмкин, – дип сүзен тәмамлады Зинаида Хәким кызы.

Фото гаилә архивыннан.

Бу мөһим: әлеге язма бары таныштыру максатыннан гына тәкъдим ителә. Ул дәвалану өчен инструкция була алмый. Сәламәтлеккә кагылышлы һәрбер очракта да иң элек табиб белән киңәшләшегез!

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас