Җәмгыять
27 июнь 2025, 04:53

Ватанга хезмәт итү – һәр ир-егетнең изге бурычы

Бүген июнь иртәсендә районыбызның ундүрт асыл егетен – Борайдан Рамазан Рахимов, Артур Габдерахманов, Азамат Гайнетдинов, Дмитрий Басыров, Руслан Гарипов, Берләчтән Дения Гайсин,  Шабайдан Тимур Шәйнуров, Тугайдан  Руслан Әхмәров, Кодаштан Шамил Ягудин, Карабайдан Салават Әхтәриев, Вострецоводан Артём  Бынков, Яңа Бикмәттән Иван Игошин, Мамады авылыннан Кирилл Саитов белән Станислав Шаяхметовны Русия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына хәрби хезмәткә озаттык.

Егетләрнең исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп Илдар хәзрәт Шәрәфиев  Коръән сүрәләрен укып, дога кылынды.

  • Исән-сау әйләнеп кайтсын егетләребез, көтүчеләргә сабыр гына көтәргә язсын, – диде ул.

Ватан алдындагы изге бурычны үтәргә баручыларга район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов мөрәҗәгать итеп, булачак солдатларга хәрби хезмәтнең үзенчәлеге хакында сөйләде, әти-әниләрен һәм якыннарын шатландырып торырга чакырды:
– 18 яше тулган сау-сәламәт һәр ир-егет Ватан алдында изге бурычын үтәргә тиеш. Сезне, районның лаеклы улларын, хәрби хезмәткә озатабыз. Бөек Ватан сугышы чорында якты киләчәгебез өчен көрәшкән ветераннарыбыз бүләк иткән тынычлык сакчылары сез. Хәрби хезмәтне намус белән узып кайтырсыз дип ышанам, – диде Гемир Хаҗетдин улы үз чыгышында.

Шулай ук армиягә чакырылучы егетләргә Мишкә һәм Борай районнары буенча хәрби комиссар Сергей Воробьев мөрәҗәгать итеп, чыгыш ясады:

  • Бүген истәлеклекөн. Без районның 14 егетен армия сафларына озатабыз. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы юбилеенда бу бигрәк тә истәлекле булачак. Сез бу көнне гомер буе истә калдырырсыз, аны горурлык белән искә алырсыз, дип ышанам. Алда бер ел. Бу яңа белемнәр, яңа күнекмәләр,яңа дуслартабу елы булсын иде. Мин сезнең чын грамоталы командирларыгыз, янәшәгездә турылыклы иптәшләрегез булуынтелим.

Булачак солдатларны район мәдәният йорты артистлары Илшат Әхмәтов һәм Эрнест Арсланов җырлары белән дәртләндерде.
Бүген-иртәгә солдатка юлланасы егетләрне алып Уфага юнәлергә тиешле автобус кузгалырга берничә минут вакыт калды. Аларны озата килгән әти-әниләре, туганнары һәм дуслары бары тик бер теләк, Ватанга тугры хезмәт итеп, исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде.

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас