Җәмгыять
25 июнь 2025, 17:54

Өлкәннәр активлык күрсәтә

Бүген, 25 июнь көнне, Борай авылының күпфункцияле клубында райондагы клиент хезмәте базасындагы Башкортстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминият фонды бүлекчәсендә өлкән буын аралашу үзәге осталык дәресләре үткәрде.

Өлкәннәр активлык күрсәтәӨлкәннәр активлык күрсәтә
Өлкәннәр активлык күрсәтә


Өлкән буын аралашу үзәкләре «Гаилә» милли проектына һәм «Гражданнарга социаль ярдәм» Русия Федерациясе дәүләт программасына керә торган «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында булдырылды.
Өлкән буын аралашу үзәге җитәкчесе Николай Хаматдинов килгән кунакларны сәламләп, башлангыч эшләрендә уңышлар теләде. Мондый очршулар еш булачагын, төрле осталык дәресләре үткәреләчәген белдерде.
Паласлар сугу һәм чәчкәләрдән панно ясау буенча осталык дәресләрен Альбина Нафыйкова үткәрде.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас