

“Таңсызарның челтер-челтер аккан елгасы, көмеш кебек сулы чишмәсе булмаса да, табигате соклангыч, һавасы саф. Авыл нарат, каен урманы аланына урнашкан. Аның саф һавасын сулап үскән егетләр, кызлары да бик матурлар һәм уңганнар. Шулар арасында урта буйлы, шомырт кебек кара күзле, кара озын чәчле Әнисә дә үсеп буйга җитә. Ул да авылдашлары кебек аягына сызырып салып ак тула оек, бөдерә башлы чабата, өстенә кыска сырма киеп үсте. Авылдан сигез километр ераклыктагы Чалкак җидееллык мәктәбенә йөреп тулы булмаган урта белем ала. Аннары Бөре шәһәре педагогия училищесын тәмамлап, мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбиячесе исеменә ия була һәм район үзәге Борай авылы балалар бакчасы мөдире булып эшли башлый.
Ләкин кызның сөеп эшләгән, фидакарь хез-мәтен гитлерчы фа-шистларның Ватаныбызга һөҗүм итүе кырт кисә. Миллионлаган совет патриотлары кебек, Гәрәева Әнисә иптәш тә Бөек Октябрь социалистик революциясе казанышларын саклау позициясенә баса.
Аның әтисе “Ямьле сад” колхозының председателе Нәбиуллин Һидият ага да, әнисе Һәдия апа да – “җаныгызны аямагыз, кызым! Илебезне фашистлардан тазартыгыз, үзләренең өнеләренә җитеп кыйратыгыз”, – дип наказ бирделәр, аларны озатырга килгәч.
Әнисә әти-әнисенең наказын намус белән үтәде. 1943 елның июленнән 1945 елның августына кадәр зенитчылар артиллериясе составында Казан-Горький чуен юлын, Польшаның Краков шәһәрен дошманның һава һәҗүменнән саклады. Германиянең үз җирендә Дрезден, Берлин шәһәрләре өстендә фашитсларның азмы самолетын кыйратты. Әнә шулай Әнисә Бөек Ватан сугышы фронтлары буйлап озын юллар үтте. Шуңа да авылда аның замандашлары аның даны белән горурланалар.
Гәрәева кораллы көрәш мәйданында күрсәткән батырлыклары өчен хөкү-мәт тарафыннан ике медаль белән бүләкләнде. Командованиенең күп тапкырлар рәхмәтен алды.
– Хәзер, – ди Әнисә, – үзем 48не куам. Биш балам бар, үземә алмашка инде улым ил сагында. Әгәр халкым, партиям, хөкүмәтем социализм казанышларын сакларга чакыра икән, үзем дә, тормыш иптәшем Мостафа да моңа әзербез.”
Әнисә Гәрәеваның язмышы турында белергә теләп, бик күп кешеләргә мөрәҗәгать иттем. Ниһаять Борай авылында яшәүче улы Марат Гәрәев белән танышып, элемтәгә чыктым.
Әнисә Идият кызы Дүртөйле районы Әсән авылында туган. Гаиләдә сигез бала була, Әнисә – иң олысы. Әтисе Идият (“Алга”ның 1968 елгы 23нче санында Һидият дип язылган)
Нәбиуллинны безнең районның Сармаш авылындагы колхозга рәис итеп җибәрәләр.
– Әни Чалкак җидееллык мәктәбендә тулы булмаган урта белем ала. Аннары Бөре шәһәре педагогия училищесында укый. Архангельскийда балалар бакчасында хезмәт сала. Илебезгә фашист илбасарлары басып кергәч, әни үз иреге белән Ватанны сакларга китә. Хатын-кызлар батальонында зенитчы булып туган ягын дошманнан саклый. Аларны немец самолетларын тавышыннан танырга өйрәткәннәр. Бөек Җиңүне Германиядә каршы ала ул. Әни сугыш турында сөйләргә яратмый иде. Бик авыр булган инде аңа.
Сугыштан кайткач, әтиебез Мостафа белән гаилә кора. Безгә, биш баласына гомер бүләк итәләр. Әни гомере буе район кулланучылар җәмгыятендә көч салып, сатучы булып эшләде. Әти белән әни бик тырыш кешеләр иде.
“Алга” гәзитенең 1968 елның 23 санындагы фотосурәттә әти, әни һәм иң олы абыебыз Марис төшерелгән. Абыйның хәрби хезмәттә булган вакыты. Кызганычка каршы, алар өчесе, калган бертуганнар да гүр иясе инде, – дип уртаклашты истәлекләре белән Марат абый.
Әнисә апа Гәрәева гәзитнең генә түгел, гомумән илнең герое. Кыю йөрәкле ханым Бөек Ватан сугышы елларында ир-егетләр белән беррәттән, илебез азатлыгын яклап, явыз дошманга каршы аяусыз көрәшкән. Зенитчы кызлар фашист самолетларын эзәрлекләп утка тоткан. Тавышыннан танып, кайсы ил самолеты икәнен, аларның санын, юнәлешен һәм очыш биеклеген белергә тиеш булалар.
Әнисә апа район кулланучылар җәмгыятендә эшләгән хезмәттәше дә аның турында матур истәлекләре белән уртаклашты. Ул Әнисә Гәрәеваны бик мөлаем, ачык, уңган хатын итеп исендә калдырган.
Бөек Ватан сугышы ветераны Әнисә Гәрәева хәрби батырлыгы һәм тыныч тормыштагы хезмәте дәүләт тарафыннан югары бәһалана. Ул медальләр, төрле дәрәҗәдәге почет грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Әнисә Идият кызы исән булмаса да, ул улы Марат, оныклары (алар 13) хәтерендә. Марат абый әнисенең медальләре белән тулы киемен иң кадерле ядкарь итеп саклый.

